15-16 август көннәрендә Болгарда "Бөек Болгар" дип исемләнгән 2нче Бөтенроссия тарихи фестиваль үткәрелде.
Владимир Корнилов
Республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиев белән Болгарда фестивальне ачу тантнанасында ТР Дәүләт Советы депутатлары Татьяна Ларионова, Фоат Вәлиев, туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, Спас районы башлыгы Камил Нугаев, Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-заповеднигы директоры...
15-16 август көннәрендә Болгарда "Бөек Болгар" дип исемләнгән 2нче Бөтенроссия тарихи фестиваль үткәрелде.
Владимир Корнилов
Республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиев белән Болгарда фестивальне ачу тантнанасында ТР Дәүләт Советы депутатлары Татьяна Ларионова, Фоат Вәлиев, туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, Спас районы башлыгы Камил Нугаев, Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-заповеднигы директоры Фәргат Мөхәммәтов һәм башка рәсми затлар катнашты. Алар фестиваль кунакларын һәм анда катнашучыларны җылы котладылар, ярышларда уңышлар, вакытларын файдалы һәм кызыклы итеп үткәрүләрен теләделәр.
- Тарихыбызны яңарту, үткәннәрне искә төшерү бик кирәкле һәм файдалы эш,- диде Минтимер Шәймиев, - без һәйкәлләргә реставрация ясыйбыз һәм яңартабыз, ә сез шул чорның йола-гадәтләрен күрсәтәсез, яшьләргә ерак чорларда безнең ата-бабаларыбызның ничек яшәвен, тормыш итүен күз алдына китерергә ярдәм итәсез. Борынгы Болгар җирләрендә тарих үзе җанланган кебек тоела. Сез башкарган эш бик зур хезмәт ул. Моның өчен сезгә зур рәхмәт...
Чыннан да, үткән ял көннәрендә Борынгы Болгар дәүләте башкаласы урамнарына урта гасырлар тарихы кире кайткан кебек тоелды.
Фестиваль кунаклары һәм ярышларда катнашучылар алдан ук килә башладылар. Билетлар алдан ук сатылып бетте. Ә Болгарга килә торган пассажир транспорты халык белән шыгрым тулы булды, билетларны алдан алып бетергәннәр.
Иртәдән үк гөр килеп ярминкәләр эшли башлады. Монда нәсәләр генә юк иде! Каен тузыннан,таштан, тиредән ясалган төрле бизәнү әйберләре күз явын алырлык иде. Беләзекләр, балдаклар, алкалар, йөзекләр, тараклар, каптырмалар дисеңме - барысы да тулып ята. Шунда ук һөнәрчеләр эшләде, алар кунаклар күз алдында балчыктан, тимердән, тиредән әйберләр ясадылар, туку станогында төрле әйберләр тукыдылар, тегүчеләр тегеп, бәйләп бирделәр, теләгән кешене өйрәтеп тордылар. Шулай ук күптөрле мастер-класслар эшләде, тарихи биюләр халык игътибарын җәлеп итте. Ук-арбалет тирлары, тарихи ризыклар әзерли торган кухня, балалар мәйданчылары эшләде.
Ләкин барыннан да бигрәк кунакларны тарихи реконструкция клублары арасындагы турнир җәлеп итте. Әле уен башланганчы алдан ук турнир үткәрелә торган мәйданга халык агылды. Үткән ел, мәсәлән, биредә Россиянең унлап кына регионы катнашкан булса, быел аларның саны 28дән артып китте, берәү хәтта Израилдән дә килгән иде. Бу инде фестивальгә рәсми булмаган халыкара статус исеме бирде. Барлыгы музей-заповедникка дүрт йөзгә якын катнашучы килде, шуларның 150гә якыны - сугышчылар. Биредә Татарстан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Башкортстан, Чиләбе, Ульяновск, Омск, Красноярск, Сыктывкар, Түбән Тагил, Түбән Новгород, Екатеринбург вәкилләре бар иде, алар үз клублары исеменнән чыгыш ясады.
Менә судьяның сигналы белән сугышлар башланып китте. Башта командалар бугуртлар, яки күп кеше катнашында сугышлар күрсәттеләр, икенче төрле әйткәндә, сугышчылар ике яктан да стена булып киләләр. Моннан күп гасырлардагы кебек, борынгы стена янында кылыч һәм калкан тавышлары чыңлый, сугышчыларның хәрби чакырулары ишетелә һәм бәрелешләр башлана. Монда инде көчсезләргә урын юк. Кояш кыздыруы, авыр киемнәр дә батыр сугышчыларны туктата алмады.
Тамашачылар атлы турнирны да зур кызыксыну белән карады (фестивальдә беренче тапкыр урта гасырларның атлы сугышчылары катнашты). Ярыш башланыр алдыннан аларның һәрберсе ук, кылыч, сугыш балтасы белән күнегүләрдә үз осталыкларын күрсәттеләр, чабып барган килеш төрле мишеньнәргә атуда ярыштылар, мизгел эчендә иярдән иелеп җирдән яулык алып чаптылар. Аннары атлы сугышчылар арасында көч сынашу башланды. Зур тизлектә чабып килгән ат өстендәге сугышчылар сөңгеләре белән дошманның калканына зыян китереп, сөңгесен сындырырга тырышты. Халык бу тамашаны аеруча кызыксынып карады. Кайбер хатын-кызларның: "Мин моны карый алмыйм. Егетләр кызганыч. Алар чынлап торып сугышалар бит"...дигән сүзләре ишетелде. Ә сугышчылар, чыннан да, тимер очлы сөңгеләре, кылычлар, сугыш балталары белән бөтен осталыкларын күрсәтергә тырыштылар...
Кич белән факеллар яктысында профессиональ сугышлар барды, монда чикләүләр булмады диярлек. Аннары төнге концерт башланып китте. Концертта урта гасырлар чорына туры килгән инструменталь музыка һәм җырлар яңгырады, аны өч коллектив башкарды. Тамашачылар башкаручыларның чыгышын көчле алкышларга күмделәр, музыкалары искиткеч зур тәэсир калдырды. Әйтерсең, моннан күп гасырлар элек учак янында борынгы җырлар ишетелгәндәй булды.
Төнге утлы шоу үзе бер зур тамаша булды. Көнчыгыш киемнәрдә зур осталык белән сихри тарихны сурәтләделәр... Аннары төнге тынлыкта төрле төсләрдә балкып "Бөек Болгар!" дигән язу барлыкка килде.
Бәйрәм төнлә дә дәвам итте, тамашачылар концертны тын да алмый карадылар.
Икенче көнне иртә белән үзәктә сугышлар дәвам итте, биредә төрле номинациядә җиңүчеләрне билгеләделәр.
Җәяүле һәм атлы сугышлардан соң бәйрәмне ябу тантанасы башланды. Район башлыгы Камил Нугаев фестивальдә катнашучыларга, республика җитәкчеләренә, оештыручыларга, спонсорларга бәйрәмне оештырулары өчен зур рәхмәт белдерде һәм киләсе елга да Борынгы Болгар җиренә килерләр дигән ышаныч белдерде.
Автор фотолары.
Нет комментариев