Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Игенченең тырышлыгы кырларыннан күренә

Районның иң яхшы комбайнчыларына диплом һәм акчалата премияләр тапшырдылар.

Күптәнге матур гадәт буенча, быел да урып-җыю эшләрендә югары нәтиҗәләргә ирешкән механизаторларга бүләкләрне басуда тапшырдылар. Игенчеләр янына район башлыгы Фәргат Мөхәммәтов, ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин, туризм буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дмитрий Савинов килде.

Кунакларны башта Балымердагы Юрий Семушкин крестьян (фермер) хуҗалыгында каршыладылар. Семушкин хуҗалыгындагы җир мәйданы 1800 гектар тәшкил итә, шуның 1100 гектарында бөртекле культуралар игәләр, 300 гектарны соя тәшкил итә, калганы – пар җирләре. Хуҗалыкта ун механизатор эшли. Шунысын әйтергә кирәк, быел биредә бөртеклеләрдән мул уңыш үстереп алу өчен күп  тырышканнар. Мәсәлән, көзге бодайның һәр гектарыннан алтмыш центнер җыеп алганнар. Сабан бодае да куандырган – кырык центнердан артык чыга.
– Басулар уңышны юмарт бирде, – ди хуҗалык ветераны Әнвәр Шәрифуллин. – Дөрес, бодай узган ел да өметне аклады. Быел тагын да күбрәк. Һава торышы да әйбәт булды. Шагыйрь әйтмешли, яңгыры да вакытында яуды, кояш та игеннәрне җылы нуры белән иркәләп үстерде. Ашлык уңгач – күңел сөенә!

Илле елдан артык басуда

Район җитәкчесенең министр һәм туризм комитеты рәисе белән Семушкин хуҗалыгына нәкъ менә Әнвәр абый Шәрифуллинны бүләкләргә килүе бер дә очраклы хәл түгел. Тырыш игенче, менә дигән белгеч, үз эшенең остасы буларак танылган алтмыш җиде яшьлек механизатор бары тик мактауга гына лаек. Моннан күп еллар элек Лаешта 4нче һөнәр училищесында механизаторлыкка укыган, шуннан бирле техника һәм җирдән аерылганы юк. Язмыш җиле Иваново якларындагы авторемонт заводына илтеп чыгаргач та егет җәйге чорда шефлыкка алган совхоз кырларында трактор белән печән әзерләгән. Берничә елдан соң гаиләсе белән Полянкага кайтып төпләнгән.

Шундагы совхозда эшләгән, аннары Юрий Семушкин хуҗалыгына күчкән. Биредә хезмәт куюына да егерме ел тулып килә. Әнвәр абыйның әле тагын моннан җиде ел элек пенсиягә чыгуы турында да әйтергә кирәк. Тик менә иркенләп ял иткәне юк. Яз җитүгә җир сөрергә, аннан соң уракка чакыралар. Быел, мәсәлән, тәҗрибәле механизатор буларак, хуҗалыктагы иске «Дон-1500А» комбайнын тапшырганнар. 1994 елда җитештерелгән урак машинасы әле дә сафта. Күз тимәсен, Әнвәр абый аны сәгать кебек эшләрлек итеп әзерләгән уракка.

– Бу комбайнны музейга куярлык, – диде үзенең чыгышында Фәргат Мөхәммәтов. – Менә дигән экспонат булырлык. Әнвәр абыйның шушы комбайнда ничек эшләвен күреп таң калдым. Тырышкан кеше барысын да булдыра диләр, безнең Әнвәр абый да – шундыйларның берсе. Сезгә урып-җыюда иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән өчен беренче дәрәҗә диплом тапшырабыз.

– Бу дипломга әле тагын «Югары гражданлык активлыгы өчен» дигән сүзләрне дә язарга тәкъдим итәм, – дип өсти хуҗалык җитәкчесе Юрий Семушкин. – Ул үзе пенсиядә, иске комбайнда эшләргә туры киләчәк, дип чакырган идем, берсүзсез ризалашты. Башка кеше өйдә утырыр иде, ул алай булдыра алмый, ашлык язмышы өчен җан атып яши. Гомумән, тынгысыз күңелле кеше ул. Шуңа күрә нәкъ менә аны бүләкләүләрен үтендем. Коллективта берсе дә каршы килмәде. Әнвәр абый – хөрмәткә лаек кеше.

Юрий Семушкин хуҗалы-гында тәҗрибәле механизаторлар белән яшьләр дә иңгә-иң торып эшли. Балымер авылы егете, 25 яшьлек Руслан Умхаев, мәсәлән, бер ел элек урнашкан. Әлегә трактор йөртә. Киләчәктә егеткә комбайн штурвалын да ышанып тапшырырга мөмкин булачак, ди фермер. Кушканны көтеп тормый егет, эшнең рәтен белә, инде беркадәр тәҗрибә тупларга да өлгергән. Хуҗалыкта эшләгән кешенең кадерен беләләр. Урып-җыю чорында, мәсәлән, комбайнчының бер көнлек хезмәт хакы 8 меңгә кадәр җитәргә мөмкин.

– Уракны кайчан тәмамларга җыенасыз? – дип сорыйм Юрий Анатольевичтан.

– Яңгыр явып китмәсә, якынча бер атна эчендә. – Вакыт ашыктыра. 25-26 августта инде көзге культуралар чәчүгә керешергә кирәк...

Бераздан соң кунаклар «ВЗП «Булгар» җәмгыяте механизаторлары янына юл алды. Механикалаштырылган отряд Красный Вал белән Порфировка арасында урнашкан басуда ашлык суктыра иде. Биредәге уңдырышлы туфракта үскән ашлыкның бер өлешен инде суктырып алырга да өлгергәннәр. Офыкларга кадәр сузылып киткән сап-сары кырга карыйсың да, күзләр камаша. Элек-электән үк бу җирләр биредә яшәүчеләрне мул уңыш биреп шатландырган.

Югары белемле комбайнчы

– Евгений Горшков «Лексион-570» комбайнында эшли. – Урак башланганнан бирле 493 гектардан 1873 тонна ашлык суктырды, – ди хуҗалык идарәчесе Айрат Гыйльмиев. – Бу – иң яхшы күрсәткеч.

Евгений – хуҗалыкта югары белемгә ия булган бердәнбер комбайнчы. Мәктәптән соң авыл хуҗалыгы техникумын, аннары Казанда аграр институтны тәмамлаган. Инженер, Болгардагы предприятиеләрнең берсендә парк мөдире булып эшләгән. Аннары «ВЗП «Булгар» җәмгыятенә килеп урнашкан. 

– Быел Ширбәт, Краснослабодский, Балымер авылы янәшәсендәге басуларда ашлык суктырдык. Җирләр кара туфраклы, шуңа уңыш та каерылып чыга. Механизаторларыбыз сынатмый, озакламый эшләрне тәмамларга җыенабыз...

Уттай кызу урак өстендә механизаторның үзе турында сөйләп торырга вакыты юк. Өстәвенә, Порфировка басулары өстендә яңгыр болытлары да куера башлады. Мондый көннәрдә игенчеләрнең һәр минуты кадерле. Эш кешесенең эштә булуы хәерле дигәндәй, без дә игенчеләргә комачауламаска булдык.
Район башлыгы Фәргат Мөхәммәтовның игенчеләргә атап әйткән җылы рәхмәт сүзләренә район Мәдәният йорты артистлары да бик теләп кушылды. Игенчеләр хөрмәтенә Алена Тимофеева, Маргарита Пензина, Сарыйм Насыйбуллин дәртле җырлар башкардылар. Үзешчәннәрнең сап-сары кыр уртасында яңгыраган җырлары алны-ялны белмичә эшләүче игенчеләр күңелен күтәреп, аларны тагын да югарырак нәтиҗәләргә ирешергә рухландырды. Вакыт табып чакырсагыз, тагын килеп җырларбыз, дип уңышлар теләделәр үзешчән артистлар.

Берничә минуттан комбайннар, кыр казлары кебек бер-бер артлы тезелеп, басуның аргы башына китеп барды. Алар артыннан ук йөк машиналары да кузгалды. Өстәлләребезне ипиле итү өчен тырыша бүген игенчеләр...
Ашлык суктыруда югары нәтиҗәгә ирешкән комбайнчылар Сергей Макаров (И.Планин хуҗалыгы), Антон Зрулин (А.Синицин хуҗалыгы), Александр Шулдяков (А.Мөхәммәтова хуҗалыгы), Азат Нуриев (Л.Гыйниятуллин хуҗалыгы) һәм Николай Королевка (Р.Мөхәммәтов хуҗалыгы) да диплом һәм бүләкләр тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев