Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Инициатива һәм иҗат белән эшли

Китапханәче һөнәре – җирдә иң борынгы һөнәрләрнең берсе.

Китапханәче укучыларга кирәкле әдәбият һәм мәгълүмат эзләргә ярдәм итә, укуны мәдәни ял формасы буларак пропагандалый, белем бирү учреждениеләрендә укыту-тәрбия процессын мәгълүмати яктан тәэмин итә. Унбиш ел шәһәрнең беренче урта мәктәбе каршындагы китапханә белән җитәкчелек иткән шәһәребездә яшәүче педагогия хезмәте ветераны Галина Вәлиәхмәтова һәрвакыт шулай эшләргә тырыша. 

Мәктәпнең китапханә фондын Галина Николаевна чирек гасыр башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләгәннән соң кабул итә. Ә укытучы булу теләге мәктәптә үк барлыкка килә. Шуңа күрә укуын тәмамлагач, ул документларын Тәтеш педагогия училищесына тапшыра. Диплом алганнан соң туган шәһәренә әйләнеп кайта һәм беренче шәһәр урта мәктәбендә эшли башлый.
– 1977 елның беренче сентябрендә мин беренче сыйныфымны – кырык баланы кабул иттем, – дип искә ала Галина Николаевна, башлангыч мәктәпнең беренче чыгарылышы фотосурәтен күрсәтеп. – Менә Лена Агеева, Люда Рачкова, Ирина Советникова һәм башкалар...
Беренче мәлләрне тәҗрибәсез яшь укытучыга укучыларның игътибарын җәлеп итү, аларны дисциплинага өйрәтү шактый авыр була. Ул чактагы мәктәп директоры Нина Ивановна Борюшкина, башлангыч сыйныф укытучылары Галина Владимировна Мызгалова, Надежда Степановна Степанчева һәм башкалар үз киңәшләре белән яшь педагогка бәяләп бетергесез ярдәм күрсәтәләр. Вакыт узгач, Галина Николаевна да шактый тәҗрибә туплый, күп нәрсәгә өйрәнә.
 – Теләсә кайсы вакытта миңа үз җилкәсен куярга, ярдәм итәргә әзер булган фикердәшләрнең тату коллективында эшләдем, – дип искә ала Галина Вәлиәхмәтова ул чакларны.
Остазларының үрнәге буенча, Галина Николаевнаның кайбер укучылары да укытучы һөнәрен сайлаганнар. Дәресләр белән генә түгел, төрле чаралар, конкурсларга бай булган мәктәптә эшләгән елларын Галина Вәлиәхмәтова әле дә җылы хисләр белән искә ала. Җәй көннәрендә Галина Николаевнаны берничә тапкыр Санкт-Петербургка экскурсиягә баручы укучылар төркеменә җитәкче итеп билгелиләр.   Берничә ел буе пионер лагере директоры булып та эшли. 
Башлангыч сыйныфлар укытучысы булып егерме биш елдан артык эшләгәннән соң, Галина Вәлиәхмәтова мәктәп китапханәсе мөдире булып күчә. Китапханәнең төп фондын ул чакта да, хәзер дә күбесенчә дәреслекләр, белешмәлекләр, брошюралар, матур әдәбият, вакытлы матбугат басмалары тәшкил итә.  Ә китапханәче вазифаларына исә эшне оештыру, китапханә фондын формалаштыру, эшкәртү һәм системалаштырып саклау, каталоглар, картотекалар, әдәбиятның тематик исемлекләрен төзү керә. Үз эшенең мөһим юнәлеше булып     Галина Николаевна мәктәп укучыларына китапханә абонементында хезмәт күрсәтүне саный.
Ул барлык килүчеләрне дә ачык йөз белән, ягымлы елмаеп каршы ала. Башлангыч сыйныф укучылары аның янына әкиятләр һәм хикәяләр, өлкән сыйныф укучылары  – рус классикларының әсәрләрен сорап киләләр. Галина Николаевна исә китапханәгә килгән һәр кешенең үтенечләрен игътибар белән тыңлап, һәрберсенә үзе теләгән китапларны табып бирергә тырыша.  «Барысы да укучылар өчен!» – Галина Вәлиәхмәтова шундый девиз астында эшләргә тырыша. 
Уку елы дәвамында Галина Николаевна мәктәп укучылары белән мәгълүмати-агарту эше алып бара: әңгәмәләр, сыйныф сәгатьләре, әдәбиятка күзәтүләр, викториналар үткәрә, әкиятләрне сәхнәләштерергә ярдәм итә. Ел саен үткәрелә торган мәктәп китапханәсе айлыклары да бик эчтәлекле уза. Укучылар арасында төрле конкурслар оештырып кына калмыйча, китапханәче үзе дә хезмәттәшләре арасында төрле иҗади ярышларда күп тапкыр призер исемен ала.
Мәсәлән, 2011 елда ул «Иң яхшы мәктәп китапханәчесе» Республика конкурсының район этабында «Навигатор» номинациясендә беренче урынны яулый, шул ук елны «Иң яхшы мәктәп китапханәсе» республика конкурсының «Туган якка мәхәббәт – китап аша» номинациясендә җиңүче була. 2013 елда «Безнең китапханә: тарихы, бүгенгесе, киләчәге» дигән презентация районда беренче урынга лаек була. 2014 елда «Ел педагог – китапханәчесе» конкурсының муниципаль этабында Галина Вәлиәхмәтова 2нче урынга чыгып, призер дипломы белән бүләкләнә.
Тырышып эшләүдән тыш, Галина Николаевна җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша. Ул озак еллар буе район мәдәният йорты каршындагы үзешчән сәнгать хорында җырлый. Хор белән бергә Польшага барып чыгыш ясаулары бүгенгедәй хәтерендә тора. Анда истәлеккә төшкән фоторәсемнәрне башка йөрәккә якын ядкарьләре белән бергә кадерләп саклый.  
Беренче шәһәр урта мәктәбе коллективында ул профсоюз оешмасын җитәкли, егерме елдан артык участок сайлау комиссиясе рәисе булып тора. 
Буш вакытларында Галина Николаевна бик теләп бакчасында эшли, ә күптән түгел генә алмазлар белән чигү дигән яңа кул эше техникасы белән кызыксына башлаган.  Алтын куллы оста тарафыннан ясалган табигать, төрле җанвар сурәтләре Вәлиәхмәтовлар фатиры диварларын чын мәгънәсендә бизәп торалар.  
Галина Николаевнаның бердәнбер кызы Юлия турында сөйләмәсәң, аның турында язма тулы булмас иде. Тырышып укучы, җәмәгать эшләрендә башлап йөрүче кыз шәһәрнең беренче урта мәктәбен көмеш медаль белән тәмамлаган. 
– Юлия – минем горурлыгым ул, – ди тыйнак кына Галина Николаевна. – Өч югары белем алырга өлгерде инде! Хәзерге вакытта кызым Татарстан Эчке эшләр министрлыгының шәхси составы белән эшләү Идарәсенең бер бүлегендә өлкән психолог булып эшли. 
Юлия конкурсларда актив катнаша һәм аларда җиңүләр яулый. Узган ел ул, 82 кешене артта калдырып, һөнәри осталык конкурсында җиңеп чыга.
Галина Николаевна тормыш иптәше Рөстәм Нурвахит улын да мактап туя алмый. Иңгә-иң куеп алар 24 ел яшиләр. Ире аның өчен таянычы да, ышанычлы, һәр нәрсәне аңлый торган дусты, киңәшчесе дә булып тора. Галина Николаевна күптән түгел туксан яшен тутырган әнисен дә карап-тәрбияләп тора.  
Актив, тормыш сөючән Галина Вәлиәхмәтова менә шундый тормыш белән яши. Бүген, һөнәри бәйрәм көнендә, ул барлык китапханәчеләрне чын күңелдән котлап, аларга уңышлар һәм иминлек тели! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев