Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Болгарда очкычлар фестивале узды

Конкурста егерме кеше катнашты.

Болгар музей-тыюлыгы территориясендә «Бөек Болгар җилләре» республика смотр-конкурсы узды. Конкурс көнне һава җылы булса да, шактый җиләс иде.  Шуңа күрә очкычларга биеклеккә күтәрелергә бернәрсә дә комачауламады.

Конкурста катнашучыларны мәгариф бүлеге җитәкчесе Александр Ермилин сәламләде. Александр Николаевич барлык катнашучыларга уңышлар теләде. Конкурста егерме кеше катнашты. Безнең район укучыларыннан тыш, фестивальгә Буа һәм Кукмара районнары вәкилләре дә килде.

Смотр-конкурс «Иң аэродинамик очкыч», «Иң матур очкыч», «Команда чыгышы» номинацияләрендә узды. Балалар очкычларын берничә атна дәвамында ясап, үзләренең бай фантазиягә ия булуларын күрсәткәннәр. Быел «Регата» балалары «Аждаһаны ничек буйсындырырга» мультфильмыннан герой формасында ясалган очкыч белән гаҗәпләндерделәр. Фестивальдә күрсәтелгән очкычларның күбесе исә ромб формасында иде. Конурс шартлары буенча, алар һавада кимендә ике минут очарга тиеш.  Жюри шулай ук очкычларның үзенчәлекле булуына, очу биеклегенә, хәрәкәтчәнлегенә дә бәя бирде. Кайвакыт баулар буталып, очкычлар бер-берсенә килеп бәрелештеләр. Катнашучылар моңа елмаеп карап тордылар. Аннары бергәләшеп бауларны сүтеп, очкычларны яңадан биек күп гөмбәзенә җибәрделәр.

Җиңүчеләргә һәм призерларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. 

ФОТОРЕПОРТАЖ
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев