Сергей Юрков крестьян (фермер) хуҗалыгында кышны зур әзерлек белән каршылыйлар: басуларда үстерелгән уңыш тулысынча җыеп алынган, механизаторлар техниканы инде киләсе сезонга да әзерләп бетерәләр, малларны җылы абзарларга күчерүгә дә тиешле игътибар бирелә. Эшләр оешканлык белән баргач, хуҗалык хезмәтчәннәренең киләчәккә ышанычы зур.
Олег ПАХОМОВ
Хуҗалык җитәкчесен банк бүлекчәләренең берсендә очраттым. Пенсия фондына салым һәм взнослар түләргә килгән икән. Әлеге сумманың бер өлешен хуҗалыкны үстерүгә (әйтик, комбайннар сатып алуга) тотсаң, файдасы күбрәк булмасмы, дип сорау бирдем, чөнки быелгы уракта ашлык җию комбайннарына кытлык зур булган. Минем эшчеләр килер көнне өмет белән көтеп алырга тиеш, диде җитәкче. Шөкер, хуҗалыкта берәү дә сынатмый, хезмәт хакын да вакытында алып баралар, тырышып эшләгәч, пенсия акчасы да әйбәт түләнергә тиеш.
Чын күңелдән әйтсә дә, баштарак хуҗалык җитәкчесенең бу сүзләренә бераз ышанып та бетәсе килмәде. Ни өчен дигәндә, хәзер хуҗалыкларны борчыган проблемаларның очына чыгарлык түгел. Гадәттә, хәл ителмәгән мәсьәләләр эшчеләрнең хезмәт хакында чагылыш тапмый калмый. Әмма хуҗалык эшчәнлеге белән якыннанрак таныша барган саен, биредә үз эшчеләре турында кайгыртуның буш сүзләр булмавына тагын бер кат инандым. Әнә, Ржавецтан хуҗалыкка тигез итеп түшәлгән бетон юлдан берничә минут эчендә барып җитәргә була. Элегрәк билдән пычрак ерып җәяү дә йөрерлек түгел иде. Моннан берничә ел элек, республика җитәкчеләренең булышлыгы белән менә дигән юл төзеп куйганнар.
Хуҗалык белән танышуны ындыр табагыннан башладык. Без килгәндә агроном Владимир Храмов, машинист Алексей Шмагин эшчеләр Нина Колчина һәм Зөлфия Галәветдинова белән чәчүлек орлыгы эшкәртәләр иде. Агроном әйтүенчә, язгы чәчүгә 100 тонна бодай һәм шулкадәр үк күләмдә арпа орлыгы әзерләп куелган. Бу кадәр орлык эшне тулысынча башкарып чыгарга җитәргә тиеш. Сыйфаты да әйбәт, яз җиткәч тагын бер кат эшкәртеп тулы кондициягә җиткерәчәкләр. Ашлык сакланучы бинаны кышлыкка ныклап әзерләгәннәр, түбәсен ремонтлаганнар, ашлык эшкәртү өчен агрегатлар да бар.
Иң мөһиме - эшчеләрнең күңеле күтәренке. Нина Петровнаны, мәсәлән, хуҗалыкта алыштыргысыз кеше дияргә мөмкин. Ул складта да эшли, техникага ягулык салып тора, ашханәдә тәмле ашлар да пешерә. Барысына да өлгерә. Хезмәт юлын ундүрт яшендә үк башлаган, әле дә хуҗалыкта аның тоткан роле зур. Хуҗалык эшчеләрен ел дәвамында ашханәдә төрле ризыклар пешереп сыйлый. Продукция дә тулысынча үзләренеке. Әйтик, биредә мөгезле эре терлек, дуңгыз белән бергә күркә, каз һәм башка кош-корт асрыйлар. Яшелчәне дә үзләре үстерә.
Мондый шартларда эшләве дә җиңелрәк. Механизаторлар Александр Пигалев, Алексей Шмагин һәм Ринат Галәветдиновның ел буе мәшәкатьләре кимеп тормый. Алар ашлык чәчүдә, печән әзерләүдә, уҗымнарны эшкәртүдә актив катнашалар, башка агрочараларны үтиләр. Туфрак әзерләү өч К-700 тракторын берләштерүче отрядка тапшырыла. Тракторлар белән гаилә подряды идарә итә дияргә дә була - Сергей Николаевич үзе, аның улы Юрий һәм туганы Николай Башкиров. Тракторларга инде 25әр ел булса да, даими карап һәм төзәтеп торгач, артык ватылып йөдәтмиләр.
Хуҗалык башлыгы үзе дә бу машиналарга бик кызыга. Баксаң, ул моннан шактый еллар элек Иж-Борискинодагы "Заря" колхозында әнә шундый тракторда эшләгән һәм район механизаторлары ярышында алдынгы урыннарны алган булган. Сиксәненче еллар азагында Мәскәүнең Съездлар Сараенда узган дүртенче Бөтенроссия колхозчылар съездында катнашу бәхетенә ирешкән. Башка делегатлар үзләренә бүләк итеп автомобиль сораганда, ул хуҗалык эшләрендә файдалану өчен яңа К-700 тракторын бирүләрен үтенгән. Ярты елдан соң аның исеменә телеграмма килеп төшә, тракторны Чардаклы станциясеннән үзе алып кайта. Ветеран мөмкинлек чыгу белән әлеге куәтле трактор руле артына утырып, үзенең нәрсәгә сәләтле булуын башкаларга да күрсәтә.
Быел хуҗалыкта уртак тырышлык белән әйбәт уңыш үстергәннәр. Басулардан 700 тонна бодай һәм 300 тонна арпа суктырып алынган, малларга кышын ашату өчен 400 тонна сенаж һәм 600 тонна силос, 250 тонна печән әзерләнгән. Бу кадәрле азык булганда, салкын кышлар да куркыныч түгел.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев