Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Борынгы Болгар – минем язмышым...

Дөньядагы урта гасырларга караган уникаль тарихи һәйкәлләрнең берсе булган һәм инде ХIII—ХIV гасыр урталарындагы бердәнбер болгар-татар архитектура үрнәкләрен чагылдырган Болгар тарих-архитектура музей-тыюлыгы оешуга быел илле ел тула.

Музей-тыюлыкның фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Җәмил Мөхәммәтшинның да 2014 елда ЮНЕСКО исемлегенә кертелгән әлеге тарихи объектта эшли башлавына нәкъ менә ярты гасыр вакыт үткән. Юбилей хөрмәтенә уздырылачак бәйрәм чаралары алдыннан без аның белән очрашып сөйләштек.
–Җәмил Габдрәхимович, сез Болгар музей-тыюлыгының беренче директоры. Ни өчен яңа төзелгән музей комплексы белән җитәкчелек итүне нәкъ менә сезгә ышанып тапшырдылар?
–1969 елда мин Казан педагогия институтын тәмамлап, татар теле, әдәбияты һәм тарих укытучысы дипломы алдым. Борынгы Болгар белән әле студент елларында ук кызыксына башлаган идем. 1964 елдан башлап, мәсәлән, биредә практика үттем, тарих һәм археология өлкәсендә зур танылу алган күренекле галимнәр Петр Николаевич Старостин, Евгений Петрович Казаков, Равил Габдрахман улы Фәхретдинов җитәкчелегендәге фәнни экспедицияләрдә катнаштым. Бу гаҗәеп мавыктыргыч эш белән мин дә алардан күреп кызыксына башладым. Алай гына да түгел, гомеремне тулысынча тарихны өйрәнүгә багышладым.
Болгар шәһәрчеге базасында тарих-архитектура тыюлыгы төзеләчәге турында 1968 елда ук инде билгеле иде. Моның инициаторы мәдәни мирас өлкәсендәге зур белгеч Альфред Хәсән улы Халиков булды. Ул вакытта мине дә беләләр иде, шуңа күрә минем кандидатураны да карадылар. Югары уку йортын тәмамлауга, 1 июльдә, мине әлеге вазифага билгеләделәр.
–Ул вакытта җитәкче вазифасы нидән гыйбарәт иде, эшне нәрсәдән башлап җибәрдегез?
– Шунысын әйтергә кирәк, эшкә җиң сызганып, зур теләк белән керештем. Монда туган якны өйрәнү музее бар иде, аның белән үз эшенең энтузиасты Николай Михайлович Худяков җитәкчелек итте. Археологик казу эшләре танылган зур галим, Идел буендагы Болгар дәүләте һәйкәлләрен өйрәнүгә зур өлеш керткән Алексей Петрович Смирнов җитәкчелегендә алып барылды. Реставрация эшләре белән Сәйәр Ситдыйк улы Айдаров шөгыльләнде. Алар археология һәйкәлләрен барлау һәм реставрацияләү буенча гаять күп нәрсәләр эшләделәр. Бу галимнәр янәшәсендә эшли алуым өчен мин язмышка бик рәхмәтле, алардан күп нәрсәләргә өйрәндем. Директорның фәнни эш буенча урынбасары Наталья Дмитриевна Аксенованың дә даими ярдәмен тоеп тордым.
Иң әүвәл штат булдырдык – ул җиде кешедән торды. Хатыным Венера да, Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлаганнан соң, музей-тыюлыкта эшли башлады. Әлбәттә инде, беренче эш итеп фондлар булдырдык. Борынгы Болгарга кагылышлы булган бөтен нәрсәне: картиналар, борынгы китаплар, тимер акчалар, фотодокументларны бөртекләп җыю бурычын куйдык. Моның нәтиҗәсендә, мәсәлән, биредә 1938 елда алып барылган археологик казу эшләре отчетларының күчермәләре җыелды, документлар Мәскәүдәге Дәүләт тарих музеенда сакланган булган.
Мисалга тагын картиналарны гына алыйк.  Болгар элек тә, әле хәзер дә үзенең кабатланмас матурлыгы белән күп кенә рәссамнарны үзенә тартып торган һәм тора. Без Рус музеенда саклана торган картиналарның күчермәләренә заказ бирә башладык. Тора-бара үзебездә картиналар галереясе булдырдык. 1974 елда беренче тапкыр “Болгар сынлы сәнгатьтә” күргәзмәсен ачтык. Бүген фондта 15 меңләп картина бар. Гомуми фондлар исә 120 меңнән артык материалны берләштерә.
–Кыенлыклар, төрле проблемалар да килеп чыккандыр бит. Алар турында ниләр әйтә аласыз?
–Сүз дә юк, проблемалар безне дә читләтеп үтмәде, хәер, ансыз бер эшне дә күз алдына китереп булмый. Әйтик, җирне музей-тыюлык милке итеп рәсмиләштерү өчен никадәр көч һәм тырышлык куярга туры килде. Ул вакытта тыюлык территориясендә аэропорт, су капкасы һәм тагын башка объектлар урнашкан иде. Болгар авылыннан халыкны күчерү эше дә этаплап башкарылды. Бу мәсьәләне тиз генә хәл итәрлек тә түгел иде. Болгар акрынлап үсте, популярлык казана барды. Бирегә күпләп туристлар килә башлады. Аның мирасына зур игътибар бирелде, мондагы һәр нәрсәне кадерләп сакладылар. 
Иң мөһиме – борынгы Болгар яңарып, туристларны җәлеп итә алды, аның мәдәни мирасы да игътибар үзәгендә булып, кадерләп саклана башлады.
- Ул сезнең күз алдында ЮНЕСКОның мәдәни мирасы исемлегенә кертелгән объектка әверелде. Борынгы Болгарны яңарту проекты кысаларында башкарыла торган үзгәрешләр турында нәрсәләр уйлыйсыз?
- Бу эшләр башланып кына киткәндә, проект тәкъдим иткән үзгәрешләргә күпләр бик сак карады, алар бераз куркытты, дисәң дә, ялгыш булмас кебек. Шулай да үзгәрешләрнең алдагы перспективага йөз тотулары инде ачык күренә һәм борынгы Болгар исеменең хәзер бөтен дөньяга таралуын үзебез күрәбез.
Яшерен-батырын түгел, күңелдә шик тудырган кайбер сораулар бар. Мәсәлән, белгечләр фикеренчә, матур, күзгә ташланырлык итеп ясап куелган Истәлек билгесе туристларда онытылмас тәэсир калдыра һәм аның янында борынгы ядкарьләр югалып калган кебек тоела. Ә бу ядкарьләр – тыюлыкның төп байлыгы, тарихның җансыз шаһитлары бит... Икенче яктан караганда, тарих белән чынлап торып мавыккан кеше беренче чиратта тарихи һәйкәлләргә игътибар итә.
Туксанынчы елларда яңартылган Зур манара белән дә үз вакытында проблемалар булды. Шунысын әйтәсем килә, борынгы һәйкәлләрне яңартуны дөньяда хуплап бетермиләр, шулай да безнең манара бернинди үзгәртүләрсез, тарихи чорга туры килерлек итеп яңартылды. Минем карашка, бу гасырлар элемтәсе, диннең яңартылуы, толерантлыкның бер символы булып тора. Чөнки Зур манара белән XVII гасыр архитектурасы һәйкәле булган Успение чиркәве, шушы җирдә яшәүче кешеләр кебек, тыныч кына янәшә басып торалар...
- Сезнеңчә, гасырлар элемтәсе тагын нидән гыйбарәт?
- Бу элемтә күп нәрсәдә чагыла. Бөек Болгар җирендә яшәүче халыклар элек-электән бер-берсе белән тыгыз хезмәттәшлек иткән, диннәребезнең нигезләре дә уртак. Руслар да, татарлар да бер үк дәрәҗәдә Изге Авраамий, Федор Иерусалимский кебек изгеләрне олылый, чөнки бу – безнең уртак тамырларыбыз. Бүгенге көндә бу аеруча зур әһәмияткә ия, чөнки мәдәният, телләр, диннәр элемтәсе бер-берсен баетып кына калмыйча, тынычлык, татулык, дуслыкта, бер-береңне ихлас хөрмәт итеп яшәргә мөмкинлек бирә.
- Сез зур фәнни эш алып барасыз, эпиграфика, эпитафия, нумизматика буенча белгеч буларак, төрле форумнарда, конференцияләрдә катнашасыз...
- Әйе, менә күптән түгел генә Казанда үткән VI Алтын Урда форумында катнаштым. Мондый чараларда катнашу шәхсән минем өчен генә түгел, музей-тыюлык өчен дә файдалы. Борынгы Болгар – эш кенә түгел, күпләр өчен язмышыбыз да әле ул. Борынгы Болгарга халык тартылсын өчен, аның белән кызыксынырга, күп нәрсә белергә кирәк. 
Коллективта үз эшен чын күңелдән яраткан, тарих белән мавыккан кешеләрнең эшләве аеруча сөендерә. Алар арасында Андрей Николаевич Фәсхетдинов, Лилия Нәбиулла кызы Сафина, Гөлнара Бирюкова, Гөлнара Прокофьева, Ринат Ваһапов һәм башкаларны билгеләп үтәсе килә. 2000 елда мин директор вазифасыннан киткән чакта, тыюлыкта 75 кеше эшли иде, хәзер аларның саны 200дән артып китте. Көн саен борынгы Болгарны карарга килүчеләрне каршыларга, аларга хезмәт күрсәтергә туры килгәч, бу да таман гына әле. Ә туристлар саны инде елына ярты миллионга җитә. Интерактив процесслар, тарихи материалларны күрсәтү һәм экскурсияләрне үткәрүнең яңа формалары монда килгән кешеләрне кызыксындырып, аларда безнең якларга тагын да килү теләге уятырга тиеш. Борынгы Болгарны бер генә килүдә карап чыгу мөмкин дә түгел ул, чөнки монда музейлар саны гына дистәдән артып киткән.
- Язмышыгызны тарих, борынгы Болгар белән бәйләүгә үкенмисезме?
- Бу хакта беркайчан үкенгәнем булмады. Кайчандыр Болгар җиренә китергән язмышыма мин бик рәхмәтлемен. Хезмәтем бушка китмәс, борынгы Болгар киләчәктә дә күпләр өчен өмет, тынычлык һәм бәхет символы булып калыр дип, чын күңелдән ышанам.

Әңгәмәне Лидия Кострулева алып барды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев