Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Болгар халкы үзләре оештырган чүплекләрдән зарлана

    Шәһәрдә яшәүчеләр үзләре оештырган чүплекләрдән зарлана.

    Болгарда көнкүреш калдыклары түгү өчен куелган контейнер мәйданчыклары чүплек базына әйләнеп бара. Пластик шешә, искергән мебель, сантехника, чүпрәк-чапрак, төзелештән калган иске-москы әйберләр, көнкүреш калдыклары – барысы да бар. Бакчалардан уңыш җыеп алгач, әле тагын яшелчә сабакларын да чыгарып өяләр. Контейнерга сыеп бетмәгәннең барысын бер күчкә китереп ташлыйлар. Хәтта киселгән агачларны да контейнерлар янына ташлап китәләр.

    Шәһәрнең әле теге, әле бу урамында барлыкка килә торган чүплек проблемасы кискен тора. Бер караганда, җыелган чүп-чарны даими алып китәләр, әмма бер-ике көн дигәндә контейнерлар яңадан тула. Шуңа күрә, йортларда яшәүчеләр көнкүрештән калган бөтен нәрсәне контейнер янәшәсенә ташлап китә.

    Акчаны түләгәч, кая ташласаң да ярый

    Рейд барышында мондый чүплекләргә Вахитов, Белов, Болгар урамнарында, Вертынская урамының икенче башында һәм башка урамнарда тап булдык.

    –Көнкүреш калдыкларын түккән өчен акча түлим, димәк, контейнер мәйданчыгына ни теләсәм, шуны чыгарып ташларга хакым бар, – ди шәһәрдә яшәүче Андрей Матвеев (исем-фамилиясе үзгәртелде –ред.). Бакчадан чыккан бәрәңге сабагын кая куярга ди тагын?

    Бу фикер белән берничек килешеп булмый.

    – Агач ботаклары, яфрак, бәрәңге сабагы, киселгән агачларны бакларга тутырырга ярамый, янәшәгә өеп кую да тыелган, – дип аңлата «Экосервис» җәмгыятенең Спас районындагы вәкиле Александр Блюденов. – Ватылган теплица, иске пленка, яраксыз хәлгә килгән койма такталары һәм хуҗалыктан калган башка чүп-чар да шуңа керә. «Җитештерү һәм куллану калдыклары турында»гы 1998 елның 24 июнендә кабул ителгән 89нчы Федераль закон нигезендә, әлеге калдыклар  каты көнкүреш калдыкларына керми. Кешеләр аларны утильләштерү өчен полигонга үзләре акча түләп илтергә тиеш.

    Хәлне үзгәртәбез – камералар куябыз

    Бу чүплекне чистарту, ягъни аны полигонга алып китү өчен гариза язып трактор сорарга кирәк. 2020 елның 18 сентябреннән төзелеш калдыклары, чыбык-чабык, киселгән агачларны полигонга мөстәкыйль илткән өчен 327,2 сум түләргә кирәк. Бер кубына. Беренче класслы калдыкка түбәндәгеләр керә: тирес, салам, резина, тотылган автомобиль майлары. Аларны бернинди акча түләп тә полигонга чыгарырга ярамый. Алардан котылу өчен «Чиста шәһәр» җәмәгать оешмасы белән (Казан-ред.) килешү төзергә кирәк. Шул чакта сезнең калдыкларны Татарстанда бердәнбер саналган Әлмәт полигонына алып китәчәкләр. Салам белән тирестән менә дигән ашлама ясарга була. Моның өчен аны базга гына күмәргә кирәк.

    Мөмкинлекләр була торып та, кешеләр һаман да урамнарны чүплеккә әйләндерә.

    – Без күзәтү камералары урнаштырырга тәкъдим иттек, – ди Александр Бледенов. – Мондый тәҗрибә бар. Антон, Болгар, Калинин, Крайняя урамнарына камералар куйдык, бер ай эчендә ник берсе чүпне контейнердан читкә ташласын. Күршедәге Базарлы Матак тәҗрибәсе дә игътибарга лаек. Биредә комиссия төзегәннәр, тәртип бозучыларны комиссия әгъзалары экологлар белән бергә тота. Беркетмә төзеп, 30 мең сум күләмендә штраф салалар.

    Чисталык турында бергәләп кайгыртырга кирәк

    – Пычрак, шыплап тулган контейнерлар, чүп савытлары белән көрәшне кешеләрнең менталитетын үзәгртүдән башларга кирәк, – дип саный шәһәрдә яшәүче Людмила Гладкова. – Алар үз фатирлары һәм бакчаларын тәртиптә тотса, җәмәгать киңлекләрендәге урыннарда ничек булса да ярый, дигән принциптан чыгып эш итә. Алар моның белән тирә-як мохитка никадәр зыян сала, үзләренең культурасызлыгын һәм тәрбиясезлеген ачык күрсәтә. Бәрәңге сабагын һәм бакчадагы башка калдыкларны махсус базга салып утильләштерәм. Чергәч, менә дигән ашлама килеп чыга.

    Чүп-чар белән эш итүнең дә үз җае һәм тәртибе бар. Калдык-постыкны пакетларга тутырып махсус урындагы контейнерларга илтеп ташлауның бер кыенлыгы да юк. Бары тик шулай эшләргә өйрәнергә генә кирәк. Шул чакта гына урамнарда чүп өеме хасил булмаячак. Әгәр бөтен кеше дә чисталык һәм матурлык турында кайгыртса, проблема үзеннән-үзе хәл ителер иде.

    Файдалы мәгълүмат

    Помидор сабагы бакчада натураль инсектицид буларак бик файдалы. Аны бөҗәкләргә каршы нәтиҗәле файдаланалар. Помидор сабагында агулы катнашма – соланин бар. Ул корыткычларны юк итүдә зур роль уйный.

    Әгәр сезнең участокта үсемлекләргә зыян сала торган корткычлар булмаса, сез помидор сабагыннан башка культуралар өчен туклыклы ашлама әзерли аласыз. Теләсә нинди сабакны ваклатырга һәм көзен туфракка күмәргә. Яз көне бу урынга рассада чыгарып утыртырга мөмкин.

    Киселгән агачлар һәм тамыры белән казып алынган куакларны ваклатырга һәм мичкә ягарга була. Мичегез булмаса, күршеләрегезгә яки башка кешеләргә бирә аласыз. Вак йомычка сало ыслаганда кулланыла. Аеруча алмагач, чия ботаклары иткә үзенчәлекле тәм өсти. Шашлык кыздырганда да мондый ботакларны еш кулланалар. Кыскасы, җаен гына белергә кирәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: