Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Энергетиклар максатка ирешә

    Иртәгә Чистай электр челтәрләре үзләренең ярты гасырлык юбилеен билгеләп үтә. "Челтәр компаниясе" ААҖнең Спас филиалы бәйрәмне күтәренке кәеф һәм югары күрсәткечләр белән каршылый.

    Тәлгат ҖАМАЛЕТДИНОВ
    Соңгы еллар эчендә филиал коллективы кулланучыларны электр энергиясе белән тәэмин итүнең ышанычлылыгын һәм сыйфатын арттыруга бәйле шактый эшләр башкарды. Болгар музей-тыюлыгында яңа объектларны файдалануга тапшыру өчен яңа трансформатор подстанцияләре төзергә туры килде. Биш подстанция хәзер музей комплексына һәм Болгар шәһәренең бер өлешенә хезмәт күрсәтә. Моннан тыш, ике фидер - үзәк подстанцияне электр белән тәэмин итүнең боҗра схемасы буенча барлык трансформатор нокталары белән тоташтырган югары вольтлы линияләр төзелде һәм реконструкция ясалды.
    Электр үткәрү линияләрен ясаганда иң алдынгы яңа технологияләр - нык кабельләр, заманча вакуум реклоузерлары файдаланылды. Шәһәр буенча яңадан сузылган һәм реконструкция ясалган электр чыбыкларының озынлыгы 40 километрдан артып киткән. Энергетиклар тырышлыгы белән шулай ук музей-тыюлыкның тарихи ядкарьләре яктыртылган, шәһәр урамнарын яктырту буенча эшләр башкарылган.
    Узган ел "Челтәр компаниясе" ААҖ "Болгар" подстанциясенә тулы реконструкция ясады. Проект нигезендә подстанциядә трансформаторлар яңага алыштырылды, заманча элегаз кабызгычлары, ышанычлы һәм тиз эшли торган микропроцессорлы саклагыч чаралар куелды. Җиһазлар белән идарә итү һәм мәгълүмат тапшыру өчен энергообъектка телемеханика комплексы монтажланды, дугалы саклагыч куелды. Болгарда хәзер барлык электр чыбыклары яңага алыштырылган. Заманча нык чыбыкларга көчле җил дә куркыныч булмаганга күрә, электр энергиясе белән тәэмин итүдә өзеклекләр килеп чыкмый.
    Билгеле инде, энергетиклар район авылларына да хезмәт күрсәтәләр. Соңгы сигез ел эчендә Антоновка, Бугровка, Иж-Борискинода иске электр чыбыклары яңага алыштырылган, энергетик модернизация планына башка авыллар да кертелгән. Бүгенге көндә кышкы шартларда эшкә хәзерлек бара, ә моның өчен иң мөһиме - кышкы шартларда эшләргә рөхсәт бирүче паспорт алырга кирәк.
    Бу эшләрнең барысы да туган предприятиедә дистәләрчә ел хезмәт куйган тәҗрибәле эшчеләр, аларга алмашка килгән яшьләрең тырышлыгы белән башкарыла. Мәсәлән, мастер Владимир Бурумов монтерлар бригадасы белән җитәкчелек итә. Махсус белеме булмаса да, эшләү дәверендә ул зур тәҗрибә туплаган, яшьләр өчен таләпчән, җаваплы, ышанычлы остаз. Эштәге уңышлары өчен Владимир Петрович "Россия Федерациясе торак-коммуналь хуҗалыгының атказанган эшчесе" билгесе белән бүләкләнгән. Хәзерге вакытта лаеклы ялда булса да, эшен дәвам итә. Мастер Николай Герасимов, яшь белгеч Михаил Володин да мактауга гына лаек хезмәткәрләр.
    Филиал җитәкчесе Анатолий Молодов энергетика системасында инде 36 елдан артык хезмәт куйган. Хезмәтләрне күрсәтү бүлеге җитәкчесе Светлана Лазареваны да коллективта мактап телгә алалар.
    - Светлана Васильевна - бик әйбәт белгеч, - ди Анатолий Васильевич. - Ул үз эшенә бәйле теләсә нинди мәсьәләне үзлегеннән хәл итә ала. Клиентлар белән дә уртак тел таба белә, ә безнең эштә бу бик мөһим...
    Светлана Лазарева Казан энергетика институтын тәмамлап, бу системада инде егерме сигез ел хезмәт куя. Ире Андрей да шул ук предприятиедә хезмәт күрсәтү бүлеге инженеры булып эшли. Файдалануга кертелә торган учет приборларын кабул итү, эшли торган приборларны тикшерү, кулланылган һәм җибәрелгән энергиянең күләменә анализ ясау, килешүләр буенча документлар хәзерләү, бозуларны вакытында билгеләү һәм башка бик күп эшләр - болар барысы да Лазаревларның тырышлыгы белән башкарыла. Эш-мәшәкатьләр шактый булса да, алар яраткан эшне җиренә җиткереп биреп башкаралар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: