Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • “Бу тарихи истәлекләрне сакларга кирәк!”

    Узган якшәмбедә Болгарга ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирас комитеты делегациясе килде. Мәртәбәле кунакларны Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Спас муниципаль районы башлыгы Камил Нугаев озатып йөрде.

    Владимир КОРНИЛОВ.
    "НЖ".
    Борынгы Болгарга килгән дәрәҗәле кунакларның барысын да Болгарларның Ислам дине кабул итү хөрмәтенә төзелгән Истәлек билгесе янында каршылау матур гадәткә керде. Бу юлы да шулай булды. Мәктәп укучылары, волонтерлык хәрәкәтендә катнашучылар "хан" һәм "ханбикә", Петр I, Әби патша белән бергәләп кунакларны тантаналы шартларда ипи-тоз һәм чәк-чәк белән каршы алдылар.
    Бу юлы безгә Санкт-Петербург шәһәрендә ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас комитетының әле яңа гына тәмамланган 36нчы сессиясе эшендә катнашучылар - Комитет составына керүче дәүләтләрнең рәсми вәкилләре һәм Казанда узган Бөтендөнья мирас комитетының Яшьләр моделендә катнашучылар килде. Галимнәрне борчыган мәсьәләләрне тикшерүне алар Болгарда дәвам итте. Биредә моңа җирлек бар - археология казу эшләре күп алып барыла, борынгы һәйкәлләр яңартыла. Кыскасы, барысы да игътибар үзәгендә…
    Делегация шактый зур, 60лап кешедән тора. Аның составына һәйкәлләр һәм истәлекле урыннар мәсьәләсе буенча Халыкара советның генераль директор киңәшчесе, шәһәр төзелешләрен һәм архитектура һәйкәлләрен саклау буенча ЮНЕСКО кафедра мөдире Мөнир Бушенаки, Россиянең ЮНЕСКОдагы даими вәкиле Элеонора Митрофанова, Мексика, ЮАР, Эстония, Швейцария, Йәмән, Германия, Камбоджа, Сенегал, Малайзия, Сербия, Франция, Япония һәм башка илләрнең вәкилләре керде.
    Мәгълүм булганча, борынгы Болгар һәм Зөя утрау-шәһәрчеген ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы Исемлегенә кертү өчен әзерлек эшләре бара. Дөрес, әлегә конкрет адымнар турында әйтергә иртәрәк, шулай да кунакларда Болгарның никадәр гаҗәпләнү һәм соклану хисе уятуын исәпкә алсаң, бәлки әлеге тарихи һәйкәлләр киләсе елда ук инде Исемлеккә кертелер, дигән өмет туа. Исемлеккә кертелгән очракта, биредәге тарихи һәйкәлләрнең әһәмияте бермә-бер артачак, һәм, әлбәттә инде, туристларны күбрәк тартырга мөмкинлек бирәчәк.
    ЮНЕСКОга керү башка өстенлекләр дә бирәчәк.
    Истәлек билгесен һәм анда куелган экспонатларны -дөньядагы иң зур басма Корьәнне, мозаика панносын, Татарстан рәссамнары картиналарын караганнан соң кунаклар борынгы һәйкәлләр белән таныштылар. Алар шулай ук Көнчыгыш һәм Төньяк төрбәләрне, Җәмигъ мәчетне карадылар. Хәзерге вакытта Хан сараенда алып барылган эшләр Мөнир Бушенакида аеруча зур кызыксыну уятты. Ул бу һәйкәлне реставрацияләүнең барышы һәм археологик казып табылган бинаны консервацияләү белән канәгать калды. Хан сарае өстендә ясалган саклагыч корылманы ул аеруча хуплады.
    Аннары делегатлар күптән түгел казып ачылган борынгы мунча нигезен карадылар, Кара пулатта, Ак пулатта булдылар һәм Кече манарада тукталдылар. Болгарга килгән сәхәбәләрнең күмелгән урыны дип саналган җиргә куелган билге аларда зур кызыксыну уятты.
    - Бу һәйкәлгә кылычлар түгел, ә чалма, таяк һәм кара савыты сүрәтләнгән, - диде кунакларга музей-тыюлык директоры Рафаэль Мәхмүтов. - Бу мосафирның Болгарга яу белән түгел, изге ниятләр белән килүен аңлата...
    Ә делегация күптән түгел генә табылган балчыктан эшләнгән савыт-сабаларны яндыра торган миче бик яхшы сакланган чүлмәкче остаханәсен караганда, Мөнир Бушенаки казу эшләре барган урынга төшеп, бу борынгы корылманы үз куллары белән тотып карады.
    - Кылычлар, эш кораллары, көнкүреш әйберләре еш табылып тора. Ә мондый табылдыкны күргәнем юк иде әле, - дип билгеләп үтте ул, бу остаханәне дә, барлык борынгы ядкарьләрне дә күздә тотып. Ул шулай ук эш темпларын, һәйкәлләрне саклау буенча күрелгән чараларны, консервация алымын да хуплады.
    Аннары делегация әгъзалары Ак мәчет һәм Икмәк музее комплексын карап чыктылар, бу да аларда зур тәэсир калдырды. Журналистларның соравына җавап биргәндә, Элеонора Митрофанова болай диде:
    - Билгеле, боларның барысын да мин күп тапкырлар фоторәсемнән күргәнем бар. Үз күзләрең белән күргәч, гаҗәпләнеп бетә алмыйсың икән! Территорияне төзекләндерү буенча зур эш башкарылуы сизелеп тора, әйбәт юллар ясалган. Зур археология һәм яңарту эшләре алып барыла. Эшләр киләчәктә дә шундый темплар белән дәвам итсә, Болгар бөтен дөньядан күпсанлы туристларны үзенә тартып торачак...
    - Танылган экспертларның эшебезгә шундый югары бәя бирүе бик яхшы, - диде Минтимер Шәймиев. - Без тарихи һәйкәлләрне саклауга хәзер таләпчәнрәк карый башладык, киләчәктә дә ЮНЕСКО белән тыгыз хезмәттәшлек итәргә әзер торабыз. Борынгы бабаларыбызның мирасын яңарту һәм саклау эшен халкыбыз да хуплап кабул итә...
    Кешеләрнең республиканың беренче Президентына нинди хөрмәт белән карауларын күрми мөмкин түгел. Болгарга бу көнне килгән туристларның күпчелеге аның белән бик теләп аралаштылар. Алар Минтимер Шәрип улы янына килеп, рәхмәтләрен белдерделәр, аның белән бергә фотога төштеләр. Ә ул һәркем өчен дә ихлас күңелдән җылы сүзен тапты...

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: