Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Киләчәккә ышаныч белән карый

    Санкт-Петербургның армия генералы Андрей Хрулев исемендәге Материаль-техник тәэмин итү хәрби академиясендә Марат әле ярты ел гына укый. Шушы кыска гына вакыт эчендә ул үзенең дөрес һөнәр сайлавына тагын бер кат ышанган.

    Олег Пахомов
    Ватанны саклау гомер-гомергә ир-атның изге бурычы булганлыктан, хәрби эш илебездә иң абруйлылардан саналды һәм Марат та шушы юлны сайларга була. Моннан тыш, хәрбиләргә генә хас булган тәртип һәм дисциплина яратуы да үз ролен уйнагандыр. Марат үзе дә чиста-пөхтә йөри, билгеләнгән очрашуга беркайчан да соңга калмый.
    Хәрби материаль-техник тәэмин итү академиясен ул очраклы гына сайламаган. Укырга кергәнче, Интернет аша шактый хәрби уку йортлары белән танышып чыккан һәм бүгенге көндә армияне тәэмин итүнең мөһимлеген аңлап, укырга шунда керергә була. Мондый эш хәрби хезмәттә генә түгел, гадәти тормышта да кирәк, ә академиядә алынган гражданлык белгечлегенең киләчәктә дә яравы бар. Академия традициясе буенча, монда материаль тәэмин итү подразделениеләрен өйрәнүдән тыш, бер үк вакытта автомобиль транспортында йөкләр ташу һәм идарә итүне оештыруга да өйрәнергә мөмкин.
    Автомобиль юлларын, күперләрне һәм тоннельләрне торгызу, төзү һәм файдалану белән беррәттән, инженер корылмалары төзелешен дә өйрәнергә була.
    Югары уку йортын сайлаганда, аның Россиянең тарихи башкаласы, күпсанлы ядкарьләргә һәм истәлекле урыннарга бай булган Санкт-Петербург шәһәрендә урнашуы да роль уйнаган. Бу шәһәрдә яшәүдән, мөгаен, бер кеше дә баш тартмас иде. Маратның да шундый теләге булган.
    Укырга керү җиңел булмый: 70 урынга 170 кеше гариза бирә. Марат имтиханнарга җентекләп хәзерләнә. БДИ нәтиҗәләре дә шактый югары, моннан тыш, тренер Ренат Шәрипов җитәкчелегендә берничә ел буе кул көрәше белән дә шөгыльләнә. Спортта да сынатмаган Марат: республика беренчелегендә җиңүче, Россия турнирларында призер булган, яшүсмер чагында ук икенче өлкәннәр разряды алган. Шуңа да укырга кергәндә турникта тартылу, 3 километрлы кросс һәм 100 метрга йөгерүдә сынатмаган. Һөнәри тестларны да, хәрби-медицина комиссиясен дә үткән.
    Маратка монда барысы да ошый. Курсантларга студентлар өчен шактый зур суммада - аена 12 мең сум акча түләнә, сессияне "яхшы" һәм "бик яхшы" билгеләренә тапшырган, югары физик хәзерлек һәм фәнни эшләр конкурсында җиңү өчен премияләр өстәлә. Курсантлар тулысынча дәүләт исәбенә тәэмин ителәләр, түләүсез тукланалар, казармаларда яшиләр, сезон саен форма бирелә, медицина хезмәте күрсәтелә. Укуны махсус җиһазландырылган кабинетларда һәм өйрәтү полигоннарында югары квалификацияле белгечләр алып бара. Бу уку йортыннан егетләр чын ир-атлар булып чыгалар. Һөнәри күнекмәләр һәм теориядән тыш, аларга сугыш кырында һәм гадәттән тыш хәлләрдә ниләр эшләргә кирәклеген өйрәтәләр.
    Урта хәрби белем бирү академиясендә уку 2 ел 10 ай дәвам итә, аннары кече лейтенант дәрәҗәсе бирелә. Хәрби хезмәт үткәндә, югары белем алу өчен укуны читтән торып дәвам итәргә була. Югары һөнәри бүлеккә караганда, югары белемне һәм лейтенант дәрәҗәсен ике тапкыр тизрәк алырга мөмкин. Укуын тәмамлагач, һәр курсант эшкә урнаштырыла, аңа түләүсез торак, карьера үсеше өчен мөмкинлекләр бирелә һәм 30 мең сумнан алып хезмәт хакы билгеләнә.
    Курсантлар бу уку йортында үзләренең рухи, мәдәни һәм физик үсешләрен камилләштерәләр. Истәлекле урыннар, борынгы һәйкәлләр, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе музейлары һәм күргәзмәләре буенча экскурсияләргә йөриләр. Шулай ук спорт залында да күп вакытны уздыралар. Спорт белән җитди шөгыльләнеп, ярышларда катнашу да җитәкчелек тарафыннан югары бәяләнә.
    - Бу уку йортын сайлаганыма бер дә үкенмим, - ди Марат. - Бу эш илгә һәрвакыт кирәк булачак һәм киләчәккә ышаныч белән карарга мөмкинлек бирә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: