Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • «Иртә торсаң – ит пешә…»

    Иске Рәҗәптәге Вәгыйз Мөхәммәтов крестьян (фермер) хуҗалыгы игенчеләре туфрак әзерләүне уңышлы тәмамлап, районда беренчеләрдән булып сабан культуралары чәчүгә керештеләр.

    Тәлгат ҖАМАЛЕТДИНОВ
    Хуҗалыкта күптәнге традициягә тугры калып, быел да механизаторлар һәм, гомумән, язгы чәчүдә катнашачак һәр кешене кыр станына җыеп сөйләшү уздырганнар. Коллективның һәр әгъзасына конкрет бурычлар йөкләнгән. Әлеге мөһим кампанияне уздыру белән бәйле башка мәсьәләләр тикшерелгән. Җаваплы имтиханга керешер алдыннан барысын да алдан хәл итәргә кирәк. Кырга чыккач кабаланырлык булмасын.
    Екатериновкадагы 550 гектарлы чәчү мәйданнары кардан Иске Рәҗәптәгегә караганда тизрәк ачылган. Шуңа күрә механизаторларга техниканың бер өлешен тиз арада әлеге участокка китерергә туры килгән.
    - Соңгы араларда көннәрнең җилле торуы бераз борчыды, - ди хуҗалык җитәкчесе. - Апрель азакларында ук туфракта дымның кимүе күзәтелә. Шуңа күрә ашыгырга кирәк. Иртә торсаң - ит пешә, диләр бит. Бит пешәрлек булмасын иде…

    Вакытның кадерле булуын истә тотып, механизаторлар инде иртәнге алтылар тирәсендә агрегатларны басуга алып чыгалар. Аларның һәркайсы техникадан мөмкин кадәр нәтиҗәле файдаланып, уртак эшкә үзеннән саллырак өлеш кертергә тырыша. Шулай да, эшнең күбрәк өлеше, сабан культуралары чәчүче Рәшит Мингатин өлешенә туры килә. Механизаторлар, совет заманындагы кебек, рекордлы күрсәткечләр артыннан кумасалар да, Рәшит өч чәчкечле агрегат белән кичке сәгать сигезләр тирәсенә кадәр 60 гектарга якын арпа чәчәргә өлгерә. Моңа өстәп, әлбәттә инде чәчүчеләр Руслан Зиннәтуллин, Илшат Габдрахманов һәм Шәүкәт Таһировның да тырышлыгын билгеләп үтәргә кирәк. Агрегатка чәчүлек орлыкны ЗИЛ-130 машинасы белән Рәфис Ибраһимов ташып тора. К-700 тракторы белән идарә итүче Вазыйх Рәшитов чәчү алдыннан туфрак культивацияли, Минтаһир Гарифуллин исә МТЗ-80 тракторы белән чәчелгән мәйданнарны тигезләп шактый күләмдә эш башкаралар.
    Хуҗалыкта быел элиталы "Нур" арпа орлыгы сатып алганнар. Орлык 260 гектарлы мәйданга чәчү өчен тулысынча җитәргә тиеш. Башка культураларның орлыкларын да тиешле дәрәҗәгә җиткәнче эшкәрткәннәр. Игенчеләр быел да 400 гектарлар тирәсе чәчелгән көзге культураларга зур өметләр баглый. Узган ел, мәсәлән, көзге бодайның һәр гектарыннан 36 центнер бөртек җыеп алганнар. Быел да уҗымнар әйбәт кышлаган, һава торышында артык үзгәрешләр булмаган очракта, мул уңышка исәп тотарга була.
    Бу бүлекчәдә сабан культуралары чәчсәләр, Иске Рәҗәптәге механизаторлар да кул кушырып утырмыйлар. Рәүф Зиннәтуллин, Әмир Габделбәров һәм Илдар Исмәгыйлев, мәсәлән, бу араларда дым каплату белән мәшгуль, Наил Минсадыйков чәчелгән мәйданнарны минераль ашламалар белән тукландыра. Аңа бу эштә Хәниф Хәйретдинов белән Илнур Сәйфетдинов ярдәм итә. Мөдәррис Хәбибуллинга да җаваплы эш йөкләнгән -чәчүлек материал әзерли. Механизаторларга тиешле техник ярдәм күрсәтү өчен Вазыйх Сәмигуллин җитәкчелегендә махсус бригада төзелгән. Запас частьләр һәм ягулык-майлау материалларына кытлык сизелми.
    Хуҗалыкта язгы чәчүдә катнашучыларның нәтиҗәле эшен тәэмин итү өчен бөтен чаралар да күрелә. Механизаторларны ашатуга да зур игътибар бирелә. Рәмзия Сафина эшчеләргә тәмле ашлар пешерә. Басу хезмәтчәннәрен көнгә өч тапкыр бушлай ашаталар. Тагын бер нәрсә турында әйтми булмый: тартучыларга тәмәкене хуҗалык җитәкчесе кырга китереп бирә.
    Игенчеләр алдында ун көн эчендә чәчүне уңышлы башкарып чыгу бурычы тора. Моңа ирешү өчен аларның мөмкинлекләре җитәрлек.
    Руслан Хәмидуллин фотолары.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: