Спас районы халкы Бөек Ватан сугышы башлануга 76 ел тулуга багышланган чараларда катнашты.
Шәһәрнең үзәк мәйданында "Хәтер шәме: 22 июнь" акциясе үткәрелде.
Бу чара Бөтенроссия "Бердәм Россия" сәяси партиясенең "Тарихи хәтер" федераль партия проекты һәм гомумреспублика мемориаль акциясе кысаларында уздырыла. Аны әзерләүдә мәдәният хезмәткәрләре, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге, "Яшь гвардия" берләшмәсе вәкилләре катнашты.
Кичен Геройлар аллеясы янына төрле яшьтәге кешеләр җыелды. Алар яу кырында ятып калган батыр солдатларның якты истәлеген бер минут тынлык белән искә алдылар. Акциядә катнашучыларга яндырылган шәмнәр өләштеләр, соңыннан шул шәмнәрне тезеп "Хәтер" сүзен яздылар.
Бу көннәрдә Балалар иҗат йортында рәсемнәр һәм "Батырларның исемен онытмадык" фоторәсемнәр күргәзмәсе эшли. Патриотик чаралар мәктәпләрдә оештырылган ял һәм хезмәт лагерьларында, шулай ук "Болгар" сәламәтләндерү-белем бирү лагерында да үтте.
* * *
22 июнь көнне шәһәрнең үзәк мәйданында, Геройлар аллеясы янында, Бөек Ватан сугышы башлануга 76 ел тулуга багышланган митинг булды.
Митингта шәһәр һәм район җитәкчеләре, предприятие, оешма, ветеран оешмалары, җәмәгатьчелек вәкилләре, дин әһелләре катнашты.
- Безнең илдә сугыш фаҗигасе кагылмаган бер генә гаилә дә юк,-диде район башлыгы Камил Нугаев.- Сугыш башлануга күпләр фронтка киткән, һәлак булган, хатын-кызлар, үсмерләр тылда көнне-төнгә ялгап эшләде... Без аларны онытмабыз, киләсе буыннар сугыш турында бөтен дөреслекне белергә тиеш.
Хәзерге вакытта дөньяда Бөек Ватан сугышы тарихына үзләренчә бәя бирергә маташучылар бар. Ләкин безнең халкыбыз Җиңүнең нинди корбаннар биреп яулануын яхшы белә. Без фашизмны җиңгән илебез белән чиксез горурланабыз. Бүгенге Кайгы көне Җиңүгә өлеш керткән барлык кешеләрне искә алу ул.
Сугышта һәлак булган һәм үлгән фронтовиклар, ветераннар хөрмәтенә бер минут тынлык игълан ителде. Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган якташларыбыз һәйкәленә, Геройлар бюстына чәчәкләр куелды.
Шундый ук чаралар авыл җирлекләрендә дә үтте.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев