Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Борынгы Болгар кунаклар көтә

    Чәршәмбе көнне безнең районда эш визиты белән Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев булып киттеләр. Делегация составында шулай ук ТР Премьер-министр урынбасары Зилә Вәлиева, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Президентның социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова, республика мөселманнарының Диния нәзарәте вәкилләре дә бар иде.

    Владимир Корнилов.
    "НЖ".
    Бу киңәйтелгән күчмә киңәшмә борынгы Болгар территориясендә урнашкан объектларның төзелеше һәм реставрациясенә, шулай ук Идел Болгарының Ислам динен кабул итүенә 1123 ел тулуын билгеләп үтүгә багышланды. Ул җәмгыятьтә зур бәхәс уяткан Даши Намдаковның "Саклаучы" скульптурасы куелырга тиеш мәйданчыкны карау белән башланды. Әлегә аны мөселман ядкарьләреннән читтәрәк, биек Идел ярына куярга җыеналар.
    - Бу аерым объект булачак, - диде Минтимер Шәймиев. - Ул бу территориядә Ислам динен кабул иткәнче яшәгән төрки халыкларның борынгы мифологиясен чагылдыра. Табигатьтә канатлы барслар юк, шуңа күрә бу скульптура - даланың җыелма образы. Аның дингә дә бернинди катнашы юк. Бу образ Татарстан гербын ясаганда да кулланылды...
    Аннары киңәшмәдә катнашучылар Болгар цивилизациясе музее белән берләштерелгән елга вокзалын карадылар. Хәзер монда эчке бизәү эшләре, инженерлык системаларын монтажлау бара, бинаның фасадын ясыйлар. Вокзал территориясендә мәгърифәтче һәм шагыйрь Кол Галинең скульптурасын кую турында да мәсьәлә карала, Дәүләт Киңәшчесе фикеренә караганда, ул иң күренә торган урында булырга тиеш.
    Кунаклар шулай ук "Идел Болгарының 922 елда Ислам динен рәсми дин буларак кабул итү хөрмәтенә истәлек билгесе" бинасында барган эшләр белән дә таныштылар. Монда шулай ук бизәү эшләре бара һәм әлегә Казанның Кол Шәриф мәчетендә саклана торган дөньядагы иң зур Коръән китабы өчен урын хәзерләнә.
    Тагын бер төзелеп килә торган объект - фестиваль-чаралар комплексы да киңәшмәдә катнашучыларда күптөрле сораулар тудырды. Ул Болгар җирендә үткәреләчәк тантаналы чаралар өчен төзелә, аның сәхнәсе һәм 545 урынлы тамаша залы булачак. Ике зур мультимедиа экранын кую планлаштырыла. Әлегә төзелеш башланып кына килә, шуңа күрә аның структурасына күпмедер үзгәрешләр кертелде.
    Халык арасында "Ак мәчет" исемен йөрткән "Болгар" мәчетендә дә эшләр югары темплар белән бара. Бирегә килүчеләргә аның ахыргы вариантының эскизы күрсәтелде.
    Көннең йомгаклау утырышы Икмәк музее залларының берсендә үтте. Бу комплексны һәм Истәлек билгесен Идел Болгары Ислам динен кабул иткән көнне - агымдагы елның 21 маенда тапшыру күздә тотыла. Шулай итеп, тиздән теләге булган кеше ипинең ничек пешүен үз күзләре белән күрә, ата-бабаларыбызның һөнәрләре турында мәгълүмат алачак, Болгар күренешләренә сокланачак.
    - Без борынгы шәһәр манзарасының бөтен хозурлыгын ачып бирергә тиеш, - дигән нәтиҗә ясады Минтимер Шәймиев.
    Кунакларны эш визиты барышында район башлыгы Камил Нугаев озатып йөрде.
    Киңәшмәдә катнашучыларның игътибары туристлар һәм хаҗиларның иминлеген тәэмин итү, борынгы башкаланың һәйкәлләре, юлйөргечләр, буклетлар, туристлар арасында популяр булган сувенир продукциясе җитештерү урыннарын күрсәткән картаны хәзерләү кебек сорауларга да юнәлдерелде.
    Руслан Хәмидуллин фотосы.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: