Быел, узган еллардан аермалы буларак, котельныйларны иртәрәк эшләтеп, шәһәрдәге фатирларга җылылык бирә башладылар. Бу һава торышына гына бәйле түгел: "Спас коммуналь челтәрләре" җәмгыяте коллективы кышкы чорга котельныйларны һәм тиешле документларны вакытыннан алда әзерләргә өлгерде.
Бу коллектив 10 котельныйга хезмәт күрсәтә, шуларның берсе Никольск авылында урнашкан. Кышкы суыкларда фатирлар, төрле учреждение һәм оешмаларны җылылык белән тәэмин итү өчен җәен зур күләмдә эшләр башкарылган. Әйтик, шәһәрдә Пушкин, Горький урамындагы җылылык трассалары ремонтланган, Совет, Пионер һәм Пушкин урамнарындагы котельныйларда казаннар тиешле тәртипкә китерелгән, Никольск авылында искә казанны алмаштырганнар.
Ремонт-әзерлек эш-ләре коммуналь хуҗалыкта озак еллардан бирле эшләүче Малик Избасаров бригадасына йөкләнгән булган. Слесарьлар Денис Избасаров, Илһам Нуриев, эретеп ябыштыручы Павел Козенко теләсә кайсы эшне зур җаваплылык тоеп һәм яхшы сыйфат белән башкарып чыгалар. Җир казу эшләре белән тракторчы-экскаваторчы Юрий Герасимов шөгыльләнә. Торбаларны исә кранчы Владимир Кочетков сала.
Бу көннәрдә коллектив уңганнары район Мәдәният йортыннан Саклык банкына кадәр сузылачак җылылык трассасын монтажлыйлар. 480 метр арага салыначак торбалар җылылыкны саклый торган заманча технология кулланып эшләнгән. Аларны сузганда объектлардагы системаны эшләүдән туктатып торуның кирәге юк.
- Җылыту сезоны уңышлы үтсен өчен мөмкин булганнарның барысын да эшлибез, - ди коммуналь челтәрләрнең җылылык хуҗалыгы җитәкчесе Фәрит Акчурин.
Әлеге максат белән мастер Александр Самышев бригадасы торак йортлардагы җылыту системасын юдырган һәм басымны тикшереп чыккан. Җылыту системаларын әзерләүдә электрик Николай Шалаевның да тырышлыгын билгеләп үтәргә кирәк.
Руслан Хәмидуллин фотолары.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев