Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Эшләгәч, нәтиҗәсе дә бар

    Дала Йорткүлендәге Минһаҗевлар крестьян (фермер) хуҗалыгы басуларында урып-җыю һәм чәчү эшләре барышында хөкем сөргән киеренкелек сизелмәсә дә, механизаторлар хезмәт вахтасын әле дә дәвам итә.

    Тәлгат ҖАМАЛЕТДИНОВ.
    "НЖ".
    Хуҗалыкта көзге арыш чәчүне барлык агротехника таләпләренә туры килерлек итеп әле сентябрь башларында ук тәмамларга өлгергәннәр. Быел әлеге культура мәйданын беркадәр арттырганнар һәм ул 200 гектарны тәшкил итә. Безнең шартларда көзге культураларның әле беркайчан сынатканы булмады. Дөрес, ел белән ел арасында аермалар булгалый. Тик һәрхәлдә, механизаторларның куйган хезмәте, тотылган акча беркайчан бушка китми. Явып узган шифалы яңгырлар һәм көннәрнең чалт аяз, җылы торуы җир куенындагы бөртекләрнең тизрәк тишелеп чыгуына уңай йогынты ясамый калмас. Көздән тамыр ныгытып калган арыш кышкы суыкларга да бирешми, диләр. Узган ел, мәсәлән, туфракта дым бөтенләй булмады диярлек, яз көне беренче һәм соңгы яңгыр апрель азакларында яуса да, биредә арышның һәр гектарыннан уртача 23 центнер уңыш җыеп алынган. Бодай һәм арпа культуралары да 20 центнерлап бөртек биргән. Тары уңышы да ярыйсы гына чыккан. Хуҗалыкта ашлыкның тулаем җыемы 1100 тоннага җиткән.
    Игенчеләр киләсе елда да икмәксез калмас, дип әйтергә тулы нигез бар. Арыш чәчүне быел да Мәгъсүм Зариповка ышанып тапшырганнар.
    Тәҗрибәле механизаторларның берсе ул, техниканы биш бармагыдай белә, агрегатта чәчү нормасын да үзе чамалап куя ала торган кеше.
    - Мәгъсүм Абдулла улын коллективыбызның терәге дияргә була, - ди хуҗалык идарәчесе Зөфәр Минһаҗев. - Тапшырылган теләсә нинди эшне намус белән башкарып чыга, әйтеп һәм өйрәтеп торуның кирәге юк. Узган ел лизинг-грант буенча алынган яңа МТЗ-80 тракторын да һич икеләнүләрсез аңа ышанып тапшырдык…
    Чәчү агрегатына Зөфәр Ситдыйков хезмәт күрсәткән, орлыкны Алексей Королев ташып торган. Чәчелгән участокларны тигезләү белән дә шөгыльләнгән. Әле яшь механизатор булса да, эшенең сыйфатына тел-теш тидерә торган түгел.
    Хуҗалыкта көзен 450 гектар җирне эшкәртеп калдырырга кирәк. Көннәр кояшлы торган очракта Зиннур Фәесханов бу эшне атна азагына тәмамларга тиеш. К-700 А тракторы белән көн саен 25 гектарда җир сөрә тырыш егет. Материаль кызыксындыру чаралары да каралган.
    Шуның нигезендә, сөрелгән һәр гектар өчен механизаторга өстәмә рәвештә 80 сум акча түләнәчәк. Бу начар түгел. Хуҗалыкта механизаторларны ашату мәсьәләсе дә әйбәт хәл ителгән. Басуда эшләүчеләргә, мәсәлән, көн саен ике тапкыр кайнар аш китерәләр. Ашаган өчен хезмәт хакыннан бер тиен дә акча басып калмыйлар. Атап әйткәндә, эш кешесе турында тиешенчә кайгырта беләләр. Менә шуңа нәтиҗәләр дә сөендерерлек…
    Рәсемнәрдә: З.Фәесханов һәм З.Минһаҗев; А.Королев, З.Ситдыйков, М.Зарипов; М.Шәйхетдинов.
    Р.Хәмидуллин фотолары.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: АПК
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: