"Авангард" җәмгыяте механизаторлары үз алларына техниканы язгы кыр эшләренә 25 мартка кадәр әзерләп бетерү бурычы куйган.
Тәлгат ҖАМАЛЕТДИНОВ
Хуҗалык хезмәткәрләре тракторлар һәм авыл хуҗалыгы машиналарын язга әзерләүгә гыйнвар башларында ук керешкән. Бүген акционерлык җәмгыятенең элеккеге автотранспорт предприятиесе базасында урнашкан төп базасында Анатолий Жуков, Минсабир Гайнуллин һәм Ислам Әхмәтвәлиев МТЗ-1221 тракторларын ремонтлау белән мәшгуль. Коллективта байтак еллардан бирле хезмәт куючы тәҗрибәле механизаторлар хезмәттәшләре арасында ихтирам казанган. Алар үз машиналарын җаваплы имтиханга әзерләүгә җаваплы карый. Хәер, ул шулай булырга да тиеш, чөнки ышанычлы итеп көйләп куелган машина белән генә кызу эш вакытында әйбәт нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Моны һәркем яхшы белә.
- Механизаторларыбызга күз тимәсен, - ди машина-трактор паркы җитәкчесе Рамил Хәбибуллин. - Коллективта һәрвакыт дустанә мөнәсәбәт хөкем сөрә, кирәк чакта егетләр бер-берләренә ярдәм кулы сузарга әзер торалар...
Парктагы алты МТЗ-1221 тракторы җитди ремонт таләп итми, механизаторлар аларның идарә итү һәм тормозлау системасын һәм башка мөһим узелларны тикшерә һәм тиешле тәртипкә китерә. Запас частьләр белән кытлык булганы юк, кирәк булган детальләрне Алексеевск районыннан һәм Ульяновскидан алып кайталар.
"Джон Дир" һәм "Нью Холланд" кебек куәтле чит ил тракторлары да әйбәт хәлдә. Март башларында әлеге тракторларның эшкә әзерлеген махсус комиссия килеп тикшерергә тиеш.
Тракторлар һәм туфрак эшкәртү машиналарын ремонтлауны Кимдагы үзәк һәм Урта Йорткүлдәге бүлекчәләрдә дә тиешле дәрәҗәдә оештырганнар. Кимда, мәсәлән, Сергей Макаров җитәкчелегендәге бригада Андрей Воронов, Андрей Палагин һәм Вячеслав Малышкин кебек уңган механизаторлардан тора. Егетләрның уртак тырышлыгы белән биредә инде 150 тырма агрегаты, КПС-4 тибындагы 8 культиватор һәм СЗП-3,6 маркалы 6 чәчкеч төзәтелеп бетерелгән дияргә мөмкин. Урта Йорткүл бүлекчәсе механизаторлары да алардан калышмый. Илһам Мәхмүтов бригадасын игенчелек эшенең күп нечкәлекләрен белүче Камил Рәхимов, Дамир Мәрдәнов, Азат Гарипов кебек фидакарьләр тәшкил итә. Егетләр инде ремонтның төп өлешен тәмамлаган, башкарылган эшнең сыйфатын март аенда махсус комиссия тикшерәчәк. Механизаторлар узган елларда да сынатмаган, димәк быел да нәтиҗә әйбәт булыр, дип әйтергә тулы нигез бар.
Язгы кыр эшләрендә актив катнашучы Рафис Сабиров, Евгений Окашин һәм Алмаз Игъламов та бу көннәрдә үзләренең КамАЗ машиналарын ремонтлау белән мәшгуль. Гомеренең күп елларын шофер хезмәтенә багышлаган Борис Хреновның да мәшәкатьләре җитәрлек. Коллективта аның турында алтын куллы оста, диләр. Дөрес, Борис Викторович хәзер машина йөртми, слесарь эшен башкара, үзен әле тагын оста аккумуляторчы буларак да хөрмәт итәләр. Әлеге зур коллективның башка әгъзалары да үзләренә нинди җаваплылык йөкләнүен яхшы аңлый. Әйе, куйган максатка уртак тырышлык белән генә ирешергә була. Ә коллективның максаты бер генә - басуларда мул уңыш үстерү.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев