Миша Филатов - быел районыбызда беренче булып дөньяга килгән сабый.
Ул өченче гыйнварда туа, ә Яңа елның ике көне район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре өчен артык мәшәкатьле булмый. Бала да, ана да үзләрен яхшы хис итә, тиздән аларны бала тудыру йортыннан чыгарырга тиешләр. Ә өйдә аларны кечкенә Максим түземсезләнеп көтә. Гаилә Вожи авылында яши. Надежда Викторовна - хуҗабикә, ә ире авыл хуҗалыгында эшли. Тагын бер сабыйның дөньяга килүе гаиләгә өстәмә мәшәкатьләр алып килсә дә, ата-ана өчен моннан да зур шатлык юк. Бала үстерү авыр һәм изге хезмәт.
Бу гаиләдә балалар бәхетле, татулыкта, муллыкта үссеннәр, бәхетле яшәсеннәр!