Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Гаиләсе белән бәхетле...

Ачык йөзле, сөйкемле бу ханымга берәү дә үз яшен бирми. Татьяна Корнеева биш бала әнисе, шуның өстенә ул утыз елдан артык сәүдә тармагында эшли.

Ирина Телицына
Ул Полянка авылында туып үсә. Кечкенә вакытта ук апасы эшли торган кибеткә кергәч, аның җитез хәрәкәтләренә сокланып карап торганын ул әле дә яхшы хәтерли. Кызның кызыксынуын күреп, апасы аңа саннарны кушарга һәм алырга өйрәтте. Шуңа күрә мәктәптә укыганда да, аны тәмамлагач та кыз нинди һөнәр сайларга дип аптырамады, аның хыялы сатучы булып эшләү иде. Чөнки бу һөнәр авылда да, шәһәрдә дә бик кирәк.
Урта мәктәпне тәмамлагач, алар Елена Марянина белән бергә район кулланучылар җәмгыяте тарафыннан оештырылган алты айлык сатучылар курсына укырга керәләр. Группадагы унбер укучының икесе генә үз һөнәрләренә тугрылыклы булып калалар һәм шушы тармакта эшлиләр.
Укып бетергәч тә Татьянаны Отрада авылы кибетенә эшкә билгелиләр. Биредә ул бер ел эшли, үзен яхшы яктан гына күрсәтә. Ләкин ул туган авылына кайту хыялы белән яши һәм җае чыгу белән Полянка авылы кибетенә эшкә урнаша. Аннары Балымер авылында һәм Кирпеч заводы кибетендә эшләргә туры килә.
Әйтергә генә җиңел, аңа көненә меңәр ипи бушатырга туры килә. Аннан башка товарлар да аз түгел. Барысын да үзе кабул итеп ала, документларын тутыра. Хәзер генә ул кибеттә эшләве бермә-бер җиңелрәк. Ләкин никадәр генә авыр булса да, ул үз эшен һәрвакыт теләп, җиренә җиткереп башкара, кешеләргә ачык йөз белән хезмәт күрсәтә.
Көне буе аяк өстендә эшләп кайткан Татьяна өйдә йорт эшләренә тотына. Аны балалары да түземсезләнеп көтеп тора. Гаилә кечкенә түгел - биш бала, өч малай һәм ике кыз. Тормыш мәшәкатьләре белән алар балаларының ничек үсеп җиткәнен дә сизми калалар. Малайлар башта шофер һөнәре алып, армиядә хезмәт итеп кайталар. Кызы Наталья - бухгалтер. Хәзер дүрт баласының үз гаиләсе бар, биш оныклары үсеп килә. Төпчек кызлары Ксения Спас тармак технологияләре техникумында укый, өйдә әнисенең менә дигән булышчысы.
Бу гаилә эшчәнлеге, тырышлыгы белән аерылып тора. Авылда яшәгәндә алардан күбрәк терлек асраган кеше булмагандыр. Бәрәңге җире генә дә 21 сутыйга җитә. Төрле яшелчә, җиләк-җимеш үстерәләр, алардан ел саен мул уңыш алалар. Әлбәттә, эш-мәшәкать күп була, ләкин зур гаиләне туендырырлык азык-төлекне үзләре әзерлиләр. Бәлки киләчәктә дә тормыш шулай дәвам иткән булыр иде, әмма заманалар үзгәреп китә, совхоз таркала һәм гаилә башлыгы эшсез кала. Шуннан соң алар Болгарга күчәргә карар кылалар. Монда җир участогы белән кечерәк кенә йорт сатып алалар һәм терлекләрен дә алып киләләр. Сыерны байтак еллар асрыйлар. Ләкин хуҗабикәнең сәламәтлеге какшау сәбәпле, сыер белән кәҗәне сатарга мәҗбүр булалар. Ә менә бакчада җәй көне ниләр генә үстермиләр. Үзләренә кыш буена җитәрлек яшелчәсен дә, җиләк-җимешен дә үстерәләр. Чәчәкләр турында әйткән дә юк. Уңган хуҗабикәнең өендә дә матур булып гөлләр үсеп утыра...
Ә Татьяна элеккечә үзенең яраткан эшендә. Ачык йөзле, тәмле телле бу ханым кибеткә кергән һәркемгә кирәкле товар сайларга да, киңәшен бирергә дә вакыт таба. Җиңел хезмәт булмаса да, моннан күп еллар элек сайлаган һөнәренә тугрылыклы калган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев