Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Болгар ислам академиясе: үсеш перспективалары

    Болгар ислам академиясендә Россия Федерациясе Президенты Администрациясе Җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко җитәкчелегендә узган Попечительләр советының беренче утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россиянең кайбер төбәк җитәкчеләре, танылган сәясәтчеләр, җәмәгать һәм дин эшлеклеләре, эре предприятиеләр һәм дини уку йортлары җитәкчеләре, хәйриячеләр катнашты.

    Тәлгат 
    ҖАМАЛЕТДИНОВ

    Башта чарада катнашучылар өчен экскурсия уздырдылар. Алар Болгар цивилизациясе музеенда, китапханәдә булдылар, аудиторияләрне карадылар.
    – Россия Президенты Владимир Путин традицион ислам белеме мәктәбен үстерү бурычын куйды, – диде утырышны ачып Сергей Кириенко. – Безнең илебездә ислам тарихы бай, күп гасырлы мәдәнияты, үз традицияләре бар. Бу Россия кебек күп милләтле һәм күп конфессияле ил өчен аеруча зур әһәмияткә ия. Россия исламының үзенчәлекле традицияләре сакланып, дин әһелләренең яңа буынына тапшырылып килде. Киләчәктә дә югары квалификацияле һәм чит илнең дин белгечләренә көндәш булырлык дин әһелләрен әзерләүгә зур игътибар биреләчәк...
    Сергей Владиленович үз чыгышында ассызыклап үткәнчә, «Болгар ислам академиясендә студентлар һәм укытучыларга җайлы материаль база булдырылган. Инфраструктураны үстерү өчен әле тагын күп эшлисе бар. Шулай ук дин әһелләренә белем бирү программаларына бәйле эш тә зур әһәмияткә ия. Монда ислам дине таралган Россия төбәкләренең катнашуы да бик мөһим. Без баштан ук илебезнең төрле төбәкләреннән абитуриентларның бирегә килүен теләдек. Дөрес белем, мәдәният һәм традицияләрне үз төбәкләренә алып кайтырлар, дип планлаштырдык. Бу максаттан безгә җитди эш алып барырга кирәк булачак. Бу юнәлештә инде беренче адымнар ясалды». Сергей Кириенко Россиядә ислам белеме бирү өчен академиядә эшнең әйбәт оештырылуын билгеләп үтте һәм моның өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт әйтте.
    – Проектны тормышка ашыра башлаганнан бирле күп нәрсә эшләнде, – диде утырышта катнашучыларга мөрәҗәгать итеп Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов. – Уку һәм белем алу корпуслары төзелде, академия составына  “Ак мәчет” комплексы кушылды. Административ һәм укытучылар составы формалашты. Хәзер бездәге академия турында Россиядә генә түгел, хәтта чил илләрдә дә беләләр. Моңа ничек горурланмыйсың!
    Шунысын да әйтергә кирәк, илебездәге эре югары уку йортлары белән элемтәләр җайга салынды. Ислам илләренең фәнни-мәгариф үзәкләре белән хезмәттәшлек киңәйтелә. Дин нигезләрен, дини һәм гарәп-мөселман философиясе, ислам теологиясе, ислам мәдәнияты, Якын Көнчыгыш илләре тарихы буенча лекция һәм махсус курслар укуга чит илләрнең танылган белгечләре җәлеп ителә.
    Болгар ислам академиясе ректоры Данияр Абдрахманов үзенең докладында белем бирү учреждениесе эшчәнлеге турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, биредә бүген 96 магистрант һәм 26 докторант укый. Узган ел Россия тарихында беренче тапкыр мөселман тәгълиматы докторы әзерләп чыгарылды. Быел, яңа докторлардан тыш, ислам хокукы магистрларының беренче чыгарылышы көтелә. Киләчәктә академия илебезнең алдынгы ислам фәнни-мәгариф, дини белем бирү үзәге системасындагы югары баскычка әйләнергә тиеш.
    Попечительләр советы утырышында шулай ук Дагыстан Республикасы башлыгы Владимир Васильев, Адыгейя Республикасы башлыгы Мурат Кумпилов, Кабардин-Балкар Республикасы башлыгы Казбек Коков, “Лукойл” җәмгыяте президенты Вагит Алекперов, Россия Федерациясе чит илләр министры урынбасары, Россия Президентының Якын Көнчыгыш буенча махсус вәкиле Михаил Богданов, милләтләр эше буенча Федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов, Дәүләт Эрмитажы генераль директоры Михаил Пиотровский, Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте Рәисе мөфти Тәлгат хәзрәт Таҗетдин, республика мөселманнарының Диния нәзарәте Рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм башкалар катнашты.
    Узган утырыш кысаларында Болгар ислам академиясен үстерү стратегиясе расланды.

    Автор фотосы.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: