Иске йортлардан – яңа фатирларга
Быел районда яши торган тугыз гаилә, авария хәлендәге һәм тузган торактан күчерү буенча федераль программаны тормышка ашыру кысаларында, гөрләтеп өй туйлары уздырды.
Район территориясендәге 29 йорт авария хәлендә һәм сүтелергә тиешле, дип табылды. Программа гамәлдә булган вакытта тузган торактан күченүчеләр өчен коммерциянеке булмаган “Татарстан Республикасы Президенты каршындагы дәүләт торак фонды” оешмасы аша күп фатирлы дүрт йорт төзелде.
Быел бөтен уңайлыклары булган фатир ачкычлары алучылар арасында “Оптторг” бухгалтеры Ольга Харламова да бар. Ул күп еллар улы белән Хирург Шеронов урамындагы иске агач йортта яшәгән. Инде менә күптәнге хыялы чынга ашкан – бер бүлмәле фатирда яши башлаган.
– Бу безнең гаилә өчен зур һәм шатлыклы вакыйга, – ди ул. – Хәер, яңа фатир алган башка гаиләләрнең да шатлыгы безнекеннән ким түгел!
Ольганың улы Герман шушы көннәрдә армия сафларыннан хәрби хезмәтен тәмамлап кайтырга җыена. Солдат хезмәтен Кырымда үткән ул, әнисенең бертуган абыйсы да шушы шәһәрдә яши. Ольга Михайловна туганнары белән очрашу һәм инде улы белән бергә кайту өчен Кырымга җыена.
Район Мәдәният йорты методисты Любовь Платонова да инде әйбәт фатирда яши. Яңа торактагы уңайлыклар, көнкүреш шартларын иске йорттагысы белән берничек тә чагыштырырлык түгел. Балалар китапханәсенең күптән тузган бинасын хәлдән килгән кадәр рәтләп һәм төзәткәләп торган. Әмма күпме генә тырышсаң да, искене берничек тә яңарта алмыйсың. Инде менә быел яңа фатир алу турындагы күптәнге хыялы чынга ашкан.
– Яңа фатирга сөенеп бетә алмыйм, җылы, якты, шәхси җылыту казаны бар, – ди Любовь Симоновна. – Иске йортларда яшәүчеләр турында кайгыртучыларның барысына да зур рәхмәт!
Кызыл кирпечтән төзелгән өч катлы бу яңа йорт Пионер урамы башында, шәһәрдә әле күптән түгел генә төзелгән яңа йортлар янында урнашкан. Тыштан караганда да, эче дә матур һәм заманча итеп эшләнгән. Яңа микрорайонда зурлар һәм балалар өчен тиешле шартларның барысы да тудырылган. Узган ел бу программа буенча 24 гаилә тузган йортлардан яңа фатирларга күчеп яши башлады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев