Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Котыру – куркыныч авыру

    Россия үзәк федераль округы территориясендә, шул исәптән Татарстанда да, соңгы елларда котыру авыруы очраклары еш теркәлә. Авыру аеруча кышын күп була, чөнки бу куркыныч авыруның төп таратучылары - төлкелөрнең куышу вакыты башлана. Агымдагы ел башыннан Татарстанда йорт хайваннары арасында котыру авыруының 251 очрагы теркәлгән. Безнең районда котыру вирусы ун очракта...

    Россия үзәк федераль округы территориясендә, шул исәптән Татарстанда да, соңгы елларда котыру авыруы очраклары еш теркәлә. Авыру аеруча кышын күп була, чөнки бу куркыныч авыруның төп таратучылары - төлкелөрнең куышу вакыты башлана. Агымдагы ел башыннан Татарстанда йорт хайваннары арасында котыру авыруының 251 очрагы теркәлгән. Безнең районда котыру вирусы ун очракта - төлке, өч очракта этлөрдән ияргән.
    Николай Столяров,
    дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе.
    Республикада хәзерге вакытта котыру авыруын профилактикалау буенча икейлык бара. Бу вируслы каты авыру белөн барлык имезүчеләр, шул исәптән мөгезле эре терлекләр дә, авырый. Авыруны авыру хайван тешләгәндә, тырнаганда, ялаганда, шулай ук вирус эләккән әйберләр аша да йоктырырга мөмкин. Вирус яра аша гына түгел, авыру хайванның селәгәе белән кечкенә яралар, тире аша да үтеп керергә мөмкин. Вирус ярадан баш миенә тарала, шунлыктан баш һәм муен тирәсендәге яралар аеруча куркыныч.
    Котыру авыруы йоккан хайваннарның селәгәе ага, ул агрессив була, йота алмый, көзән җыера, судан курка башлый. Авыру йокканнан соң, вирус хайванның селәгәендә авыру билгеләре барлыкка килгәнче 10 көнләп яшәргә мөмкин. Кешеләргә котыру авыруы йорт хайваннарыннан, күбесенчә этләрдән һәм мәчеләрдән, кыргый хайваннардан төлкеләр, бүреләр һәм төрле кимерүче хайваннардан эләгә.
    Хәзерге вакытта котыру авыруы буенча районда хәлләр шактый киеренке. Быел район территориясендә бу авыруның 13 очрагы - Аграмак, Красная Слобода, Әҗмәр, Ким, Бураково, Куралово авылларында һәм Болгар шәһәрендә теркәлгән. Кешедә котыру авыруын привика ясап кына булдырмыйча калырга мөмкин, аның нәтиҗәлелеге медицина ярдәмен сорап мөрәҗәгать итүнең срогына бәйле. Прививкалар курсын иртәрәк башлаган саен, авырудан саклый торган иммунитет шул кадәр иртәрәк барлыкка килә.
    Йорт хайваннарына котыру авыруына каршы привикаларны ел саен ясарга кирәк. Бу процедураны участок ветеринария табибы башкара. Котыру авыруына каршы вакцинация түләүсез ясала.
    Бүгенге көндә безнең районда 8035 баш мөгезле эре терлеккә, 1940 баш мөгезле вак терлеккә, 80 атка, 3 меңләп эткә, 2500 мәчегә прививка ясалган.
    Терлекләр авырып киткән очракта, аеруча котыру авыруы билгеләре сизелгәндә, кичекмәстән якындагы ветеринария хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Үз белдегегез белән дәваларга ярамый.
    Мисалга 2 мартта Кама Тамагы районының Свободный Труд бистәсендә булган хәлне китерәсем килә. Төлке ишек алдына кереп, эткә һөҗүм итә. Тавышка йөгереп чыккан хуҗабикә хайваннар арасына керә. Төлке хатынның кулыннан тешли, аннары эт төлкене үтерә. Соңрак төлкенең котырган булуы ачыклана. Бәхеткә, хуҗалар шунда ук ветеринарларга һәм табибларга мөрәҗәгать итәләр, нәтиҗәдә хуҗабикә дә, эт тә исән кала. Ә бит вакытында мөрәҗәгать итмәгән очракта, фаҗига килеп чыгарга мөмкин иде: котырган хайван тешләгәннән соң беренче тәүлектә үк ярдәм күрсәтелмәсә, кеше үлә.
    Халык арасында, аеруча балалар белән профилактика эшен алып бару зур әһәмияткә ия. Әгәр төлке кешедән курыкмаса, якын килсә, аеруча сак булырга кирәк. Аның белән контактка кергән очракта кичекмәстән яшәү урыны буенча травматология бүлегенә мөрәҗәгать итәргә һәм котыру авыруына каршы профилактик прививка ясатырга кирәк. Шулай ук йорт хайваннарына да котыру авыруына каршы вакцинация үткәрергә кирәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: