Республика Президент программалары нигезендә бөтен Татарстан территориясендә балалар бакчалары, мәктәпләр һәм башка социаль объектлар күпләп төзелә һәм камилләшә бара. Ел саен финанслау күләме 2,5 миллиард сум тәшкил итә, бу акча урта уку йортларын һәм мәктәпкәчә учреждениеләрне ремонтлау өчен тотыла. Моннан тыш, республика Президент программасы буенча быел 13 яңа мәктәп төзеләчәк....
Республика Президент программалары нигезендә бөтен Татарстан территориясендә балалар бакчалары, мәктәпләр һәм башка социаль объектлар күпләп төзелә һәм камилләшә бара. Ел саен финанслау күләме 2,5 миллиард сум тәшкил итә, бу акча урта уку йортларын һәм мәктәпкәчә учреждениеләрне ремонтлау өчен тотыла. Моннан тыш, республика Президент программасы буенча быел 13 яңа мәктәп төзеләчәк.
Мондый үзгәрешләр безнең районда да бара. Соңгы елларда гомуми белем системасы буенча инфраструктураны үстерергә республика һәм федераль бюджеттан зур акчалар бирелде. Мәсәлән, шәһәрнең "Колосок" балалар бакчасында хәзерге вакытта тулы көчкә капиталь ремонт эшләре бара. Бу максатлар өчен республика бюджетыннан район җитәкчесе һәм шулай ук, әлбәттә, Рөстәм Миңнеханов тырышлыгы белән өстәмә рәвештә 5 миллион сум акча бүлеп бирелде.
18 августта Татарстан лидеры һәм РФ хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов Лаеш районында өч балалар бакчасы ачуда катнаштылар: Сокура, Олы Кабан һәм Лаешның үзендә бөтен таләпләргә җавап бирә торган балалар бакчалары сафка басты.
- Быел без 75 балалар бакчасы ачабыз,- диде Сокура авылында балалар бакчасын ачу тантанасында чыгыш ясап Рөстәм Нургали улы. - Барлыгы 10 мең урын булдыру күздә тотыла. Республика тарихында безнең моның кадәр төзегәнебез юк иде. Хәзер иң мөһиме - бу объектлар буш тормаска тиеш.
Безнең мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә дә шундый ук теләкләр бар. Әле әйтеп үтелгән «Колосок» балалар бакчасына да күптән ремонт кирәк иде.
- Быел безнең балалар бакчасы ачылуга 39 ел тулды, - ди аның мөдире Наталья Маликова, - шушы еллар эчендә мондагы бинага бер тапкыр да капиталь ремонт үткәрелгәне булмады. Аңа ремонт бик кирәк иде. Безнең бакча коллективы һәм ата-аналар бу хәбәргә бик тә шатландылар.
Хәер, үткән ел "Колосок"та җирле бюджет исәбенә су һәм канализация торбалары алыштырылды, яңа унитазлар, раковиналар һәм мойкалар куелды. Ә хәзер шул ук - "Газсантехсервис" оешмасы көче белән зур эшләр башкарып чыгарга кирәк. Биредә бинаның түбәсен, тәрәзә блокларын, идәннәрне, электр чыбыкларын, обойларны алыштырачаклар, бинаны тышкы яктан металл сайдинг белән ябарга, түбәсен гипскартоннан эшләргә тиешләр. Болар барысы да бакчага бөтенләй яңа төс өстәп, ремонттан соң балалар яңа бакчага киләчәк.
Бишенче ел инде бездә мәктәпләргә капиталь ремонтү үткәрү программасы эшләп килә. Быел, мәсәлән, 1 сентябрьдә гаҗәеп матур Идел буенда урнашкан Полянка урта мәктәбе укучылары да яңарган, үзгәргән бина бусагасын атлап керәчәк. Биредә ремонт эшләрен "РегионСтрой" җәмгыяте коллективы алып барды. Ремонт эшләре 7 миллион сумга төште, шуның 200 меңен район бюджеты бирде, 70 мең сумны спонсор ярдәме итеп оешма үзе бирде. Калган акча республика программасы буенча алынды, Кузнечиха, Көек, Вожи мәктәпләрендә шушы ук акчага газ казаннары алыштырыла.
Балалар бакчалары һәм мәктәпләрнең ремонтлануы турында мисалларны тагын ла китерергә булыр иде. Болар барысы да республика җитәкчелегенең үсеп килүче буын турында ничек кайгыртуын күрсәтеп тора. Аларга төпле белем алу өчен бөтен шартлар да тудырылырга тиеш.
Руслан Хәмидуллин фотолары.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев