Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Игенчеләр кырга чыгарга әзер

    Апрель ае башланырга санаулы көннәр калса да, әле яз җылысы әллә ни сизелми. Иртәнге салкыннар битне чеметтерә. Шулай да, синоптиклар җылы һәм кояшлы көннәр вәгъдә итә. Әнә, игенчеләр дә, җиң сызганып басуга чыгарга әзерләнә.

    Сергей Юрков крестьян (фермер) хуҗалыгында бу җаваплы имтиханга бүгеннән керешергә әзерләр. Язгы басуларга 10 трактор чыгачак. Алар алдан ук яхшылап ремонтланган. Шулай ук өч чәчү агрегаты, алты тырма һәм К-700 тракторына тагылачак ике культиватор да күптән әзерлек сызыгына куелган.
    Чәчүдә катнашучыларның өзлексез эшләвен тәэмин итү белән бәйле мәсьәләләрнең барысы да хәл ителгән, дияргә була. Мәсәлән, Николай Петровка ГАЗ-53 машинасы белән агрегатларны ягулык-майлау материаллары белән тәэмин итү бурычы йөкләнгән. Туфрак тырмалау кебек мөһим агрочарада К-700 һәм МТЗ-80 тракторлары белән Александр Карпеев һәм Ришат Галәветдинов катнашырга тиеш. Ришат әле туфракка минераль ашламалар да кертәчәк.
    Һәр елдагы кебек, быел да чәчү эшләре Алексей Шмагинга, Владимир Пигалевка һәм Александр Пигалевка ышанып тапшырылган. Аларның МТЗ-1221, МТ-80 тракторлары һәм чәчү агрегатлары җентекләп әзерләнгән.
    Чәчү техникасы һәм туфрак эшкәртү агрегатларына техник хезмәт күрсәтү мәсьәләсе дә уңай хәл ителгән. Хуҗалыкта моның өчен УАЗ машинасы базасында күчмә остаханә җиһазландырылган. Биредә газ һәм электр белән эретеп ябыштыру аппараты, бензинда эшләүче генератор һәм башка кирәк-яраклар бар. Кыскасы, техник хезмәт күрсәтүче Андрей Юнин бөтен яктан тәэмин ителгән.
    Хуҗалыкта игенчеләрне тукландыруга да зур игътибар бирелә. Эшчеләр, мәсәлән, елның теләсә кайсы фасылында ашханәдә иркенләп туклана. Кызу эшләр башлангач, аларга кайнар ашларны басуга китерәчәкләр. Пешерелгән ризыкның бәясе дә кыйммәт түгел, һәрвакыт тәмле дә була, дип мактый механизаторлар.
    Язның бер көне ел туйдыра, диләр. Бу чыннан да шулай. Хуҗалыкта алда торган эшләрне югары оешканлык белән башкарып чыга алачакларына шикләнмиләр. Әлбәттә инде, тиешле технологияләрне үтәүгә дә зур игътибар биреләчәк. Хуҗалыкта чәчү мәйданнары 2000 гектардан артып китә, шуның яртысын сабан культуралары биләргә тиеш. 500 гектарга көзге культуралар чәчелгән, мәйданның бер өлешенә азык культуралары чәчүне планлаштыралар. Бүген биредә мул уңыш үстереп алу өчен мөмкин булганнарның барысын да эшләргә тырышалар. Уңыш язмышын һава торышының ничек килүе хәл итсә дә, күп нәрсә игенчеләр хезмәтенә дә бәйле.
    Рәсемнәрдә: өстә (сулдан уңга) Алексей Шмагин, Владимир Пигалев; Андрей Юнин, Александр Карпеев; Николай Петров.
    Руслан Хәмидуллин фотолары.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: