Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Безнең дуслык мәңге дәвам итәр

    Ноябрь бәйрәмнәре алдыннан район Мәдәният йортында борынгы Болгар җирендә яшәүче халыкларның иҗади фестивале булды.

    Лидия Кострулёва.
    "НЖ".
    Традиция буенча, иҗат фестивале, яки икенче төрле әйткәндә, дуслык фестивале, Халыклар бердәмлеге көне алдыннан инде бишенче тапкыр үткәрелә. Район территориясендә бүгенге көндә 26 милләт вәкилләре яшәгәнгә күрә, фестивальдә күп тамашачы һәм артист җыелуы бер дә гаҗәп түгел. Иң мөһиме - милләтләр арасында һәрвакыт бердәмлек, татулык һәм тынычлык хөкем сөрүе, дип билгеләп үтте кунакларга мөрәҗәгать итеп, район башлыгы Камил Нугаев. Россия тарихында төрле вакыйгалар, үзгәртүләр күп булды һәм дөньяда халыкка зур кайгы алып килгән сугышлар, милләтара низаглардан куркынычрак бернәрсә дә юк. Без моның турында беркайчан да онытмаска һәм киләчәктә мондый хәлләрне булдырмый калу өчен бөтен көчебезне куярга тиеш. Тынычлыкны уртак тырышлык белән генә сакларга мөмкин. Теләсә нинди милләт һәм диннең традицияләре, гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карау аеруча зур әһәмияткә ия. Бу фестиваль - безнең район халкы бердәм, тату гаилә булып яшәвенең ачык бер үрнәге.
    Аның программасында гади бәйрәм концертларында булмаган үзенчәлекле номерлар күп булды. Мәсәлән, Полянка авылыннан Холмирзоевлар гаиләсе һәм Шамил Шакиров инде берничә ел буе тамашачыны үзбәк җырлары һәм биюләре белән шатландыралар. Римма Вәлиева матур итеп таҗик биюен биеде. Эрик Патинян белән Арутюн Григорян әрмән телендә шигырь сөйләделәр. Красная Слободадан Валентина Нигъмәтуллина - удмурт телендә, ә шәһәрдә яшәүче Галина Кипрова чуаш телендә җырлар башкарды.
    "Пайгонят" ("Кыңгырау") балалар фольклор коллективы тамашачылар игътибарына мордва телендә җырлар һәм бию тәкъдим итте. Ә сугыш елларында немецлар оккупацияләгән җирләрдә калган Екатерина Антонова (Кузнечиха) видеоязма ярдәмендә тамашачыларны украин телендә котлап, тынычлык һәм иминлек теләде. Тынычлыкның ничек мөһим булуын ул аеруча яхшы аңлый...
    Залда утырган тамашачыларга Екатерина Григорьева пешергән бәлешләрне татып карарга да мөмкинлек бирделәр. Аларны Кузнечиха мәдәният йорты каршындагы "Сударушка" фольклор ансамбле артистлары таратып, рус йоласыннан фрагмент күрсәттеләр.
    Антоновканың "Веснушки" фольклор коллективы (җитәкчесе Елена Чегодаева) һәм аның солисты Мария Чегодаеваның чыгышы да тамашачылар күңеленә хуш килде. Петр Бурмистров башкаруында халык көйләре, Кураловодан Наталья Трифонова, Виктор Савинов һәм Николай Мамонов башкарган шаян җыр да беркемне битараф калдырмады.
    Яңа гына республика иҗади конкурсында җиңеп чыккан Рамилә Сираҗетдинованың тавышы да бүген аеруча моңлы яңгырады. Аны тыңлаганда, ирексездән халык җырларының ничек ямьле, назлы, үзенчәлекле булуы турында уйлар туа.
    Бу кичтә тамашачыларга ветераннар хоры (солист Сергей Карпухин), казаклар хоры, Алёна Тимофеева белән бергә кичәне алып баручы Рәмзия Рәхмәтуллина, "Волжские зори" ансамбле, Татьяна Аристова һәм башкалар үз җырларын бүләк иттеләр.
    Балалар иҗат йортының яшь биючеләре чыгышы, Татар Такталы авылыннан Рәшидә Шәрипованың монологы да тамашачыда уңай тәэсир калдырды. Гомумән алганда, фестиваль безнең якларның сәләтләргә бай булуын тагын бер тапкыр дәлилләде. Артистларның чыгышы гына түгел, Мәдәният йорты фойесында Наталья Максимова, Людмила Филатова, Ольга Выжлёнкова, Надежда Каштанова, Василий Кощеев иҗат иткән картиналар, паннолар һәм төрле сувенирлардан торган күргәзмә дә моны ачык күрсәтте. Ә кешеләрне иҗат берләштерсә, алар дус яшәячәкләр һәм бу дуслыкны беркем дә боза алмаячак.
    Фестивальнең ахырында район башлыгы сәхнәгә күтәрелеп, анда катнашучыларга Мактау грамоталары тапшырды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: