Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Хуҗалыкта продукция җитештерү арта

    Кузнечиха авылында берничә ел элек оештырылган Михаил Федоренко крестьян (фермер) хуҗалыгы ит һәм сөт җитештерү темпларын елдан-ел арттыра.

    Олег Пахомов.
    "НЖ".
    Кузнечихадагы колхоз, ә соңрак авыл хуҗалыгы коооперативы фермасы биналары дистәләрчә ел хуҗасыз торып, ташландык хәлгә килгән иде. Аларны Казан эшмәкәре Михаил Федоренко сатып алып, үзенең ит эшкәртү цехлары өчен чимал җитештерүне планлаштыра. Хәзерге вакытта өч бинага да ремонт ясалган. Соңгысын узган көз генә тәртипкә китергәннәр: анда тышкы контурны алыштырып, терлекләр өчен автоэчергечләр һәм улаклар куйганнар, сыерларны бозаулату бүлеге ясаганнар.
    Хәзерге вакытта фермаларның берсендә 50 баш мөгезле эре терлек бар, аларның 42се - савым сыерлар. Барлык сыерлар бозаулаган. Сөт сатарга да, бозауларга эчерергә дә җитә. Тагын бер бинадагы 40 дуңгызның 12се - күптән түгел махсус республика программасы буенча сатып алынган ана дуңгызлар. Тиздән алар балалый башларга тиеш, аннары хуҗалыкта дуңгызларның саны сизелерлек артачак (бу сан 140 башка җитәр дип көтелә). Моннан тыш, фермаларда 5 ат һәм 14 сарык бар.
    Үгез бозауларны монда 450-500 килограмм авырлыкка җиткәнче симертәләр, дуңгызлар да максималь авырлыкка җиткерелә. Узган көз 40ка якын үгез һәм йөзгә якын дуңгыз сатканнар. Ныклы азык базасы булганлыктан, симертү терлекләре яхшы үсеш бирә. 300 гектар чамасы чәчүлек мәйданнарында күпьеллык үләннәр һәм бөртекле культуралар үстерәләр. Бу терлекләр рационына җитәрлек күләмдә печән (улаклар һәрвакыт тулы тора),бодай, арпа һәм солыдан торган фураж ашатырга мөмкинлек бирә.
    Эшнең уңышы терлекчеләрнең үз вазифаларын намус белән башкаруыннан да тора. Сыер савучылар Аннан Казакова белән Наталья Данилина, бозау караучылар Валентина Вдовина белән Лидия Стюфеева, дуңгыз караучылар Алексей Мякинкин белән аңа ярдәм итүче әнисе Зинаида Петровна, терлекчеләр Виктор Каштанов белән Виталий Симонов үз эшләрен җиренә җиткереп башкаралар. Терлекчеләр авыл җире өчен шактый югары хезмәт хакы алалар, айга 8 - 10 мең сум чыга, бу да тырышып эшләргә этәргеч бирә.
    Сөт сату хуҗалыкка даими табыш китерә (хәзер аны килограммы 10 сумнан җыялар), шуңа күрә хәзер аны җитештерүгә аерым игътибар бирелә. Мәсәлән, күптән түгел генә сыер саву цехы эшләгәннәр, аның өчен җиһазлар сатып алынган, нәтиҗәдә сыер савучыларның эше бермә-бер җиңеләйгән. Биредә якын арада савым сыерлар көтүен 100 башка җиткерү күздә тотыла. Боларның барысы да авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүне югары дәрәҗәгә күтәрергә мөмкинлек бирәчәк.
    Рәсемнәрдә : В.Каштанов Һәм А.Мякинкин.

    Теги: АПК
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: