Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Кырга тулы хәзерлек белән чыгалар

    "Болгар "Востокзернопродукт" механизаторларына язгы басуларда шактый эш башкарырга туры киләчәк.

    Олег Пахомов.
    "НЖ".
    Алга куелган бурычларны җиренә җиткереп үтәү өчен техника яхшы итеп ремонтланган булырга тиеш. Һава шартлары мөмкинлек бирүгә хуҗалыкта күпьеллык үләннәр һәм уҗым культуралары тукландыру һәм дым каплату эшенә тотындылар.
    Аерым алганда, агрофирманың Тукай бүлеге язгы чәчүгә тулысынча әзер, шуңа күрә аны авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчеләре һәм белгечләре катнашында район семинарын үткәрү урыны итеп юкка гына сайламадылар. Монда заманча югары җитештерүчән комплекслар гына түгел, туфракны традицион эшкәртү һәм чәчү техникасы да әзерлек сызыгына куелган. Быел инвестор өстәмә рәвештә кукурузны орлыкка үстерү, җирне тирән сукалау өчен машиналар һәм агрегатлар кайтарды.
    Техниканың күп өлешен механизаторлар үзләре ремонтлаган: алар үз тракторларын гына түгел, тагылма инвентарьны да тәртипкә китергәннәр. Мәсәлән, язгы кырда сабан культуралары өчен туфрак хәзерләргә тиешле Александр Архипов үзенең К-700 тракторын, шулай ук өчле культиватор белән тырмалау җиһазларын да тәртипкә китергән. Аңа эретеп ябыштыручы Геннадий Пудофеев нык ярдәм иткән.
    Агрофирма ашламалар ташу белән дә шөгыльләнә. Көн саен мондый рейсларга ике КамАЗ машинасы чыга. Хәзерге вакытта базада 500 тоннага якын туклар тупланган, бу уҗым культураларын һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру, язгы чәчүне үткәрү өчен җитәргә тиеш.
    Җирнең һәр гектарына кимендә100 килограмм минераль ашламалар кертү күздә тотыла. Бу агрочараны башкаруда авиация, шулай ук "Амазонэ", "Туман" катнаш агрегатлары җәлеп ителәчәк.
    Агрофирманың чәчүлек мәйданнарында 7800 гектар чамасы җирне көзге культуралар били, 7500 гектардан артык мәйданга сабан культуралары чәчәләр, калганы пар җирләренә кала. Чәчү җирләрен хәзерләгәндә хәзер күбесенчә дискламыйча, сөреп чәчәләр. Көзен шулай итеп мәйданнарның утыз проценты эшкәртелде, киләчәктә бу күрсәткеч тагын да артачак. Шуңа күрә булган агрегатларга өстәп тагын бер әйләнмәле сабан кайтардылар. Сабан культураларыннан зур мәйданны көнбагыш били - 4000 гектарга якын, рапс өчен 1900 гектар чамасы җир бирелгән, беренче тапкыр 800 гектарга якын мәйданга орлыкка кукуруз чәчергә җыеналар. Күптән түгел аны игү өчен кирәкле техника кайтарылды.
    - Сабан культураларын вакытында чәчү өчен барлык шартлар бар, - ди авыл хуҗалыгы предприятиесенең генераль директоры Айрат Гыйльмиев. - Язгы кыр эшләрен тиешенчә оештырырга гына кирәк. Вакытны әрәм итмәс өчен механизаторлар югары җитештерүчән техникадан башка, үзебезнең тракторларда да ике сменада эшләргә булдылар. Эшләргә кешеләр җитәрлек, 15 майга кадәр бөтен эшне башкарып чыгарбыз дип уйлыйм.
    Рәсемнәрдә: А. Гыйльмиев; Г. Пудофеев һәм А.Архипов; заманча техника кырга чыгарга әзер.

    Теги: АПК
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: