Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кемнең чыршысы матуррак?

Авылларда куелган чыршыларны бизәү конкурсына йомгак ясалды. Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынга - Никольск, икенче урынга - Чәчәкле, өченче урынга Урта Йорткүл авыл җирлекләре чыкты. Призерларга акча сертификатлары тапшырылды.

Шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары арасында мондый конкурс инде күптән үткәрелә, ә быел исә бәйгегә авыл җирлекләрен дә катнаштырырга булдылар. Конкурс район башкарма комитеты карары белән декабрь башында игълан ителгән иде, ә махсус оештырылган комиссия узган атнада авылларга чыгып чыршыларны матур итеп бизәргә тырышуларын үз күзләре белән күрделәр. Кайбер авылларда хәтта өстәмә конкурслар да игълан иткәннәр икән (мәсәлән, өй каршын Яңа ел алдыннан иң матур бизәүчеләр, боздан һәм кардан иң матур сыннар ясаучылар). Шуңа күрә матур итеп бизәлгән чыршылардан тыш (ә аларда иске фотоаппаратлардан алып, балалар ясаган уенчыларга кадәр бар иде), авыл урамнарында әкият геройлары, киләсе елның символы булган әтәч һәм башка сыннар пәйда булды. Чәчәкледә боздан ясап куелган әкият персонажлары - Чуртан белән Емеля сыны комиссия әгъзаларын бөтенләй таң калдырды.
Чыршыны үзенчәлекле бизәүләре өчен - Аграмак авыл җирлегенә, фантазия өчен - Өчкүл, бик матур бизәүләре өчен - Антоновка, купшы, матур чыршы өчен Полянка авыл җирлекләренә район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Җиңүчеләргә бүләкләрне район башлыгы Камил Нугаев һәм конкурсны үткәрү буенча комиссия рәисе Сергей Тюнев тапшырды. Алар киләсе елда авыл чыршылары тагын да матур булыр әле, дигән ышаныч белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев