Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Киләчәктә дә сынатмагыз!

Мәхмүт Минсалих улы белән Әминә Җаббар кызы Исмәгыйлевларның хуҗалыгы районда иң эреләрдән санала. Мөгезле эре терлекләрнең баш саны гына да утыздан артып китә. Марина ЗАЙЦЕВА Авыл җирендә яшәүчеләрнең күбесе мал-туар асрап көн күрә. Әнә, Исмәгыйлевлар да Кузнечихадагы "Звезда" колхозы таркалгач, бермәлгә эшсез калган. Әмма кая да булса читкә китеп эшкә...

Мәхмүт Минсалих улы белән Әминә Җаббар кызы Исмәгыйлевларның хуҗалыгы районда иң эреләрдән санала. Мөгезле эре терлекләрнең баш саны гына да утыздан артып китә.
Марина ЗАЙЦЕВА
Авыл җирендә яшәүчеләрнең күбесе мал-туар асрап көн күрә. Әнә, Исмәгыйлевлар да Кузнечихадагы "Звезда" колхозы таркалгач, бермәлгә эшсез калган. Әмма кая да булса читкә китеп эшкә урнашу турында уйларында да булмаган. Хезмәт хакын кайда да тир түгеп, көч куеп эшләп алалар. Биш кешелек гаилә белән беркайда да кочак җәеп көтеп тормауларын яхшы аңлагач, Исмәгыйлевлар авылда үзләренең шәхси ярдәмче хуҗалыкларын булдырганнар.
Күршедәге Покровка авылында үзләренә кечерәк бер йорт алып, бераздан шунда күченгәннәр. Шунысын әйтергә кирәк, бу авылның табигатен җәннәт бакчасының бер почмагы белән тиңләргә мөмкин: янәшәдән генә зәңгәр сулы елга ага, тирә-якта урман, болынлыклар җәйрәп ята. Терлек асрау өчен моннан да яхшырак җирне башка бер урында таба алмассың. Дөрес, авылда табигый газ юк, кибет, почта, клуб турында әйткән дә юк. Кышларын исә бу якларны тирән кар басып китә. Әмма Исмәгыйлевлар барысына да түзә. Авыл кечкенә булса да, аның кайбер плюслары да юк түгел. Биредә яши башлагач, алар җитмеш биш гектар болынлыкны арендага алган. Аның бер өлешендә малларны җәйге айларда асрау өчен сарай төзеп куйсалар, икенчесенә кырлардан чабып алып кайткан печән өяләр. Мал сатудан кергән акчага көпчәкле трактор, тагылма агрегатлар, печәнне төргәкләргә бәйли торган җайланма сатып алганнар. Шуннан соң читтән техника эзләп мәшәкатьләнми башлаганнар.
Әлбәттә инде, хуҗалыкны үстерүгә дә зур игътибар биргәннәр. Мәсәлән, кайбер елларда Исмәгыйлевларның савым сыерларының баш саны егермедән артып киткән. Сүз дә юк, моның кадәр терлекне карау бер дә җиңел түгел. Баштарак сыерларны гел кул белән саудым, нигәдер саву аппаратына бер дә кызыкмадым, ди Әминә. Ул елларда җитештерелгән продукцияне сатуның да кайбер кыенлыклары булган. Әйтик, алыпсатарлар сөтне, кем әйтмешли, тиен-миенгә генә сатып алган, тиешле акчаны да айлар буе түләмәгәннәр әле. Шуңа да карамастан, Исмәгыйлевлар бер дә төшенкелеккә бирелмәгән. Үз тырышлыгың беләр җитештерелгән ит, сөт, каймак, яшелчә, җиләк-җимеш һәм балның да тәме башка.
Моннан берничә ел элек Исмәгыйлевлар гаиләсе Кузнечихага күченү турында уйлый башлаган. Күченергә була, тик менә торак мәсьәләсе белән нишләргә? Барысын да үз көчләре белән башкарып чыгарга өйрәнгән Мәхмүт белән Әминә банктан кредит алу турында бөтенләй уйлап та карамаган. Шуңа күрә йортны дүрт ел буе төзегәннәр. Чәер исе аңкып торган борыстан төзелгән йортның кунакханәсе, йокы бүлмәсе, кухнясы зур һәм иркен. Хуҗалык бүлмәләре дә җитәрлек.
- Олы кызым Эльвира гаиләсе белән Алабугада яши. Улым Марат Казан елга техникумын тәмамлады, Айсылу мәктәптә укый. Марат белән Айсылу - безнең ышанычлы ярдәмчеләребез, нәрсәгә тотынсалар, шуны булдыралар, кулларыннан килмәгән эш юк, - ди Әминә Җаббар кызы.
Аларның хуҗалыкларында хәзер уналты савым сыер, унбиш баш мөгезле эре терлек, күркә һәм тавыклар, башка кош-корт бар. Бакчаларында ниләр генә үсми, күп итеп бәрәңге утырталар, малларга ашату өчен махсус участокта кабак һәм ташкабак үстерәләр.
Исмәгыйлевларның буш вакыты сирәк була. Шуңа да карамастан, Әминә Җаббар кызы түрдәге бакчада ел саен күп итеп берсеннән-берсе матуррак чәчәкләр үстерә.
Савылган сөтнең бер өлешен алар яңа туган бозауларга эчертәләр, калганын - саталар. Соңгы ел ярым вакыт эчендә эшмәкәрләр хәтта җәйге айларда да сөтнең литрын 16 сум исәбеннән сатып алалар. Гаилә бюджетының күпчелек өлешен сөт сатудан кергән акча тәшкил итә дә инде. Туган бозауларны сатмаска тырышалар, көтүне шулар исәбенә арттыралар.
Хуҗалыкны үстерү өстәмә чыгымнар да таләп итә. Исмәгыйлевлар печәнне үз җирләреннән чабып алсалар, бодайның килосын якынча ун сум исәбеннән сатып алалар. Һәр елның көзендә махсус республика программасы нигезендә һәр башка өчәр мең сум күләмендә бирелә торган субсидия акчасының да файдасын күп тоялар.
- Быел мини-ферма төзүгә дәүләт субсидиясе алу өчен документлар җыеп тапшырдык, - дип киләчәккә булган планнары белән уртаклаша Мәхмүт Минсалих улы. - Инде комиссия чыгарган карарны көтәбез, тиешле акчаны бирерләр, дип ышанабыз...
Исмәгыйлевлар хуҗалыгына һәм ерактан ук игътибарны җәлеп итүче яңа йортларына күз салып алуга ук биредә тырыш, уңган, җаваплылыкны яхшы аңлаучы кешеләр яши, дигән нәтиҗәгә киләсең. Мәшәкатьле, әмма файдалы эшләрендә аларга киләчәктә бары уңышлар гына юлдаш булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев