Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Чәчүгә – тулы әзерлек белән

    "Болгар" Востокзернопродукт" җәмгыятендә тракторлар һәм башка авыл хуҗалыгы техникасын тикшерү агрофирманың язгы кыр эшләренә әзер булуын күрсәтте. Монда техникага ремонт ясау, ашламалар запасы туплау тулы көч белән бара, алдагы сезонга планнар коралар.

    Олег Пахомов.
    «НЖ».
    Традиция буенча, ел саен техник карау агрофирманың Тукай отрядыннан башлана, чөнки заманча тракторлар һәм авыл хуҗалыгы техникасының күбесе мондагы механика мастерское мәйданчыгында тупланган һәм район басуларының күп өлеше шушы техника белән эшкәртелә. Отрядның тәҗрибәле белгечләре һәм механизаторлары үз эшләренә җаваплы карап, ремонт эшләренә беренчеләрдән булып тотыналар һәм техниканы кырга алып чыгу өчен яхшылап хәзерләп куялар.
    Техник тикшерү үткәрүнең төп максаты - тиешле документларны барлау, тракторларның һәм агрегатларның техник нормаларга туры килүен билгеләү. Хуҗалыкта тракторларның барысы да диярлек, хәтта хуҗалыкка күптән түгел кайтарылганнары да, дәүләт теркәве үткән, тизлеге сәгатенә 20 километрдан арткан үзйөрешле машиналар иминиятләштерелгән, таныклыклары бар (куллану срогы ун ел булганнарын алыштыру турында җитәкчеләр алдан ук кисәтеп куялар). Бу мәсьәлә буенча Ростехнадзорның район бүлеге җитәкчесе Николай Ягановтан җитди кисәтүләр булмады.
    Авыл хуҗалыгы машиналарының техник торышына килгәндә, монда тышкы яктырту приборлары, руль системасы һәм тормозларның төзеклеге, машина маеның һәм ягулыкның акмавы тикшерелде. Равил Мифтахов - "Маккормик"ны, Рамил Сибгатуллин - Т-150 тракторын, Александр Глухов - "Нью Холланд"ны һәм Илһам Мәүлетов МТЗ-82 тракторын беренчеләрдән булып алып чыктылар. Аларның барысы да тиешле техник нормаларга туры килә. Медицина аптечкалары да тулысынча тупланган.
    - Заманча югары җитештерүчән техникага кыр эшләре барышында бик күп эшләр башкарырга туры килә, - дип билгеләп үтте хуҗалыкның баш инженеры Мансур Сафин. - Җәй буена ике меңнән артык мотосәгать җыела. Биш "Нью Холланд", ике "Маккормик" һәм бер "Атлес"ның кайберсе инде 5-6 ел эшли. Техник хезмәтне вакытында күрсәтеп барсак та, алар шактый чыгымлы ремонт таләп итә. Мәсәлән, тизлекне күчерү коробкасына ремонт ясау гына да миллион ярымга якын тора. Бу җиңел түгел, шулай да язгы кыр эшләрен вакытында башкарып чыгарбыз дип, ышанам.
    Механизаторлар тагылма техниканы да язгы кыр эшләренә әзерлиләр. Заманча чәчү комплекслары, бөртекле культуралар, кукуруз, көнбагыш чәчү агрегатлары - ике "Хорш", "Солитер", "Флексиойл", "Ферабокс", "Оптима", СПП-8, ДКТ, СЗП-3,6 һәм башка техника инде тулысынча тәртипкә китерелгән. Моны кыр эшләрендә катнашучы механизаторлар үзләре башкара. Тырмаларны гына Нияз Хәбибуллин, Равил Әхмәтов, Тәлгат Хәнәфиев һәм Рамил Сибгатуллиннан торган махсус бригада хәзерләгән. Рамил Александр Архипов белән бергә культиваторларны да төзәткән.
    Яз көне игенчеләрнең эше җитәрлек. Көзен сабан культураларын чәчү өчен 7,5 мең гектардан артык җир хәзерләнгән (аның өчтән бер өлеше сөрелгән, калганы ике тапкыр дискланган). Иң күп табыш бирә торган культура буларак, көнбагышны быел 5300 гектарга чәчү күздә тотыла.
    600 гектар мәйданга силос һәм чәчүлек орлык өчен кукуруз чәчеләчәк, калган җиргә арпа, бодай, борчак, солы һәм җитен чәчәргә җыеналар. Уҗым культурасы мәйданнары хуҗалыкта 7400 гектар тәшкил итә, аларның күпчелегенә бодай чәчелгән, шулай ук арыш һәм тритикале дә бар. Көнбагыш һәм кукурузны да монда сөргән җиргә чәчкәнгә күрә, язын механизаторларга җиңел булмаячак.
    - Без инде эшкә күнеккән, "Нью Холланд"та беренче генә ел эшләмибез, - ди бертуган Яков белән Алексей Козловлар. - Хезмәт хакын гына вакытында бирмиләр. Узган ел да акчаны Яңа ел алдыннан гына бирделәр. Натуралата алырга да мәҗбүр итәләр. Без бит җәй буе ялсыз эшлибез, шуңа күрә акчасын да куйган хезмәткә карап түләсеннәр иде...
    Рәсемнәрдә: техник тикшерү бара; әзерлек сызыгында; ремонт бригадасы .

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: