Соңгы елларда Екатериновкадагы Айсылу Мөхәммәтова крестьян (фермер) хуҗалыгында терлекчелек тармагын үстерүгә шактый игътибар бирелә. Моның шулай булуын әле шушы араларда гына төзелеп беткән яңа маллар абзары мисалында да күрергә мөмкин.
Тәлгат ҖАМАЛЕТДИНОВ
Шунысын әйтергә кирәк, биредә яңа ферманы ниндидер проектларга нигезләнеп түгел, ә гади ысул белән, нәкъ авылча итеп төзеп куйганнар. Басуларда үстерелгән ашлыкны тулысынча җыеп алгач, механизаторлар, шоферлар һәм төп эшләрдән беркадәр бушап торган коллективның башка әгъзалары бергә җыелышып киңәшкән дә, булачак бина урынына беренче казыкларны кагып чыккан. Төп материалларны алдан әзерләп куйганлыктан, төзелеш эшләре алай озакка да сузылмаган: бер ай эчендә биредә соңгы кадакны какканнар.
Якынча йөз баш мөгезле яшь терлеккә исәпләнгән бина цинкланган профнастил белән тышланган, такта стеналары тиешенчә җылытылган. Уртак тырышлык нәтиҗәсе буларак, ферма инде тулысынча әзер дияргә мөмкин. Ферма янәшәсендә генә яңа скважина бораулаучы Яшел Үзән районыннан килгән осталарның эшне тәмамлавын көтәсе генә калган. Барысы да әзер, шуннан соң бирегә малларны кертергә җыеналар. Иске бинаны бозаулар тудыру бүлеге итеп үзгәртергә планлаштыралар.
- Бозауларның баш санын арттыру турында моңа кадәр дә күп уйландык, - ди хуҗалык башлыгы Айсылу Мөхәммәтова. - Шунсыз булмый, соңгы араларда үз илебездәге товар җитештерүчеләргә дә игътибар арта башлады...
Хуҗалыкта симменталь токымлы бозаулар үстерүгә күбрәк өстенлек бирәләр. Хуҗалык башлыгы сүзләренә караганда, бу маллар бездәге шартларга күбрәк туры килә. Бөтен таләпләр тиешенчә үтәлгәндә, авыруларга каршы прививкалар вакытында ясалганда, симменталь токымлы бозаулар бездәгедәй кырыс кышларны да җиңел кичерә. Шуңа күрә аларны күбрәк ачык һавада асрыйлар да инде. Әлегә хуҗалыкта маллар саны 23 кенә, симертүдәге көтүне озакламый бозауларга тиешле 33 баш сыер исәбенә тулыландырырга җыеналар.
Малларны шактый еллардан бирле Рәшит Сәмигуллин белән Рифат Хәсәнов карый. Тәҗрибәле терлекчеләр тапшырылган эшне зур җаваплылык тоеп башкара, бозаулар таза һәм сәламәт үссеннәр өчен тырышлыкларын бер дә кызганмыйлар. Фермада гына түгел, гомумән алганда, хуҗалыкта эшләрнең ничек баруы белән коллективның һәр әгъзасы да кызыксынып тора. Ул шулай булырга да тиеш. Әлбәттә инде, уртак эшкә үзләреннән күбрәк өлеш кертүчеләрнең хезмәт хакы да югарырак. Шунысын да әйтергә кирәк, хуҗалыкта эшләүчеләрне ел буена диярлек хезмәт хакы исәбенә ит белән тәэмин итеп торалар. Моннан тыш, аш-су осталары аларга ашханәдә тәмле ашлар дә пешерә әле. Яхшы итеп ашагач, эшләр дә һәрвакыт көйле бара.
Руслан Хәмидуллин фотолары.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев