Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Киңәшле эш таркалмас...

    Коминтерн авылы табигатьнең бик матур җиренә урнашкан. Якында гына мул сулы Идел елгасы, яшел болыннар. Хәер, авыл кешесенең көндәлек эш-мәшәкатьләр белән бу хозурлыкка игътибар итәргә вакыты да калмый.

    Лидия КОСТРУЛЕВА.
    "НЖ".
    Наталья Баринованың язмышы бәлки башкача да килеп чыгар иде, хәзер инде моны берәү дә белми, чөнки ул мәктәптән соң, педагогия училищесын тәмамлап, шәһәрдә эшли. Әмма күңеле белән перспективасыз саналган, әле бүгенге көнгә кадәр асфальт дигән нәрсәнең әсәре дә булмаган, елның-елында буш йортлар саны арта барган туган төбәгенә тартыла. Монда әле дә проблемаларны санап бетерә торган түгел, берәр җиргә качып китсәң генә инде... Күпләр шулай эшли дә: башка урыннарга күчеп китәргә мәҗбүр булалар. Ничек кенә булмасын, Наталья Коминтернны ташлап китү турында башына да китерми.
    - Мин шушы җирнең саф һавасын сулап үстем, мәктәпне бетердем. Авыл уртасында сугыш елларында һәлак булган әти-бабаларыбыз хөрмәтенә куелган һәйкәл бар, - ди ул, - пионер вакытымда шул һәйкәл янына килеп, кулымны күтәреп, салют бирә идем. Димәк, мин туган төбәгемдә гомерлеккә калырга ант биргәнмен булып чыга… Ә антны үтәргә кирәк.
    Әйе, һәр кешегә туган ягы якын һәм кадерле. Шуңа күрә ул үз балаларының да бәхет эзләп читкә чыгып китүләрен күз алдына китерә алмый.
    Балаларын теләсә нинди юллар белән шәһәргә җибәрүчеләргә, институтларга кертергә ашкынып торучы кешеләргә исе китә. Туган җирдән аерылган кеше адашкан кош кебек, ди ул. Наталья Дмитриевна үзенең ата-бабалары туфрагында гомер итүенә бик риза. Кулыңнан эш килсә, булдыклы булсаң, җирдә эшләүнең авырлыгы юк. Ә аның тырышлыгына, уңганлыгына чыннан да ис китәрлек. Алай гына да түгел, кайбер ир-атлар батырчылык итмәгән эшләргә дә теләп тотына.
    Ул бөтенесенә дә җитешә. Мәсәлән, поселокка юл салдыру, зиратны койма белән тотып алу, су кудыру башнясын ремонтлау кебек көн кадагындагы мәсьәләләр беренче чиратта аның катнашында хәл ителгән. Монда, бәлки, аның кайчандыр авыл Советы депутаты булуы да мөһим роль уйнагандыр. Аның әле бүген дә үзе яшәгән поселок, андагы кешеләр язмышы өчен чын йөрәктән борчылуын аңлавы читен түгел.
    Инде әйткәнебезчә, Наталья Баринованың хуҗалыгы шактый зур. Биш савым сыеры, өч танасы, биш бозавы, сигез ана дуңгызы, утызлап дуңгыз баласы, утыз биш сарыгы, бәрәннәре, куяннары бар. Тавыклары бик күп, каз, индоүрдәк, үрдәкләр дә асраган ул. Моңа өстәп әле тагын илле оя умартасы, зур җир участогы, теплицасы, бакчасы бар. Йорт янындагы җир мәйданы гына да гектар ярымга җитә. Боларның барысын да әлеге гаиләнең әйтеп бетергесез зур байлыгы дими ни дисең.
    Наталья Дмитриевнаның дүрт баласы һәм биш оныгы бар. Балалары барысы да шушы авылда яши, бөтен эшне бергә алып баралар. Олы улы Михаил үз йортын төзүгә керешкән, Евгений да әнисе йорты каршында гына йорт сала башлаган. Кызы Александра үз гаиләсе белән янәшә генә яши. Ә менә Полина әлегә әнисе белән. Һәркайсының иртәдән үз эше, үз мәшәкатьләре. Әйе, авыл тормышын эштән башка күз алдына китереп булмый.
    - Сауган сөтне сепаратор аша чыгарам, - ди Наталья Дмитриевна, - өстәлебездә каймак, эремчек, майның бетеп торганы юк. Ит тә үзебезнеке. Җитештерелгән продукциянең бер өлешен даими клиентларыбызга сатабыз, бер өлешен исә малтабарларга тапшырабыз. Узган ел, мәсәлән, ике тонна кәбестә үстереп саттык, җиләк-җимеш, бал да шактый табыш китерде. Сарык йонын да базарда алучылар күп. Дөрес, никадәр хезмәт куеп җитештерелгән продукцияне әйбәт бәягә сату җиңел түгел. Монда күп нәрсә үзеңә бәйле. Кайчак бәхет дигәне көтмәгәндә елмаерга мөмкин…
    Узган ел, мәсәлән, берничә баш дуңгыз баласы, балның бер өлеше сатылмый калган. Дөрес, булган нәрсә беркайчан ашарга сорамый, диләр бит. Алары да акрынлап сатыла. Әмма акча көн дә кирәк. Алар әле кредит та түлиләр. Терлек азыгы сатып алырга гына да никадәр акча тотыла.
    Терлек азыгына аерым тукталасы килә. Маллар күбрәк булган саен, азык та күп кирәк. Печән һәм саламны көздән үк кыш буена җитәрлек итеп әзерлиләр. Әмма барысын да алдан күреп бетереп булмый. Ашлык һәм фуражны сатып алалар, бартерга да алырга туры килә. Үзләрендә фураж тарттыру җайланмасы бар. Никадәр генә кыен булса да, хуҗабикә сүзләренә караганда, малларның баш санын киметергә җыенмыйлар. Булган хайваныңны сатып җибәреп, шуның акчасына чыгымнарны капларга яки беркадәр вакыт тыныч кына яшәргә дә була анысы. Тик крестьян хезмәте белән ныклап торып шөгыльләнүче кеше беркайчан да мондый адымга бармый, дип саный Наталья Дмитриевна.
    Аның сүзләре белән килешми мөмкин түгел. Киләчәккә карап яшәүче бу хатынның хуҗалыгы акрынлап үсә, зурая бара. Узган елның көзендә, мәсәлән, сарыклар асрау өчен фермага тоташтырып янкорма төзергә тотынганнар. Ни дисәң дә, барлык малларга да бер бинада кысангарак туры килә. Озакламый сарыкларны яңа урынга күчерергә уйлыйлар. Эшкә тотынсаң әле тегесе, әле монысы кирәк. Наталья Дмитриевна бу эшне дә башкарып чыгачак.
    Тормышта барысы да син теләгәнчә бармый шул. Кайчак куйган хезмәтең җилгә оча. Алар хуҗалыгында да күңелсез хәл була.
    Коминтернның тирә-ягы гел урманнардан тора, шуңа күрә төлке, сасы көзән һәм башка җәнлекләрнең поселок тирәсендә еш күренүләре бер дә гаҗәп түгел. Узган көз алар абзарга кереп казларын һәм үрдәкләрен буып чыкканнар. Быел сыеры авырлык белән бозаулаган, шуңа күрә борчылырга, шактый чыгымнар тотарга туры килгән. Наталья Дмитриевнаның, мал асрау җиңел түгел, дигән сүзләре белән килешми мөмкин түгел.
    Шуңа да карамастан, ул җирдә эшләүдән, терлек асраудан үзенә бер юаныч таба. Мәсәлән, умарта тоту кызык түгелме? 2006 елда халыкны эш белән тәэмин итү программасы буенча бирелгән 15 мең сум акчага биш оя умарта сатып алган булган. Аларны күбесенчә уллары Михаил белән Евгений карый. Наталья Дмитриевна да читтә калмый: рамнарны да чистарта, балын да суырта, тиешле киңәшләрен дә бирә…
    Аның тагын бер яраткан шөгыле бар - бакчада эшләргә ярата. Суганы да ел саен уңа, кыяры да бөтен кешенекеннән алдарак өлгерә, җиләкләре дә кызарып пешә. Көзен күтәреп булмаслык кабакларын кая куеп бетерергә урын таба алмый. Хәер, башка яшелчәләрне дә күп итеп үстерә.
    Язын бакчасындагы алма, чия, слива агачларының ап-ак чәчәккә төренүен күреп исең китәр! Сокланып бетә торган түгел. Әле күптән түгел генә Интернет челтәре аша бер фирманы табып, шуннан алмагачның кышкы сорт үсентеләрен яздырып алырга уйлый. Моңа акчаны кызганмый. Чәчәкләрне дә бик ярата. Өй һәм бакча тирәләрендәге бер генә урынны да буш калдырмый - күз явын алырлык чәчәкләр утырта. Өйгә керә торган сукмакның ике ягы да аллы-гөлле чәчәкләргә күмелә. Узган ел, мәсәлән, ул төрле фирмалардан 15 мең сумга чәчәк орлыгы сатып алган. Бәлки бу күпләрдә гаҗәпләнү уятыр.
    Күптән түгел Бариновлар мотоблок сатып алган. Аның ярдәмендә җирен дә сөрәләр, бәрәңге арасын да эшкәртәләр, махсус чапкыч куеп печән чабалар, хәтта кар да чистартырга була. Кыскасы, хуҗалыкта бик кирәк нәрсә, хезмәтне бераз җиңеләйтә.
    Коминтерн авылында әнә шундый тырыш, булдыклы гаилә яши. Алар бары тик үз көчләренә ышанып, олылар киңәшенә таянып эшлиләр һәм мул тормыш алып баралар.
    Рәсемнәрдә: Наталья Баринова; Бариновлар гаиләсе; куяннарны күпләп асрыйлар.
    Руслан Хәмидуллин фотолары.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: