Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Киләчәккә ышаныч белән

    Соңгы берничә елда Екатериновкадагы Ленар Гыйниятуллин крестьян (фермер) хуҗалыгында шактый уңай үзгәрешләр күзәтелә. Бу үзгәрешләр продукция җитештерүне тагын да арттыруга ярдәм итә.

    Тәлгат ҖАМАЛЕТДИНОВ
    Фермага кергәндә мондагы чисталык һәм тәртипкә игътибар итми мөмкин түгел. Ә бу исә теләсә кайсы эштә тиешле нәтиҗәгә ирешүдә алшартларның берсе санала. Башка хуҗалык фермаларында бөтенләй дә булмаган пластик тәрәзәләр, заманча тимер ишекләрне күреп тә беркадәр гаҗәпләнү хисе кичерәсең. Әле узган ел гына капиталь ремонтланган мал абзарына чит илдә җитештерелгән җайланма урнаштырылган. Савылган сөт махсус торбалардан агып суыту казанына җыела бара.
    Бүген хуҗалыктагы савым сыерларның баш саны 170кә җитә. Көтүне тулыландыру максаты белән яшь терлек үстерүгә дә зур игътибар бирелә. Сыерларны орлыкландыру эше ярыйсы гына оештырылган: ветеринария табибы Раиф Вәлиев даими рәвештә малларны тикшереп тора, авыруларны кисәтү өчен прививкалар ясый. Фермада хезмәт шартларын яхшырту, җитештерү күләмнәрен арттыру өчен күрелә торган чараларның барысы да ахыр чиктә югары нәтиҗәләргә ирешүне күздә тотып эшләнелә.
    - Хәзерләүчеләр сөтнең сатып алу бәясен арттыргач, продукция җитештерүгә игътибар да сизелерлек артты, - ди хуҗалык башлыгы. - Бу күңелдә өметне арттыра, шул ук вакытта тагын да тырышыбрак эшләргә этәргеч бирә…
    Савым көтүен әле күптән түгел генә абзарда асрауга күчергәннәр. Шуңа да карамастан, хуҗалык көн саен 1400 килограмм сөт сата, майлылыгы 3,8-3,9 проценттан ким булганы юк. Сөтне исә махсус төзелгән килешү нигезендә күрше районга тапшыралар. Ленарның әйтүенчә, әлеге җәмгыять җитәкчелеге үз клиентларының проблемаларын чишүгә игътибар белән карый. Бүген, мәсәлән, сөтнең литрын 19 сумнан кабул итәләр, ике атна саен исәп-хисап ясап баралар. Берәр нәрсә сатып алу өчен ашыгыч акча кирәк була калса, беркайчан каршы килмиләр. Димәк, Гыйниятуллин хуҗалыгы партнерның ышанычын яулаган.
    Терлекчелек тармагын уңышлы алып бару өчен беренче чиратта яхшы азык базасы кирәк булуын да биредә яхшы аңлыйлар. Шөкер, бу яктан алганда, хуҗалыкта борчылырлык сәбәпләр юк. Быел 540 гектарлы басудан 300 тонна арпа һәм бодай суктырганнар, 100 тонналап печән һәм салам әзерләнгән, 1700 тонналап сенаж салынган. Атап әйткәндә, азык кытлыгы булмаска тиеш. Бүген малларга иртән һәм кичен 4әр килограмм фураж, 25-30 килограмм сенаж бирәләр.
    Кайбер азыкны мал утлыгына кайнар суда беркадәр бүрттергәннән соң салсалар да, хуҗалык башлыгы махсус миксер сатып алу турында уйлый. Мондый җайланма тупас азыкның тагын да яхшырак эшкәртергә ярдәм итә. Киров өлкәсендә мондый техника җитештерүче предприятие белән килешү дә төзегән Дөрес, бәясе дә аз түгел - 640 мең сум. Әмма тотылган чыгымнар тиз арада үз-үзен аклаячак. Бина эчендә азык тарату өчен кечкенә кабиналы МТЗ-80 тракторын сатып алуга тотылган чыгым да тулысынча кире кайтарылган.
    Бүген Екатериновкадагы әлеге ферманың районда иң яхшылардан саналуында, әлбәттә инде, биредә эшләүче коллективның өлеше зур. Хәер, биредәге терлекчеләр элек тә эшкә намуслы караулары белән хөрмәт казандылар, әле дә сер бирмәскә тырышалар. Сыер савучыларның хезмәт хакы аена 10 мең сумнан ким булганы юк, җәй көннәрендә 20 мең сумга да җитә. Мал караучыларның айлык эш хакы да ярыйсы гына. Ферма уңганнарыннан торган коллектив белән гомеренең байтак елларын терлекчелеккә багышлаган Гөлсинә Гыйниятуллина җитәкчелек итә. Гөлшат Гыйниятуллина, Ләйсән Нуриева, Люция Әүхәдиева кебек уңган сыер савучылар, Айрат Гыйльманов, Владимир Дербенев кебек терлекчеләрнең хезмәте бары мактауга гына лаек. Ферма хезмәтчәннәренә ял итү өчен әйбәт шартлар тудырылуы турында да әйтми булмый. Кызыл почмакта, мәсәлән, телевизор карарга, самовар кайнатып чәй эчәргә, буш минутларда газета-журналлар караштыргалап алырга була…
    Озакламый фермада сыерлар бозаулый башларга тиеш. Димәк, мәшәкатьләр дә артачак, дигән сүз. Әмма бу мәшәкатьләр берәүне дә куркытмый. Эше барның - ашы бар, дигәндәй, нәтиҗәләр никадәр югары булса, моның әҗере дә шулкадәр яхшырак. Әлеге ферма коллективы тәҗрибәсеннән күренгәнчә, эшне оста һәм белеп оештырганда терлекчелек тармагының яхшы табыш китерүенә күңелдә бер шик тә калмый.
    Рәсемнәрдә: Гөлсинә Гыйниятуллина һәм Люция Әүхәдиева; терлекләрне ашату операторы Владимир Дербенёв.
    Руслан Хәмидуллин фотолары.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: