Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кыш турында алдан кайгырткач...

Алда торган кышлату чорына Ржавецтагы Сергей Юрков крестьян (фермер) хуҗалыгында якынча 250 тонналап печән әзерләгәннәр. Биредә әле ел саен азык запасларын малларның рационында әһәмиятле роль уйный торган сенаж исәбенә дә тулыландыралар.

Тәлгат ҖАМАЛЕТДИНОВ

Хуҗалык башлыгы быел да механизаторларның планлаштырылган мәйданнардан күпьеллык үләннәрне печәнгә кыска вакыт эчендә җыеп алырга өлгерүләреннән бик канәгать. Дөрес, туфракта дым аз булу сәбәпле, печән узган елгыга караганда азрак чыккан. Әмма җыеп алынган кадәресенә дә хуҗалык хезмәтчәннәре бик шат. Язын күпьеллык үлән басуын минераль ашламалар белән сыйфатлы итеп тукландыру да үз нәтиҗәсен биргән булса кирәк.

Хуҗалыкта шулай ук берничә еллардан бирле сенажга салу өчен эспарцет үстерү белән дә шөгыльләнәләр. Әлеге культура мәйданы зур түгел – нибары 30 гектарлап чамасы гына. Механизаторлар бүген шуны җыеп алу белән мәшгуль.

– Һәр гектардан якынча 140–150 центнерлап яшел масса чыга, – ди Сергей Николаевич. – Дөресен әйткәндә, шуның кадәр булыр, дип уйламаган да идек. Басуларда урып-җыю эшләре башланганчыга кадәр сенажга салырга өлгерербез, дип уйлыйм...

Эспарцетны төрле авыл хуҗалыгы машиналарында эшләп зур тәҗрибә туплаган Рәмис Фәесханов чаптыра. Ул идарә итә торган КСК-100 комбайнының тукталып торганы юк.

Яшел массаны саклау урынына МТЗ-1221, МТЗ-80 тракторлары һәм ЗИЛ-130 автомашинасы белән Александр Пигалев, Ринат Галәветдинов, Александр Шмагин һәм Валерий Гущин ташып тора.

Сергей Новиков белән Павел Мулиновка да җаваплы бурыч йөкләнгән: алар куәтле К-700 тракторы белән массаны тыгызлый.

Азыкның сыйфаты һәм киләчәктә ничек саклануы нәкъ менә аларның тапшырылган эшкә ничек каравына да бәйле. Ни өчен дигәндә, масса никадәр тыгызрак булган саен, ул туклыклы матдәләрне күбрәк бүлеп чыгара. Моны исәпкә алып, яшел массаны тыгызлауны ике сменада оештырганнар.

Хуҗалык җитәкчесе сүзләренә караганда, механизаторлар алдында торган бурыч үтәмәслек түгел. Техника әйбәт әзерләнгән, терлек азыгы әзерләү кампаниясендә катнашучыларны көненә ике тапкыр бушлай ашаталар, башка төрле материаль кызыксындыру чаралары да каралган. Боларның барысы да күпмедер дәрәҗәдә механизаторларга тагын да җитештерүчәнрәк эшләргә этәргеч бирә.

Якынча исәпләүләргә караганда, эспарцет басуындагы үләннән 500 тонна тирәсе сенаж салыначак. Шунысын әйтергә кирәк, хуҗалыкта әле узган елгыдан калган сенаж һәм печән запаслары да бар. Шулар янына быел әзерләнгәннәрен дә өстәсәң, маллар кыш буе сыйфатлы азыктан өзелеп тормаячак, дип ышаныч белән әйтергә була. Хуҗалыкта 300 гектарда үстерелгән көзге культураларга да зур өметләр багълыйлар. Җәйнең коры килүенә карамастан, уңышы әйбәт чыгарга тиеш. Басуларда кояштан нур алып үсеп утырган сап-сары көнбагышлар да күңелдәге ышанычны арттыра. Бу культурага базарда сорау һәрвакыт зур.

Автор фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев