Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Дымлы ашлык амбарларда кибәр әле...” (ФОТО)

Җәйге һава торышындагы көтелмәгән үзгәрешләр басуларда ашлык суктыручы игенчеләрнең эшенә әледән-әле төзәтмәләр һәм үзгәрешләр кертә.

Шуңа да карамастан, Айсылу Мөхәммәтова крестьян (фермер) хуҗалыгы механизаторлары һәр мөмкинлектән нәтиҗәле файдаланып калырга тырышалар.

Тәлгат ҖАМАЛЕТДИНОВ

Хуҗалыкта бөртекле культуралар мәйданының 2000 гектардан артып китүен исәпкә алганда, быел уракта катнашучыларга  үстерелгән уңышны җыеп алу өчен никадәр көч куярга туры киләчәген күзаллавы читен түгел. Шуңа күрә, биредә урып-җыю эшләре белән бәйле мәсьәләләрнең барысын да чишү ягын караганнар. Атап әйткәндә, кырга чыккач ватылган техниканы төзәтеп вакыт уздырырлык булмасын өчен барлык чараларны күргәннәр.
– Шөкер, комбайннар әйбәт эшли, тукталып торганнары юк, – ди баш агроном Андрей Шиков. – Механизаторларның да күңеле күтәренке. Инде 350 гектардан көзге бодайны җыеп та алдылар, уңыш та ярыйсы гына – гектардан 30 центнерга якын чыга...
Көзге бодайга кышкы салкыннар зыян китермәсә, уңыш тагын да күбрәк чыгар иде әле. Кар күгәрегеннән әрәм булган участокларны язын яңадан чәчеп чыкканнар. Бу шартны исәпкә алганда да, хуҗалыкта уңыш бөртеклеләрнең һәр гектарыннан 20 центнердан да ким булмаска тиеш. Утыз еллык агроном стажына ия булган Андрей Аркадьевич сүзләренә караганда, хәтта 50 центнерлап бөртек җыеп алган еллар булган. Дөрес, быел да басуларның уңдырышлылыгын арттыру өчен күп нәрсәләр эшләнгән. Әмма яңгырларның аз явуы сәбәпле, көтелгән нәтиҗәгә ирешеп булмаячак.
Хуҗалыкта көзге культуралар мәйданы мең гектардан артып китә. Бүген кырда “Дон-1500” комбайннары белән Александр Шулдяков, Олег Усманов һәм Николай Демиданов ашлык суктыра. Алар белән бергә Владислав Илюшин да басуда унынчы сезонын каршылый. Быел егеткә өр-яңа “Полесье” комбайны тапшырганнар. Көпчәкле трактор ярдәмендә ЖВП-6,4 ургычы белән көзге бодайны теземнәргә салучы Владимир Салминның да тырышлыгын билгеләп үтәргә кирәк. Тәҗрибәле механизатор инде 200 гектарда эш башкарырга өлгергән, көненә 30 гектарлап ашлыкны теземнәргә сала. Язын иген чәчкән булган, инде менә үз хезмәтенең нәтиҗәсен үзе күрә.
Суктырылган ашлыкны Александр Крайнов белән Юрий Буканов икмәк кабул итү предприятиесенә ташып тора, Товар кредитын каплау исәбенә инде 400 тонна тапшырганнар. Бодай 3 класс таләпләренә туры килә, клейковинасы да әйбәт. Тик менә кайбер көннәрдә бодайның дымлылыгы 20 проценттан артып китә. Таләпләр буенча 15тән югары булмаска тиеш. Шуның аркасында уру агрегатларына кояш чыгып, басуларның җилләгәнен көтәргә туры килә. Кичә комбайн бункерыннан алган бөртекнең дымлылыгы 17 процентка якын иде. Әмма агроном сүзләренә караганда, бөртек дымлы, бераз кипсен әле,  дип көтеп ятуның мәгънәсе юк. Амбарда кибәр әле...
Хуҗалыкта урып-җыюны уңышлы башкарып чыгу өчен күчмә остаханә булдырылган, ягулык-майлау материалларына кытлык сизелми, механизаторларны, ашлык язмышын хәл итүдә катнашучыларның барысын да көненә ике тапкыр бушлай ашаталар, башка мәсьәләләр дә хәл ителгән. Атап әйткәндә, һава шартлары гына көйсезләнмәсен, механизаторлар исә эшне озакка сузмаслар. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев