Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Исеме алдынгылар сафында булды

    Сергей Веденеев Антоновкада сигез дистә ел яшәсә дә, аның матурлыгына сокланып туя алмый. Алдынгы эшченең рәсеме озак еллар Мактау тактасыннан да, район газетасы битләреннән дә төшмәде.

    Лидия КОСТРУЛЕВА
    Хезмәттә ирешкән уңышлары өчен Сергей Емельянович 1971 елда - "Почет Билгесе" ордены, 1976 елда Хезмәт Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә. Моннан тыш, юбилей медальләре дә шактый, шул исәптән - "Владимир Ильич Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан намуслы хезмәте өчен" медале, халык хуҗалыгын үстерүгә керткән тырышлыгы өчен СССР Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең көмеш һәм бронза медальләре, "Социалистик ярышта җиңүче" билгесе, тугызынчы һәм унынчы бишьеллык ударнигы исемнәре... Боларның барысы да аның горурлыгы, һәр медаль, һәр билге туган ягына тугры калган бу ветеранның тырыш хезмәте белән алынган.
    ...Ул еш кына өе яныннан үтеп йөргән укучылар артыннан карап кала, ә алар бу озын буйлы, чал чәчле, карап торышка шактый нык күренгән кешенең кайчандыр тәҗрибәле механизатор, республика авыл хуҗалыгының атказанган хезмәткәре, бай тормыш тәҗрибәсе туплаган кеше булуын белеп тә бетермиләрдер. Ә ул аларга карап үзенең яшьлеген, тормышта күргән авырлыкларны тагын бер тапкыр хәтерендә яңарта.
    Сугыш башланганда, аңа әле җиде генә яшь була. Әтисе фронтка киткәч, әнисе берсеннән-берсе кечкенә дүрт бала белән кала, Сергей - балаларның зурысы. Шулай итеп, ул гамьсез балачагын күрми дә кала. Укырга теләге зур булса да, җиде классны тәмамлагач, эшкә урнашырга туры килә. Башта грузчик, аннары прицепчы, тракторчы булып эшләгән әтисендә ярдәмче була. Сугышта дүрт тапкыр яраланып кайткан әтисе Емельян Тимофеевич улында үз һөнәренә генә түгел, туган җиренә дә мәхәббәт уята алган. Туган авылыннан Сергей армиядә хезмәт иткәндә өч ел гына аерылып тора. Армия хезмәтен Германиядә үтә, өенә истәлекле бүләк - армия командующие тапшырган алтын сәгать белән кайта. Мондый бүләкне Т-54 танкы командирына, взвод командиры ярдәмчесенә кышкы өйрәнүләр вакытында күрсәткән батырлыгы өчен бирәләр. Елга аша чыкканда танкларның берсе батып кала, аны тартып чыгару өчен тросны беркетергә дип Алексей берничә тапкыр бозлы суга чума һәм үз бурычын үтәп чыга...
    Безнең белән сөйләшкәндә бу турыда Сергей Емельянович бер сүз әйтмәде. Бу батырлыгы турында уртанчы улы Владимир сөйләде, аның әтисенең белән чын-чынлап горурлануы сизелеп тора. Владимир үзе дә Кораллы Көчләр сафында 26 ел хезмәт итеп, Идел буе-Урал федераль округы штабыннан подполковник дәрәҗәсендә запаска чыккан кеше. Хәзерге вакытта Самара шәһәрендә, ә абыйсы һәм энесе Александр белән Юрий - Казанда яшиләр.
    Әтиләре алар өчен тормышта һәрвакыт үрнәк була. Көне-төне эштә булганлыктан, Сергей Емельянович, улларымың үсеп җитүен күрми дә калдым, диде.
    Армия хезмәтеннән кайтып, тракторда эшли башлый һәм лаеклы ялга чыкканчы туган кырларында хезмәт куйган. Сукада да, тырмада да, культивациядә дә ул булган, чәчүне әйткән дә юк... Барысын да җиренә җиткереп башкарган. Ул елларда бөртекле культуралардан югары уңыш алганнар, әлбәттә, монда һәр игенченең хезмәте кергән. Язгы басуларга, яшелләнеп килгән шытымнарга, дулкынланып утырган иген басуларына гомере буе сокланып туя алмаган.
    Вакытында карап торган техника тоткарсыз эшләгән. Күбесенчә ул төрле маркадагы чылбырлы тракторларда - башта НАТИда (сугышка кадәр һәм сугыштан соңгы елларда шундый тракторлар булган), аннары ДТ-54, соңрак Т-4 тракторына күчкән.
    - Кырда иртә таңнан алып караңгы төнгә кадәр эшли идек, - дип искә ала ул хәзер. - Чәчү вакытында кырда ук яшәдек. Шартлар әйбәт булды, кыр станнарында хәтта душ та ясап куйдылар. Болар барысы да райком секретаре булып Гурьев эшләгән елларда булды...
    Шулай ук бүлек управляющиеләре Дмитрий Анисимов, Петр Шамаев, Юрий Еров, бригадирлар Федор Ковалев, Галим Нотфуллиннар белән күп аралашырга туры килә. Авылдагы үзгәрешләр дә аның күз алдында була. Сугышка кадәр монда 106нчы ат заводы була, аннары Антоновка 57нче ат заводы бүлекчәсенә әверелә, ә алтмышынчы еллар уртасында аерым хуҗалык итеп оештырыла. Ни кызганыч, бүгенге көндә бу хуҗалыкның инде эзе дә калмаган. Совхозны алга җибәрүгә зур тырышлык куйган ветеранга моны күрү икеләтә аяныч, озак еллар дәвамында үстерелгән хуҗалыкны санаулы вакыт эчендә юкка чыгардылар, бу кемгә кирәк булды икән? Ул моны әле дә аңлый алмый. Чынлап та, аның белән килешми мөмкин түгел. Ул тракторлар ремонтлаган мастерской һәм андагы техник җиһазларның, өч чистарту комплексы белән ындыр табагының, техника паркының, фермалардагы терлекләрнең инде эзе дә калмаган...
    Сергей Емельянович бу хәлләргә әле дә борчыла, чөнки боларның барысына да бик күп кешеләрнең көче кергән. Үз вакытында ул берничә тапкыр авыл Советы депутаты итеп сайланган һәм күрсәтелгән ышанычны һәрвакыт акларга тырышкан. Эше күп булуга карамастан, үзенә беркетелгән ун хуҗалыкны йөреп чыгарга, авылдашларының үтенечләрен башкарырга да вакыт тапкан. Билгеле, ул чакта да җитешсезлекләр күп була, хәзер дә тормыш кимчелекләрдән генә тормый, ди ветеран. Шулай да гомеренең күп еллары Совет чорына туры килгәч, башкачарак уйлыйсың икән.
    Хәзер Сергей Емельянович ялгыз яши, иңгә-иң куеп 52 ел яшәгән хатыны Анна Павловна тугыз ел элек вафат булган. Бу югалтуны ул бик авыр кичергән. Кайчандыр авариягә эләгү нәтиҗәсендә алган имгәнүе дә яшь барган саен үзен сиздерә. Шулай да йорт эшләрен әкренләп үзе башкара, уллары янына яшәргә күчәргә ашыкмый. Алар үзләре янына чакырсалар да, туган яклардан аерыласы килми. Аягым йөргәндә, үз йортымны ташлап беркая да китмим, ди ул. Бүген ул киләсе якшәмбедә билгеләп үтәчәк сиксән яшьлек юбилеена кунаклар көтә. Кайтып әтиләрен котлау, өй эшләрендә ярдәм итү, рәхәтләнеп сөйләшеп утыру - бу аңа гына түгел, балаларына, оныкларына, оныкчыкларына да бик кирәк, ул алардан яшәү көче алып кала. Барысы бергә җыелгач, Веденеевлар кадерле хатирәләрне яңартып, элеккеге фотоларны карыйлар. Сергей Емельянович әле хәзер дә балаларының һәм оныкларының иң кадерле кешесе, аларга һәр яктан үрнәк күрсәтә.
    ... Иртән мәктәпкә барган балалар артыннан карап калырга ярата ул. Башта үз уйларына бата, аннары кабат балалар турында уйлый. Көн начар булса, башка авыллардан укучыларны китерә торган автобус юлда туктап калмады икән, мәктәпкә килеп җитте микән, дип борчыла. Хәзерге вакытта бу мәсьәләне хәл итеп була торгандыр бит?

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: