Без барыбыз да бәйрәмнәрне түземсезлек белән көтеп алабыз. Шулар арасыннан иң күңеллесе - Яңа ел тантаналары. Күптәнге гадәт буенча, иске елны зурлап, туган-тумачалар, дуслар белән бергә бәйрәм табыны артында озатып, изге теләкләр тели-тели Яңа елга керәбез. Ә менә кайбер һөнәр ияләренә бәйрәмне эш урынында каршыларга туры килә.
Табиб Искәндәр Галимов Яңа ел төнен эштә каршылаган: 31 декабрьдән 1 гыйнвар төнендә аны район үзәк хастаханәсенең дежур табибы итеп билгеләгәннәр. "Ашыгыч ярдәм" бригадасына фельдшерлар Зөлфия Ибраһимова, Гүзәл Логинова, автомобиль йөртүче Әсхәт Сафиуллин кергән.
- Бу хастаханәдә яңа елны әле беренче тапкыр гына постта каршылавым, - ди Зөлфия Ибраһимова. - Моңарчы Кузнечихада эшләдем, анда да Яңа ел бәйрәме көннәрендә дежур торырга туры килгәләде...
Бригаданың башка әгъзалары элегрәк тә нәкъ менә шушы сменада дежур торган булган. Шуңа күрә алар моны бердәм рәвештә бәйрәм көненә туры килгән гадәти эш көне, дип саный. Мондый көннәрдә поликлиника эшләмәгәнлектән, күпләр "ашыгыч ярдәм" бүлегенә мөрәҗәгать итә.
Яңа ел төнендә медиклар 11 чакыру кабул иткән (бер тапкыр - районга), барысы 17 тапкыр шалтыратканнар, 4 җәрәхәт теркәлгән. Бер авыруны республиканың клиник хастаханәсенә озатканнар.
- 1 гыйнварда, иртәнге сәгать 4ләр тирәсендә безгә берьюлы өч авыруны китерделәр, - ди Искәндәр Галимов. - Бездә мондый очраклар еш була, авыруларның барысына да тиешле ярдәмне вакытында күрсәтергә тырышабыз.
Шулай ук реанимация, хирургия, терапия һәм хастаханәнең башка бүлекләрендә гадәти график буенча эшләгәннәр.
Район хастаханәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бәйрәм көннәрендә 169 чакыру кабул ителгән, 34 пациент хастаханәгә (терапия һәм йогышлы авырулар бүлегенә) салынган, төрле дәрәҗәдәге җәрәхәт белән 44 кеше мөрәҗәгать иткән. Дүрт очракта кешеләрне Казанга озатканнар. Гадәттән тыш хәлләр теркәлмәгән.
Бу төндә бәйрәм дискотекасы һәм башка чаралар әзерләп уздырган мәдәният хезмәткәрләренә дә шактый тырышырга туры килгән. Бәйрәм тантаналары оешканлык белән үтте, дип әйтергә була, шәһәр халкы һәм килгән кунаклар барысыннан да бик канәгать калды.
Бәйрәм төнендә полиция, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләренең, энергетиклар, коммунальчылар һәм башка хезмәтләрнең дә мәшәкатьләре җитәрлек булды. Башкалар бәйрәм иткәндә, алар үзләренең эш урынында дежур торды.
Руслан Хәмидуллин фотосы.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев