Узган атнада безгә күңелле хәбәр килеп иреште - Франция һәм Бельгияне артта калдырып, Татарстан 2019 елда эшче һөнәрләр буенча WorldSkills чемпионатын уздыру хокукына ия булды.
Ирина ТЕЛИЦЫНА
Мондый карарны дүшәмбе көнне Сан-Паулуда үткән WorldSkills International генассамблеясында халыкара жюри кабул итте. Татарстан делегациясенә Республика лидеры Рөстәм Миңнеханов җитәкчелек итте. Чемпионатны үзлөрендө...
Узган атнада безгә күңелле хәбәр килеп иреште - Франция һәм Бельгияне артта калдырып, Татарстан 2019 елда эшче һөнәрләр буенча WorldSkills чемпионатын уздыру хокукына ия булды.
Ирина ТЕЛИЦЫНА
Мондый карарны дүшәмбе көнне Сан-Паулуда үткән WorldSkills International генассамблеясында халыкара жюри кабул итте. Татарстан делегациясенә Республика лидеры Рөстәм Миңнеханов җитәкчелек итте. Чемпионатны үзлөрендө кабул итү хокукы өчен Париж һәм Бельгиянең Шарлеруа шәһәре дәгъва итсә дә, жюри әгъзаларының күпчелеге Казан өчен тавыш бирде. Эшче һөнәрләренең абруен күтәрү икътисадны үстерү белән турыдан-туры бәйле. Ә бу исә республика җитәкчелеге һәм аның лидеры Рөстәм Миңнеханов куйган иң мөһим бурычларның берсе. Эшче һөнәрләрен популярлаштыру һәм үстерү максатында, узган ел Татарстанда биш ресурс үзәге төзелде. Быел тагын биш үзәк ачылачак. Республикада барлыгы 25 шундый үзәк ачу күздә тотыла. Спас районының төрле тармакларында да яшьләр җитәрлек эшли.
Аларның берсе - Юрий Семушкин крестьян (фермер) хуҗалыгы басуларында практика узучы Владимир Никифоров. Әле яшь кенә булса да, ул МТЗ-1224 тракторы руле артында үзен ышанычлы хис итә.
Владимир кечкенәдән техника янында кайнашып үскән, ундүрт яшендә инде комбайнда эшләүче әтисе Александр Сергеевичның ярдәмчесе булган.
Владимир әтисеннән күп нәрсәләргә, шул исәптән мөстәкыйль рәвештә трактор йөртергә өйрәнгән. Полянка урта мәктәбенең тугызынчы классын тәмамлауга документларын ике дә уйлап тормыйча райондагы тармак технологияләре техникумына илтеп тапшырган. Хәзер инде ул "Автомобиль транспортына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау" бүлегенең дүртенче курсына күчкән. Укытучыларының әйтүенә караганда, Владимир иң тырыш һәм өлгер студентларның берсе: гел яхшы билгеләренә генә укый, стипендия ала, спорт ярышларында актив катнашканы өчен бүләкләр һәм бик күп Мактау грамоталарына лаек булган.
Шунысын да әйтергә кирәк, булачак яшь белгеч автомобиль транспорты һәм трактор белән идарә итү хокукы бирүче таныклыклар да алырга өлгергән. Техникумда алган теоретик белемнәрен техникум студентлары гадәттә район хуҗалыкларында практика узып ныгыталар. Владимир исә туган ягы басуларында эшләп тәҗрибә туплый. Бу көннәрдә, мәсәлән, ындыр табагыннан басуларга ашлык ташый. Яшь белгечкә җир сөреп культивацияләргә, ашлык чәчәргә дә туры килгән. Гомумән, Владимирга төрле, шул исәптән катлаулы агрочараларны да ышанып тапшыралар. Егет, крестьянны елның бер көне ел туйдыра, дигән гыйбарәне исендә тотып, вакытның кадерен белеп эшли.
Владимирның һәр эш көне бик иртә башлана. Кайчак басуда, производствоның башка тармакларында кичкә кадәр хезмәт куярга туры килсә дә, егетнең күңеле һәрвакыт шат һәм күтәренке. Балачактан авыл тормышына күнегеп үскәнгәдер инде, ул бер эштән дә курыкмый, ни кушсалар, шуны зур җаваплылык тоеп башкарып чыга. Әлбәттә инде, тырышып эшләгәч, хезмәт хакын да әйбәт түлиләр, республика җитәкчелегенең яшьләргә күрсәткән ярдәмен дә тоеп тора. Техникумны тәмамлап кулына белгеч дипломы алгач, туган авылы Балымерга кайтырга планлаштыра..
- Ул безнең алыштыргысыз ярдәмчебез, - ди аның турында әнисе Людмила Александровна. - Улыбыз бер эштән дә курыкмый, нәрсәгә тотынса, шуны булдыра, күз тимәсен! Хуҗалык эшләрендә дә ул безнең беренче ярдәмчебез, бергәләшеп мал-туар асрыйбыз, бакчада яшелчә, җиләк-җимеш үстерәбез...
Владимир әтисенең эшен лаеклы дәвам итә. Бу егет инде тормышта үз урынын тапкан, дип ышанып әйтергә мөмкин. Бәхетне калаларга китеп түгел, туган җирендә табучылар да аз түгел. Балымер авылы егете әнә шундыйлардан.
Руслан Хәмидуллин фотосы.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев