Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Безгә өмет белән караучы балаларыбызны яклыйк...

    1 июнь Парижда Халыкара хатын-кызлар демократик федерациясе конгрессы карары белән оештырылган Халыкара балаларны яклау көне буларак билгеле.

    Беренче тапкыр бәйрәм җәмәгатьчелек тарафыннан 1950 елда билгеләп үтелә.  
    Бу бәйрәм алдыннан газета хәбәрчесе укучыларга шундый сорау бирде: сезнең фикерегезчә, балаларны кемнән һәм нәрсәдән сакларга кирәк?

    Сергей ДЕМАНОВ,
    Әлки һәм Спас районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр буенча районара бүлекчәсе дәүләт инспекторы:
    – Балаларны ут белән саксыз эш итүдән сакларга кирәк. Чөнки балалар шуклыгы кайчагында куркыныч янгыннар, кешеләрнең үлеме кебек аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Балаларның ут белән шаяруы аркасында, быел Татарстанда җиде янгын чыкты. Безнең районда да узган елларда балалар гаебе белән янгын чыгу һәм, иң аянычы, янгында балаларның һәлак булу очраклары булды. 
    Без – контрольлек итүче органнар, үз чиратыбызда, фаҗигаләрне булдырмый калу өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырышабыз. Уку елы алдыннан мәктәпләрнең янгын куркынычсызлыгы техникасын үтәү буенча тикшерүләр үткәрәбез, укучылар белән мәгълүмати эш (әңгәмәләр, акцияләр) оештырабыз.
    Инде берничә ел буе безнең районда кайбер гаиләләрнең йортларына янгын хәбәрчеләре (извещательләр) кую буенча республика акциясе бара. Мондый янгын датчиклары инде әллә ничә кеше гомерен саклап калырга өлгерде... 
    Зөлфия ТИХОНОВА,
    балалар иҗат йорты директоры:
    – Балаларны вакыт узу белән яман гадәтләргә әверелә торган начар гадәтләрдән сакларга кирәк. Хәзерге вакытта мондый начар гадәтләр арасында компьютер уеннары, социаль челтәрләрдә аралашу шактый еш очрый. Бу исә балаларны чынбарлыктан, укудан, төрле мавыгулар, дуслардан аерылдыра.  Гаджетлар белән мавыгу сәламәтлек белән дә проблемаларга китерә: балаларның күзләре,  гәүдә-сыны бозыла.
    Балаларның игътибарын кирәкле юнәлешкә таба бору өчен, аларга күңеленә якын һәм сәләтләренә туры килгән мавыгулар табарга кирәк. Бу эштә безнең учреждение дә ярдәм итә ала. 
    Балалар иҗат йорты укучыларга үзләрен төрле өлкәләрдә – рәсем ясау, гамәли иҗат, туризм, доброволецлар хәрәкәте, музей эшендә сынап карарга тәкъдим итә. Бу мөмкинлектән шәһәр укучылары гына түгел, авыл мәктәпләренә йөрүчеләр дә файдалана ала: балалар иҗат йорты берләшмәләре Полянка, Антоновка, Никольск, Ким, Иске Рәҗәп һәм Кузнечиха мәктәпләре базасында да ачылды. 
    Түгәрәкләр эшеннән тыш, безнең укучылар (хәзерге вакытта безгә 770 бала йөри) төрле конкурсларда, конференцияләрдә, слетларда катнашалар, анда аларга сәләтләрен күрсәтү һәм үзләрен кызыксындырган мәсьәләләр буенча фикердәшләре белән аралашу мөмкинлеге бирелә.
    Халыкара балаларны яклау көне Балалар иҗат йортында һәр ел билгеләп үтелә. Без бу көнне балалар белән Казанга барабыз, викториналар, асфальтта рәсем конкурслары оештырабыз. Быел да чаралар шактый булачак, тик аларның күпчелеге видеоконференция режимында үткәреләчәк. Теләге булган һәр кешене безнең чараларда катнашырга чакырабыз! 
    Рәмис ГАНИЕВ,
    Спас районы буенча ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе:
    – Юлда бәхетсезлек очракларыннан сакларга кирәк. Шуңа күрә балаларны кече яшьтән үк юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтергә кирәк.  Дисциплина һәм законнарга буйсынырга кирәклеген балаларга бары тик ата-ана гына күрсәтә ала.  «Балаларны тәрбияләргә кирәкми, үзегезне тәрбияләгез», – дип юкка гына әйтмиләр бит. Ә балалар барыбер үзегезгә охшаячак. Юл аша моның өчен билгеләнгән урыннардан гына чыгарга, автомобильләрдә куркынычсызлык каешларын эләктерергә, балаларны транспорт чаралары салоннарында бары тик махсус беркетү җайланмаларында гына йөртергә кирәк. Без бу кагыйдәләрне профилактик чаралар: әңгәмәләр, акцияләр, тематик конкурслар кысаларында балаларның аңына җиткерергә тырышабыз. Күп еллар безнең районда мәктәп укучылары катнашында «Имин тәгәрмәч» конкурсы уза. Анда катнашу балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белемнәрен теориядә һәм практикада ныгытырга, юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәтү күнекмәләрен үзләштерергә ярдәм итә.
    Фидалия ЗАКИРОВА,
    пенсионер, Болгар шәһәре:
    – Аларны начар тәрбиядән якларга кирәк дип уйлыйм. Өлкәннәрне ихтирам итмәүче, сабыйларга кимсетеп караучы балалар хәзер шактый еш очрый башлады.   Усал, тәрбиясез, ялкау, эгоист балалар үсә. Ә бит аларның бу сыйфатлары гаиләдән килә. Ата-аналар аларны картларны хөрмәт итәргә, үзләреннән кечерәкләр турында кайгыртырга, эшкә өйрәтмәгәннәр.  
    Хәтерлим әле, элек гаиләдә әти сүзе иң өстен булып санала иде.  Табын янында иң тәмле калҗа да, өйдәге иң җылы почмак та аңа бирелде. Икенче урында – ана, аннан соң гына балалар иде.  Хәзер исә барысы да киресенчә. Балалар тугач ук, аны гаиләнең үзәге итәләр, өф итмәгән урынга утыртмыйлар. Кыйммәтле бүләкләр алып бирәләр, җәйләрен диңгезгә алып баралар, бераз үсә төшкәч, төрле түгәрәкләргә һәм секцияләргә йөртә башлыйлар, баланың һәр теләген канәгатьләндереп, аннан чын эгоист тәрбиялиләр.   Ә бала белән бер утырып сөйләшергә, буш вакытны бергәләшеп, кызык итеп уздырырга аларның вакыты да, теләге ә юк.  Баланы акчага коендырсалар да, иң мөһиме - аңа рухи тәрбия бирү турында оныталар.  Ата-аналар бу бурычны балалар бакчасы тәрбиячеләренә, укытучыларга ышанып тапшыралар. Еш кына остазлар бала, аның сәләтләре, мәнфәгатьләре турында ата-анасыннан да күбрәк белә.   
    Балаларыгыз белән еш аралашасызмы сез? Аларны нәрсә кызыксындыра, дуслары кем, максатлары, омтылышлары нинди - бу хакта нәрсә беләсез? Чиркәү яки мәчеткә еш йөрисезме? Балаларыгызны хезмәткә, көндәлек бурычларны үтәүгә өйрәтәсезме? Минемчә, һәр ата-ана вакыт-вакыт үзенә мондый сорауларны бирергә тиеш. 
    Наталья СТРИЖОВА,
    «Спас коммуналь челтәрләре» ҖЧҖ контролеры:
    – Гаиләбез зур: ирем белән дүрт бала тәрбиялибез.  Егор – алтынчы, Валерий – өченче, Юлия – беренче сыйныфта укый, ә Яна балалар бакчасына йөри. Әлбәттә, барысы өчен дә үзебезчә борчылабыз, начарлыктан сакларга, аларга бәхетле балачак бүләк итәргә тырышабыз. 
    Дөресен генә әйткәндә, балалар безгә зур мәшәкать тудырмый. Киресенчә, өлкәннәре һәр эшебездә ярдәм итәләр.  Егор да, Валера да сеңелләрен карый, аларны мәктәпкә һәм бакчага илтә. Бу эштә алар өлкәннәрдән дә калышмый. Бакча эшләрендә дә ярдәм итәләр, ә без, сүз уңаеннан, ике яшелчә бкчасы утыртабыз.  Буш вакытларында балаларыбыз футбол уйный һәм елгада балык тота. Шул ук вакытта мәктәптә дә «дүрт» һәм «биш»кә укыйлар. 
    Минемчә, безнең кебек күп балалы гаиләләрдә балалар мөстәкыйль, җаваплы, тәртипле булып үсәләр. Без аларны кече яшьтән үк шундый булырга өйрәтәбез. 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: