Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Быел уңыш әйбәт булды

Хуҗалыклар терлек азыгы җыюны төгәлләп өлгермәде, инде уракка төшәргә дә вакыт җитте. Александр Планин крестьян (фермер) хуҗалыгында урып-җыю эшләре тулы көч белән бара. Басуда һәм ындыр табагында эшләүчеләргә аеруча зур җаваплылык йөкләнгән. Игенченең тырышлыгы басуыннан күренә диләр, Александр Субботкин урып-җыю эшләрендә аеруча зур тырышлык күрсәтә. "Дон-1500" комбайнында ул 370 тонна...

Хуҗалыклар терлек азыгы җыюны төгәлләп өлгермәде, инде уракка төшәргә дә вакыт җитте.
Александр Планин крестьян (фермер) хуҗалыгында урып-җыю эшләре тулы көч белән бара. Басуда һәм ындыр табагында эшләүчеләргә аеруча зур җаваплылык йөкләнгән.
Игенченең тырышлыгы басуыннан күренә диләр, Александр Субботкин урып-җыю эшләрендә аеруча зур тырышлык күрсәтә. "Дон-1500" комбайнында ул 370 тонна ашлык суктырган. Ашлыкны ындыр табагына үзбушаткыч КамАЗ белән Андрей Рубцов ташып тора. Хәзерге вакытта ул кырдан 480 тонна ашлык ташыган.
Коллективтагы башка игенчеләр дә зур җаваплылык тоеп, тырышып эшлиләр.
- Безнең механизаторлар үз бурычларын яхшы аңлыйлар, - ди хуҗалык җитәкчесе. - Уңышны кыска вакыт эчендә, югалтуларсыз җыеп алу өчен һәркем көченнән килгәнне эшли...
Быел һава шартлары да уңай килде, кырларда мул уңыш үсте: уҗым культураларының һәр гектарыннан монда 34әр центнер ашлык җыеп алганнар.
Бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләр белән, иртәгесе көн турында да уйларга онытмыйлар. Аерым алганда, Вячеслав Карсаков басуларны туңга сөрә башлаган. Бу агрочара әлегә 34 гектар мәйданда башкарылган.
Руслан Хәмидуллин фотолары.
* * *
Район хуҗалыкларында игеннәрне урып-җыюга керештеләр.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бөртеклеләрнең 2,5 мең гектары теземнәргә салынган, 2 мең гектардан артыгы суктырылган. Ындыр табакларына 6,4 мең тонна бөртек кайтарылган.
Быел аеруча көзге бодай уңышы әйбәт - гектарыннан 30,8 центнер чыга. Арпа белән арышның һәр гектарыннан чагыштырмача 24 һәм 27 центнер суктыралар. Район буенча бөртеклеләрнең уртача уңышы гектарыннан 30,1 центнер тәшкил итә.
Район хуҗалыкларында шулай ук терлек азыгы әзерләүне дәвам итәләр. Малларны кышлату чорына 18 мең тоннадан артык печән тупланган, 14670 тонна сенаж салынган. Бу планның 47 процентын тәшкил итә.
Көннәр аяз торганда хуҗалык җитәкчеләре терлек азыгын мулдан хәзерләп кую өчен булган барлык мөмкинлектән файдаланып калу турында кайгыртырга тиешләр. Кышлату чорында да терлекчелек продукциясе җитештерүне киметмәү өчен яхшы сыйфатлы азык җитәрлек булуы кирәк - моны һәркем яхшы белә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев