Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Изге Болгар Олимпиада Утына рухи көч бирде

Яңа ел бәйрәме алдыннан, 30 декабрьдә, безнең шәһәр аша "Сочи-2014" Олимпия Уты эстафетасы үтте.

Владимир КОРНИЛОВ
Бу вакыйганы халык бик дулкынланып көтте, чөнки мондый әһәмиятле чараның безнең районда гына түгел, республикада да булганы юк иде. Изге Олимп тавының Гера алиһәсе йортында кабынган ут меңнәрчә километр юл үтеп, ачык космоста да, Байкал күле төбендә дә, иң биек тау түбәләрендә һәм төньяк шаманнарының учаклары янында да булып кайтты, җигүле боланнарда һәм Ерак Көнчыгышта җилкәнле корабларда үтте. 7 февральгә кадәр ул Россия Федерациясенең барлык төбәкләрендә, башкалаларында, иң зур шәһәрләрендә һәм Россиянең истәлекле урыннарында булырга тиеш.
Россиянең истәлекле урыннары арасына борынгы Болгар да кергән, Олимпия уеннары төп символының Татарстандагы сәяхәтен нәкъ бездән башлап җибәрүе икеләтә шатлыклы хәл. Бу - безнең өчен бик зур вакыйга.
Болгарларның ислам динен кабул итүе хөрмәтенә куелган Истәлек билгесе янында күчмә лампадалы (яктырткыч) Олимпия Уты сакчыларын Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы депутаты, "Алексеевскдорстрой" ААҖ генераль директоры Фоат Вәлиев, Спас районы башлыгы Камил Нугаев каршыладылар.
Бу тантанада катнашкан бар халыкны сәламләп, монда предприятие һәм оешма җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары, техникум һәм мәктәп укучылары, волонтерлар, үзешчән артистлар, район кешеләре һәм кунаклар җыелган иде, Минтимер Шәймиев болай диде:
- Бүген без тарихның тере шаһитләре булдык. Олимпия Уты эстафетасы Болгар һәм Свияжскиның тарихи урыннарыннан көч алды... Бу - безнең Олимпиадага керткән өлешебез...
Махсус китерелгән лампада белән Олимпия факелын кабызганнан соң, эстафетага рәсми старт бирелде. Татарстан Республикасының беренче Президенты факелны җиңел атлетика буенча спорт мастеры, Пекиндагы XXIX Олимпия уеннары чемпионы, Олимпия уеннары рекордчысы, дөнья рекордчысы Гөлнара Галкина-Сәмитовага тапшырды. Истәлек билгесеннән факел Җәмигъ мәчете янына, аннары Хан сарае, Табиб йорты, Икмәк музее янына юл тотты. Ак мәчет һәм Изге Авраамий чиркәве янында дин башлыклары аңа үз фатихасын бирделәр.
Башка урыннардагы кебек, шәһәр урамнарында да аны халык җылы каршылады. Ә шәһәрнең үзәк мәйданы Олимпия Уты килеп җиткәндә халык белән тулган иде. Болгар җиреннән факелны барлыгы 35 кеше алып барды. Алар арасында эчке хезмәтләр подполковнигы, Россия МЧСының ТР буенча баш идарәсенең кризис хәлләрдә идарә итү Үзәгенең оператив-аналитика бүлеге җитәкчесе", "Янгында күрсәткән батырлыгы" өчен медале белән бүләкләнгән Марсель Шәфигуллин, Казан энергетика колледжының 3 курс студенты, Россия Федерациясе Хөкүмәте степендиаты Гордей Воронов, Казан милли тикшерү технология университетының 1 курс студенты, Татарстан Республикасы Президенты стипендиаты Екатерина Воронцова һәм башкалар бар иде. Ә эстафетаны тәмамлап, Утны үзәк мәйданга автоспорт буенча халыкара класслы спорт мастеры, Россия Федерациясенең атказанган артисты, Татарстан Республикасының халык артисты Салават Фәтхетдинов алып килде. Ул Утны сәхнәгә алып менеп, Спас районы халкын сәламләде һәм аларны мондый истәлекле вакыйга һәм Яңа ел бәйрәме белән котлады.
Ә Минтимер Шәймиев, Спас халкына мөрәҗәгать итеп, болай диде:
- Олимпия Утына бәйле бер кызыклы традиция бар: Олимпия уеннарының төп символы булган урын шул мизгелдә Олимпиада башкаласы булып санала. Хәзер менә Болгар - Олимпиада башкаласы! Мин барыгызны да бу әһәмиятле вакыйга белән котлыйм! Һәрвакыт шундый дус-тату булып калыгыз. Сез инде күп нәрсәләргә ирештегез, алда да уңышлар көтәр дип ышанам.
Аның сүзләрен тамашачылар кайнар алкышлар белән кабул иттеләр.
Спас халкы исеменнән район башлыгы Камил Нугаев республика җитәкчеләренә, эстафета оештыручыларга күрсәткән ышанычлары өчен рәхмәт белдерде, чөнки мондый Олимпиада Утын каршылау хөрмәте хәтта зур шәһәрләрнең барысына да бирелми. Шулай итеп, Спас районы тарихына тагын бер вакыйга алтын хәрефләр белән язылды. Озак еллардан соң да без Бөтендөнья Олимпия уеннары символын күрүебез белән горурланырбыз, чөнки бу Уеннар барганда хәтта сугышлар да туктап, бөтен дөньяга тынычлык иңә...
Мәйданда Утны яңадан сакчыларга тапшырып, махсус суднода ул Свияжскига китте.
* * *
Шәһәр халкы өчен бәйрәм Яңа ел чыршысы янында дәвам итте.
Тамашачыларны мәзәкчеләр, Кыш Бабай белән Кар Кызы, бу елның символы булган Зәңгәр ат котладылар. Традиция буенча, тамаша барышында Яңа елны каршылауга иң яхшы хәзерләнгән коллективлар бүләкләнде. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Тюленев "Алексеевскдорстрой" ААҖ участогын ("Иң матур чыршы") номинациясе, "Сувар Б" ҖЧҖ ("Иң беренче чыршы"), Икмәк музее ("Территорияне иң матур бизәгән өчен"), "Болгар ХПП" ҖЧҖ ("Иң матур Кыш Бабай һәм Кар Кызы"), балалар сәнгать мәктәбе ("Иң оригиналь чыршы"), янгын часте ("Иң оригиналь Яңа ел композициясе") вәкилләренә дипломнар һәм рәхмәт хатлары тапшырды.
Шәһәрне Яңа елга бизәү эшендә актив катнашкан өчен шулай ук тармак технологияләре техникумы, кадет мәктәп-интернаты, шәһәр урта, санаторий, коррекция мәктәпләре дә билгеләп үтелде.
Автор һәм Руслан Хәмидуллин фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев