Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • “Без – бер гаилә”

    Үткән атна ахырында борынгы Болгар җирендә яшәүче халыкларның традицион дуслык һәм иҗат фестивале булды.

    Лидия Кострулева.
    "НЖ".
    Гадәттәгечә, ул Халыклар бердәмлеге көне алдыннан үткәрелә. Бу бәйрәм күптән түгел генә булдырылды һәм ул һәр дәүләтнең яшәешен тәшкил иткән халыклар арасындагы дуслыкны чагылдыра. Һәр халыкның үз традицияләре, үз гореф-гадәтләре, йолалары, үз дине һәм үз мәдәнияты бар. Спас җирендә төрле милләт кешеләре ничек яши - ел саен бу фестивальне оештыручылар үз алларына әнә шул максатны куя.
    Җәмгыятьтә дуслык һәм татулык хөкем сөргәндә генә зур эшләр башкарырга мөмкин, моны белмәгән кеше юктыр. Ни кызганыч, хәзерге вакытта җәмгыятькә таркаулык кертергә маташучы көчләр дә юк түгел.
    Безнең районда гомер-гомергә берничә милләт кешесе дус һәм тату яши. Кешене милләтенә карап аеру дигән нәрсә безгә чит булды. Балалар бакчасыннан алып, мәктәптә укыганда һәм аннан соң да без моны белмәдек. Сугыш елларында йөзләгән милләт вәкиле илнең азатлыгын саклап башларын салды. Без әнә шул дуслык белән көчле булдык һәм Җиңү яуладык. Болар барысы да халык күңелендә.
    Бу кичне район Мәдәният йорты сәхнәсендә рус, татар, чуаш, удмурт, украин, үзбәк, таҗик, әрмән халык көйләре яңгырады, бу халыкларның биюләре башкарылды. Тамашачылар сәхнәдә кайбер халыкларның милли йолаларын, бәйрәмнәрен карадылар, борынгы җырларын тыңладылар, ягъни халык иҗаты белән таныштылар һәм аннан зур тәэсирләр алдылар.

    Фестивальне халык талантларыннан - оста башкаручылардан башка күз алдына да китереп булмый. Мәсәлән, Полянка авылыннан Холмирзоевлар гаиләсе. Аларны бездә яхшы беләләр. Алар башкаруындагы үзбәк халык җырларын һәм биюләрен тамашачылар һәрвакыт көтеп ала. Зөлфия белән аның улы Рөстәм (әниле - уллы) матур милли киемнәрдән чыгып, моңлы үзбәк халык җырларын башкардылар.
    Красная Слобода авылыннан Валентина Гыйниятуллинаны да удмурт халык көйләрен оста башкаручы буларак беләләр һәм көтеп алалар. Екатериновка авылыннан Римма Вәлиеваның да район сәхнәсендә беренче тапкыр гына чыгыш ясавы түгел, ул таҗик халык биюен башкар-
    ды. Никольск авылыннан рус халык җырларын башкарган.
    Александра Зайцеваның чыгышын тамашачылар көчле алкышларга күмделәр. Ул концертта катнашучыларның иң өлкәнедер мөгәен, ләкин башкару осталыгы, фольклор традицияләрен тирән аңлавы белән халык алдында аеруча хөрмәт казанды. Хәер, бүген сәхнәдә үзенең беренче адымнарын гына ясаучылар да моңа зур әһәмият бирәләр. Антоновка авылыннан рус халык җырларын башкарган Мария Чегодаеваны да тамашачылар яратып кабул иттеләр.
    Ямбакты авылыннан Илүзә Галәветдинова белән Гөлия Корбангалиеваның зур осталык һәм җиңеллек белән башкарган шаян татар халык биюе дә истә калырлык булды.
    Фестивальдә вокаль һәм балалар ансамбльләре чыгышы да күп булды һәм бик уңай тәэсир калдырды. Антоновка авылыннан «Звенящие капельки» һәм «Веснушки» ансамбельләре, балалар сәнгать мәктәбеннән "Булгарочка", "Детство", "Очаровашки" һәм Иж-Борискинодан "Родничок", "Мерген", район Мәдәният йортыннан "Дружба" коллективлары бәйрәм концертына тагын да ямь өстәде. Башкаручылар Ирина Страхова, Ольга Лобанова, Наталья Трифонова, Виктор Савинов, Рамилә Исхакова, Татьяна Аристова, Кузнечихадан "Сударушка" ансамбле залда утырган халык мәхәббәтен яуладылар.
    Мәдәният йортына килгән халыкны район башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Тюнев җылы котлады, ул фестивальдә катнашучыларга дипломнар һәм истәлек бүләкләре тапшырды. Аннары чыгыш ясаучыларның барсы да бер гаилә кебек сәхнәгә чыктылар. Милләтләре, диннәре, гадәт-йолалары төрле булса да, аларны берләштерүче зур көч бар- без бер илдә, бер җирдә яшибез, уртак Ватаныбыз бар. Моны бернинди көч тә аера алмас.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: