Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бердәмлек бәйрәме берләштерә

Узган сишәмбедә район Мәдәният йортында халыклар бердәмлегенең “Без – бер гаилә” XIIнче этник фестивале булды.

Ирина ТЕЛИЦЫНА

Бу традицион бәйрәм Халыклар бердәмлеге көненә һәм Татарстан Республикасы Конституциясе Көненә багышланды. Кунаклар Мәдәният йорты фойесында Спас районы территориясендә яши торган татар, чуаш, әрмән һәм башка милләт вәкилләренең тормыш-көнкүреше, элек- электән үк килә торган гореф-гадәтләре турында сөйләүче мәгълүмати стендлар белән таныштылар. Биредә шулай ук шәһәрдә яшәүче Любовь Берсеневаның капроннан ясалган скульптур курчаклар күргәзмәсе дә эшләде. Шәһәрнең һәм районның үзешчән артистлары концертка килүче тамашачыларны күңелле такмаклар һәм шаян җырлар белән каршы алдылар.
Быелгы бәйрәмнең төп асылы төрле халыкларның традицияләрен һәм йолаларын күрсәтүдән гыйбарәт иде. Хәер, концерт барышында моңа ирештеләр, дип тә әйтергә була. Ямбакты, Урта Йорткүл, Иске Рәҗәпнең үзешчән артистлары, мәсәлән, татар авылларында элек кышкы озын кичләрне ничек күңелле итеп уздыруларын күрсәттеләр. Алар әле тагын матур итеп җырладылар һәм биеделәр дә. Аларның чыгышын Кузнечиха, Антоновка һәм Кураловодан килгән фольклор ансамбльләр дәвам итте. Балалар зурлар белән бергә язны каршылады, Пасха һәм “Красная горка” бәйрәмнәренә әзерләнде. Алар башкаруындагы рус халык җырларын яратып тыңладылар, “Плетень” уенын көчле алкышларга күмделәр. Иж-Борискино һәм Аграмак авылларыннан килгән үзешчән артистлар тамашачыларны җәйге бәйрәм элементлары белән таныштырдылар, чуаш халкының мәдәнияты һәм йолалары турында сөйләделәр. Фестивальнең ахыргы өлешендә сәхнәгә зур һәм дус коллектив буларак төрле милләт вәкилләре чыкты. Полянкадан Холмирзоевлар гаиләсе үзбәк телендә җыр башкарды. Болгардагы Ислам академиясе студенты Әмир Белялов (тумышы белән ерак Омск якларыннан) борынгы уен коралы – дудукта оста итеп уйнап күрсәтте. Тамашачылар район Мәдәният йортының “Веселая компания” балалар ансамбле, Никольск авылыннан килгән  ир-егетләр ансамбле һәм казакларның “Любо” ансамбле чыгышларын яратып кабул иттеләр. Башка артистларга да күп итеп рәхмәтләр әйттеләр.
Узган еллардагы кебек, фестивальгә һәр авылдан да вәкилләр килгән иде. Алар үзләренә генә хас булган осталык белән аккомпаниатордан башка гына да, баянга, гармунга һәм башка музыка уен коралларына кушылып җырладылар. Сәхнәгә төрле төстәге киемнәрдән чыккан артистлар бәйрәмгә үзенчә ямь һәм нур өстәде. Шунысы куанычлы, бу бәйрәмгә ел саен төрле яшьтәге төрле милләт вәкилләре бик теләп килә. Шуңа күрә фестиваль зур уңыш белән үтә дә инде.
Район җитәкчелеге исеменнән тамашачыларны район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Осокин ихластан бәйрәм белән котлады, аларга исәнлек-саулык, тыныч тормыш, эшләрендә уңышлар теләде.
Концерт тамашачыларда нинди тәэсирләр калдырган?
– Үзешчән артистларның чыгышын бик яратып карадык, – диделәр шәһәрдә яшәүче Валентина Ферафонтова белән Вера Борисова, – нәкъ менә мондый бәйрәмнәрдә илебез халыкларының тарихы һәм мәдәнияты, гореф-гадәтләре белән танышасың. Шөкер, безнең илебездә төрле милләт халкы дус һәм тату яши. Моның шулай булуын әлеге концерт та тагын бер кат ачык раслады.
Владимир Корнилов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев