Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Кайчан хәл ителер?

    Август аеннан Спас районы халкы өчен чүп-чар чыгаруга түләү тарифлары арта.

    Марина Зайцева
    Ольга Стрелова

    Антоновкада яшәүче Мария Петрова, авылдагы башка кешеләр кебек үк, булган чүп-чарын урамга чыгарып куя. Пакет капка төбендә кемдер килеп алганны көтә. Чөнки авылда чүп ташлау өчен контейнерлар юк. Машина атнасына бер тапкыр килә. Аңа кадәр урам Акбайларын һәм каргаларны сөендереп, чүп-чар урамда тора. Нәтиҗәдә авыл урамнарында төрле кәгазь кисәкләре, пластик шешәләр аунап ята. Авыл халкы ничек кенә урамнарда тәртип урнаштырырга тырышса да, мәшәкатьләре бушка китә. Ни кызганыч, мондый проблема Антоновкада гына түгел, башка авылларда да бар. Спас районының шактый торак пунктлары чүп-чар ташлау өчен контейнерлар булмаудан интегә. Каядыр контейнерлар торса да, аларны атнага бер генә тапкыр бушаталар. Тулып ташыган контейнерларга кермәгән чүп-чарны авыл халкы янәшәдә ташлап калдырырга мәҗбүр.

    Чүп-чар савытлары юк, акча алалар
    Җыелган чүп-чарны кая куярга? Бу сорауга җавап бирүче юк. Ә квитанцияләрне ай саен китереп торалар. 
    – Кая куярга соң инде ул чүп-чарны? Юк бездә контейнерлар. Авыл җирлеге башлыгы килгән иде, чүп-чарны пакетларга тутырып, юл кырыенда калдырыгыз, диде. КамАЗ килеп алып китә, имеш. Ә КамАЗ атнасына бер генә тапкыр килә. Аңа кадәр урам этләре пакетларны ерткалап бетерә, чүп-чар авыл урамнарына тарала, – дип сөйли Бугровкада яшәүче бер ханым. 

    Гусихада бөтен авылга бер контейнер тора, Аграмакта анысы да юк. Дөрес, машина һәр пәнҗешәмбе килеп, чүп-чарны җыеп китә. 

    Өчкүл авылында чүп савытлары торса да, алар һаман тулган була. Тулып ташыган контейнерлардан чүп-чар читкә оча, пакетларны этләр, мәчеләр тузгыта. Авыл кырыенда контейнерлар бөтенләй күренми. Чүп-чарны ташлар өчен, кешеләргә еракка йөрергә туры килә.

    – Әлегә авылларда чүп-чарны капчыклап җыю турында карар кабул ителде, – ди «Экосервис» җәмгыятенең Спас районындагы вәкиле Александр Блюденов. – Тик 2019 елның 1 гыйнварыннан контейнерлар Спас районы бюджеты хисабына сатып алына. Шуңа күрә алар тиздән бөтен авылларда куелачак. Танкеевка, Өчкүл, Полянка кебек авылларда чүп-чар савытларына ихтыяҗ 80 процентка тәэмин ителгән. Быел шәһәр өчен 35 контейнер сатып алынды, алар өчен 10 мәйданчык ясалды. Тагын 15 контейнер Приволжскида куелырга тиеш (поселокның үзендә, яңа микрорайонда һәм Ржавецта).

    Җан башыннан – йөзәр сум
    Тиздән чүп-чар алтын бәясенә төшәр, кебек. Китерелгән квитанцияләр дә шуны күрсәтә. Һәр кешедән алына торган 24 сум башта 74 сумга сикерде, ә июль аеннан бу бәя инде 97,4 сум булачак. Аз хезмәт хакы алучылар, зур гаиләләрнең кесәсенә шактый суга торган сумма. Күз алдыгызга китерегез, биш кешелек гаилә чүп-чар өчен аена биш йөз сум чамасы түләргә тиеш булачак. Тариф нигә күтәрелгән соң?

    – Тарифлар Федераль законга кертелгән үзгәрешләр аркасында күтәрелде, – дип аңлата моны районның төзелеш һәм ТКХ бүлеге җитәкчесе Елена Панфилова. – Каты көнкүреш калдыклары белән эшләүче региональ операторлар НДСтан азат ителә, ә бу сумма товарлар яки күрсәтелгән хезмәтләр бәясенә кушыла. Айлык түләү исә чүп-чар туплау нормативларыннан чыгып исәпләнә һәм күпфатирлы йортта яшәүчеләр өчен һәр кешегә елына 2,36 кубометр, шәхси йортта яшәүчеләр өчен 2,56 кубометр тәшкил итә. Нормативлар Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 12.12.2016 елгы карары белән расланган. 

    «Экосервис» аңлатканча, мондый тарифлар каты көнкүреш калдыкларын чыгару һәм утилизацияләүгә киткән чыгымнарны каплый.

    Чүплектә хәлләр ничек?
    График буенча, районга ике чүп-чар ташу машинасы хезмәт күрсәтә. 

    Полигонда машиналар һәм район халкы атна дәвамында китергән чүп-чарны трактор белән тыгызлыйлар. Трактор чүп-чарны операция картасы зонасына эттерә һәм аны 70 сантиметрлы җир катламы белән тыгызлый. 
    – Гамәлдәге закон нигезендә, полигон торак эчендә барлыкка килгән чүп-чарны, шул исәптән җиһаз һәм төзелеш калдыкларын кабул итә. Тимер калдыклары кабул ителми. Бу эш белән махсус оешмалар шөгыльләнә, – дип аңлаттылар «Экосервис»та.

    Газета хәбәрчеләренең чүп-чар полигонына экскурсиясе вакытында барлык чүп-чарның бер машина кузовына җыелып, чүплектә бер өемгә түгелүе билгеле булды. Шулай итеп, төрле сорттагы чүп-чар бар да бер тирәдә җыела.
    – Полигонда чүп-чар сортларга бүленми, чөнки бездә сортлау линиясе күздә тотылмаган, – дип аңлата компания вәкиле Александр Блюденов. – Чүп-чарны күмү тарифына шулай ук аңа сортировка ясау кертелмәгән. Пластик җыю өчен шәһәр буенча махсус контейнерлар куелган. Реформа планы буенча, Татарстан территориясендә берничә муниципальара полигон оештырылып, аларга сортировка ясау һәм юк итү өчен берничә районнан чүп-чар китереләчәк. Җирле чүплекләрне бары арадаш станцияләр итеп файдалану гына күздә тотыла. Монда китерелгән чүп-чар зур машиналарга төялеп, муниципальара полигоннарга җибәреләчәк. План буенча, бу схема 2024 елда эшли башларга тиеш.

    Нәрсә эшләргә?
    Әйе, тулып ташыган контейнерлар проблемасы бар районда. Тик еш кына моңа халык үзе гаепле. Кемдер кечкенә генә контейнерга борынгы ястык белән төзелеш калдыкларын тутырганнан соң, башка кешеләргә кечкенә генә пакетны ташларга да урын калмый. 

    – Без мондый кешеләр белән көрәшеп туйдык инде, алар әйткәнне аңламый, – дип дәвам итә Александр Блюденов. – Тиздән күрше Базарлы Матактагы кебек экологлар чакыртып, утызар мең штраф салырга туры киләчәк. Кайбер кеше бөтенләй азынды. Күптән түгел башка сыя алмаслык хәл булды: кемдер ишек алдындагы бәдрәфне чистартканнан соң, андагы калдыкларны контейнерга тутырган. Бу мәсьәлә буенча район башлыгы белән түгәрәк өстәл утырышы оештырасы килә.

    Закон буенча, бүрәнәләр, такталар, резина, ишек һәм тәрәзә калдыкларын, кирпеч, чүп үләннәрне, куакларны контейнерларга да, янәшә дә ташларга ярамый. Моның өчен башкарма комитетка гариза бирергә һәм трактор сорарга кирәк. Тракторга тутырылган чүп-чар түләүсез полигонга китә.

    – Киселгән агачларны, иске такталарны хуҗалыкта да файдаланып була бит, – дип дәвам итә Александр Блюденов. – Алар белән мунча ягарга, мангал тергезергә ярый. Тактадан бакча яки терлек өчен агач чүбе ясарга була. Нишләп аларны контейнерларга ташлыйлар – аңлап бетерә алмыйм. Бу калдыклар каты көнкүреш калдыклары булып саналмый, халык аны үз хисабына полигонга чыгарып юк итәргә тиеш. 1,5 метрдан озынрак бүрәнәләр, такталар, кирпеч өчен түләргә кирәк. Кубы 440 сум. Ә биологик калдыклар, суыткычлар, кер юу машиналары, шешәләр, кәгазь – түләүсез кабул ителә. Әгәр 5 метрлы алмагачны кисеп, кечкенәрәк кисәкләргә турасагыз, полигон аны да түләүсез кабул итәчәк.

    Беренче класс калдыклары – тирес, салам, резина, машина мае, люминесцент лампалар, хастаханә калдыкларын полигон кабул итмәячәк.

    Аларны кая куярга – бу хакта безгә хәбәр итмәделәр.

    Эксперт фикере

    Ольга Герасимова, ТР Буенча Роспотребнадзор идарәсенең Чистай, Алексеевск, Яңа Чишмә һәм Спас районнарындагы территорриаль бүлеге белгече:
    – Бер урында саклана торган чүп-чар череп таркала башлый. Нәтиҗәдә фенол, кургаш, марганец кебек агулы матдәләр һавага, туфракка, җир асты суларына эләгә. Азык-төлек калдыклары да зарарлы. Алар аркасында кимерүче корткычлар күпләп үрчи, ә тычкан һәм күселәр куркыныч йогышлы авырулар, мәсәлән, бөер синдромлы геморрагик бизгәк таралуга сәбәпче булып тора. Шартлаткыч матдәләр, батарейкалар, терекөмешле лампалар, электр приборлары, срогы чыккан даруларны саклау аеруча зыянлы. Алар барысы да куркыныч матдәләр булып санала һәм махсус рәвештә юк ителергә тиеш.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: