Кызлар яхшы нәтиҗә күрсәттеләр
“Дулкын” бассейнында Халыкара Хатын-кызлар көне уңыеннан үткәрелгән кызлар арасында йөзү буенча район беренчелеге ярышларында укучылар яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.
Карина Трескулов комплекслы йөзү буенча 100 метрлы дистанциядә беренче килеп, 1нче яшьләр разрядын тапшыра алды. Елизавета Алибекова – ирекле алым белән 50 метрга, өлкәнрәк кызлар арасында Анна Кондратьева – ирекле алым белән 50 метрга, Елизавета Петрова комплекслы йөзү стиле белән 200 метрлы дистанциядә беренче урыннарны алдылар. Арина Алибекова исә комплекслы йөзү ысулы белән 100 метрлы дистанциядә икенче булды.
Шулай ук бертуган Мария, Ольга һәм Арина Арининалар да яхшы нәтиҗә күрсәттеләр.
Комплекслы эстафетада җиңү Арина Алибекова, Карина Трескулова, Азалия Әхмәдуллина һәм Зарина Вәлиевадан торган командага елмайды.
Кызларның барысы да тренерлар Геннадий Ирдинкин һәм Елена Бурумова кул астында шөгыльләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев