Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Безнең районга язучылар килде

Узган чәршәмбедә районга кырык кешедән торган Татарстан язучылары килде.

Юл уңаеннан алар Көеккә - Абдулла Алишның туган авылына кереп, язучының монументына чәчәк бәйләмнәре куйдылар, гомере башка җәлилчеләр белән бергә 1944 елның 25 августында немец әсирлегендә өзелгән якташыбызны дулкынланып искә алдылар. Кунаклар язучының музеенда Абдулла Алишның иҗат юлы турында сөйләүче бай экспонатларны карадылар. Гомере кыска булса да, ватанга һәм туган җиргә мәхәббәт белән сугарылган әсәрләр язып калдырырга өлгергән әдипнең иҗатына сокландылар.
Республиканың Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов әйтеп үткәнчә, Болгар музей-тыюлыгының туристик маршрутына Көек авылын кертү, шулай ук авылга керү юлында классик язучының язмышы турында мәгълүматлар күрсәтелгән махсус билге урнаштыру күздә тотыла. Һәм, әлбәттә инде, Алишка яңа һәйкәл кую турындагы мәсьәлә дә озакламый хәл ителергә тиеш.
Борынгы Болгарда иҗат төркемен традицион чәк-чәк һәм ипи-тоз белән каршы алдылар.
Танылган язучылар һәм шагыйрьләр Равил Фәйзуллин, Марсель Галиев, Әхәт Гаффар, Зиннур Мансуров, якташыбыз Әнәс Хәсәнов, Алмаз Хәмзин һәм башкалар соңгы елларда музей-тыюлыкта булган үзгәрешләрне күреп таң калдылар. Күренекле әдипләр һәм сәнгать әһелләре тарихи һәйкәлләрне сокланып карап йөрделәр. Алар өчен биредә махсус экскурсия оештырылды. Кем белә, бәлки изге Болгар җирләрендә алган тәэсирләре язучыларны безнең як турында яңа әсәрләр язарга этәрер...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев