Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кай арада өлгергәннәр диген...

Сергей Юрков крестьян (фермер) хуҗалыгы механизаторлары техника ремонтлауга көздән, басудагы көнбагышны җыеп алуга ук, керештеләр. Шулай иткәндә җайлырак, язны тыныч күңел белән каршы алырга була.

Руслан ХӘМИДУЛЛИН

Эшне, гадәттәгечә, тырмалардан башлаганнар: 80 тырманы санаулы көннәр эчендә тиешле таләпләргә туры килерлек итеп төзәтеп куйганнар. Ринат Галәветдинов белән Александр Пигалев туфрак эшкәрткәндә һәм көзге культуралар чәчкәндә кулланыла торган биш агрегатны да инде тулысынча әзерлек сызыгына куйганнар. Бу көннәрдә алар язын теләсә кайсы вакытта кирәге чыгарга тиешле тагын 20 тырманы ремонтлау белән мәшгуль. Александр оста тимерче булу белән бергә, әле тагын тәҗрибәле тракторчы да, тапшырылган теләсә нинди бурычны намус белән башкарып чыга. Хәер, коллективның башка әгъзалары да сыната торганнардан түгел.

Алексей Шмагин, мәсәлән, көздән үк өч СЗП-3.6 агрегатын әзерләп калдырган. Шунысын әйтергә кирәк, Алексей ел саен МТЗ-1221 тракторы белән сабан һәм көзге культураларны чәчүдә актив катнаша. Хәзер ул бөртекле культуралар чәчеләчәк мәйданнарны эшкәртеп чыгу өчен БДМ-6.4 дисклы тырмаларны төзекләндерүне тәмамлап килә. Бу агрегатны хуҗалык моннан ун еллар элек сатып алган. Тырма инде күптән капиталь ремонт таләп иткән. Хуҗалык уңганнары әлеге машинага яңа дисклар, подшипниклар, сальниклар куйганнар. Шуңа күрә яңа сезонда сынатмаячагына бер шик юк.

Хуҗалыкта көздән үк тракторларны, беренче чиратта бульдозерлы ДТ-75 тракторын ремонтлауга да керешкәннәр. Әйтик, бульдозерлы трактор елның теләсә кайсы фасылында, аеруча терлекчелек фермаларын чистартканда кирәк. Яңа ел җиткәнчегә кадәр үк К-700 тракторын да әзерләргә өлгергәннәр. Аерым алганда, әлеге куәтле тракторның двигателенә, тизлек тартмасына, тагу җайланмасына капиталь ремонт ясалган. Трактор төп эшләр башланганчыга кадәр ышанычлы итеп әзерләнгәнгә күрә Сергей Юрков белән Павел Мулиновның күңеле тыныч.

Хуҗалыкта узган ел 40х60 программасы буенча басудагы көнбагыш араларын эшкәртә торган культиватор, печән әйләндерә торган җайланма, печән һәм башка йөкләрне төягәндә куллана торган КУНга кирәк-яраклар, Дон-1500 комбайнына көнбагыш урганда кирәк булган детальләр сатып алганнар. Боларның барысы да язгы кыр эшләрен зур оешканлык белән башкарып чыгу өчен күп мөмкинлекләр тудыра. Өч К-700 һәм МТЗ тракторлары тулысынча әзерлек сызыгына куелган.

– Барысына да коллектив уңганнары тырышлыгы белән ирешәбез, – ди хуҗалык башлыгы Сергей Юрков, – аларның әле бер эштә дә сынатканнары юк. Быел да алда торган җаваплы бурычны тиз һәм югары сыйфат белән башкарып чыга алачагыбызга тулысынча ышанам. Киләчәгебез язгы кырда ничек эшләүгә бәйле булачак...

Хуҗалык 40х60 программасы буенча яңа ашлык уру машинасы сатып алырга җыена. Техниканы никадәр генә төзәтеп торсаң да, вакытлар узу белән ул да таушала, искерә шул.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев