Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Күркәм традицияләрне дәвам итеп

    Андрей Тюнёв крестьян (фермер) хуҗалыгында урып - җыю эшләренең шактый өлеше төгәлләнгән: көзге бодай, арпа һәм карабодай суктырылган, хәзер сабан бодаен гына суктырасы бар. Игенчелектәге барлык чараларны тиешенчә башкарганлыктан, уңыш уртача район дәрәҗәсеннән сизелерлек артык.

    Олег Пахомов.
    "НЖ".
    Элек уракны кыр станыннан башка күз алдына да китереп булмаган. Монда ашап-эчкәннәр, ял иткәннәр, техниканы тәртипкә китергәннәр.
    Аны ерак басуларда гына түгел, авыл тирәләрендә дә оештырганнар. Станнарда хөкем сөргән дустанә атмосфера коллективны берләштерергә, бер-берсе белән ярышып, тырышып эшләргә ярдәм иткән.
    Райтопсбыт оешмасына Василий Степанович Ерёмин җитәкчелек иткән чорда ук башланып киткән бу традицияләрне беренче чиратта аның кул астында эшләгән кешеләр дәвам итә. Хуҗалык белән идарә итүче Александр Трифонов үзен җитәкче диюләрен яратып бетерми. Ул теләсә кайсы вакытта механик яки эретеп ябыштыручы булып ярдәмгә килергә әзер. Владимир Пыров кебек тәҗрибәле механизаторларны да районда бармак белән генә санарлык. Аны осталыгы, техниканы белүе, җаваплылык кебек сыйфатлар аерып тора. Машина йөртүче Юрий Борюшкин та үзенә тапшырган эшләрне намус белән башкара. Озак еллар буе ул иртәле-кичле "буханка" машинасында эшчеләрне Лебяжий күле янындагы кыр станына йөртә.
    Монда механизаторлар Надежда Бедова хәзерләгән тәмле ашларны ашыйлар, яшь игенчеләр белән тәҗрибә уртаклашалар. Механизатор Александр Габитов бүген теләсә нинди эшне башкара ала, КамАЗ йөртүче Владимир Камаев та зур җаваплылык тоеп эшли. Башка игенчеләр турында да шуны ук әйтергә була.
    Коллективта дустанә атмосфера хөкем сөргәч, яңа килгән кешеләр дә тиз ияләшә. Яшь комбайнчылар Александр Комаров белән Владимир Жуков та коллективта үз урыннарын тапканнар. Бүгенге көндә алар бик тырышып эшлиләр.
    Коллективның тырышлыгы аркасында нәтиҗәләр дә начар түгел. Игенчеләр өчен артык уңышлы булмаган агымдагы елда да көзге бодай кайбер участокларда гектарыннан - 28 центнер чамасы, ә арпа 30 центнер уңыш биргән. Ә хуҗалык буенча бөртекле культураларның һәр гектарыннан 20 центнердан артык уңыш алынган. Бу күрсәткеч урып - җыю ахырында да төшмәскә тиеш.
    Хуҗалыкта башка эшләр дә график буенча башкарыла. 350 гектар мәйдандагы пар җирләрен механизаторлар инде хәзерләп бетергән диярлек. Чәчүлек орлык һәм ашламалар җитәрлек. Владимир Пыров белән Александр Габитов җирне туңга сөрүгә керешкәннәр, эшнең шактый өлеше инде башкарылган.
    Рәсемнәрдә: В. Жуков һәм А. Комаров; В. Камаев; В. Пыров һәм А. Габитов.

    Теги: урак
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: