Белгән эшнең кирәге чыга
Өчкүлдә яшәүче Маргарита Воробьева авылдашлары арасында тегү һәм бәйләү осталыгы белән хөрмәт казанган.
Бу һөнәр алар гаиләсенә табыш та китерә әле.
Безнең төбәктә коронавирус авыруы таралу куркынычы янау сәбәпле кертелгән үз-үзеңне изоляцияләү чорында, Маргарита саклану битлекләре тегәргә өйрәнгән. Үз эшенең кайбер серләре белән ул газета укучыларны да таныштырырга тели.
– Махсус битлекләр ярдәмендә күпләр үзләрен коронавирус чиреннән саклап кала алачак. Эпидемия таралган вакытта халык күпләп җыела торган урыннарда битлекне бөтен кеше дә кияргә тиеш. Битлекләрне махсус шаблон буенча тегәм. Бу очракта битлекнең җөе алгы якта кала, ул биткә сылашып ук тора. Аларны өч катлы итеп фланель яки киҗе-мамык тукымадан, ситса, бәз материалдан уртасында бер кат марля калдырып тегәм. Болай караганда, бик матур килеп чыга. Битлек тегеп карарга теләүчеләр шушы вариантны кулланып карасыннар иде, -- ди Маргарита.
Безгә бер төстәге киҗе-мамык полотно, резинка (16 сантиметр озынлыктагы ике буй), гади карандаш, кайчы, линейка, үтүк һәм тегү машинасы кирәк булачак. Башта 20х36 сантиметрлы тукыма кисәге алабыз, зурлар өчен әзер битлекнең стандарт үлчәме 10нан 18 сантимерга кадәр тәшкил итә. Тукыманы ал ягы белән икегә бөклибез һәм яныннан 20 сантиметр тегеп чыгабыз, яннарын 1 сантиметр киңлектә калдырабыз. Детальне кире ягы белән әйләндерәбез, кырыйларын төзәткәлибез һәм җиңелчә үтүкләп алабыз. Кырыйларда эшкәртелмәгән якларны калдырабыз һәм горизонталь тәртиптә 1,7 сантиметр итеп эчкә бөгәбез. Нәтиҗәдә дүрт бөрмә барлыкка килә, һәркайсын булавка белән кырыйларга эләктереп куябыз. Шуннан соң бөрмәләрне җыйнак итеп тегеп чыгабыз. Битлек кырыена резинканы кертеп, янәдән тегеп чыгарга кирәк. Битлекнең кырыйларын тагын бер кат тигезләп тегәбез. Моны ике яктан да шулай эшләргә кирәк. Ниһаять, битлек әзер!
Россиядә коронавирус чире тарала башлаганнан бирле, Маргарита үзенең гаиләсенә, туганнары һәм якыннарына йөздән артык битлек теккән. Әнә шулай итеп кешеләр күп була торган урыннарга еш баручыларны, әйтик, производствоның төрле тармакларында эшләүчеләр, кибеттә сату итүчеләрне бүгенге көндә иң кирәкле саналган нәрсә – битлек белән тәэмин иткән. Хәзер даруханәләрдә шәхси саклану чараларын берничек тә таба алмыйсың. Кешеләр бу хәлдән чыгу юлларын үзләре эзләп табарга мәҗбүр булалар.
Маргарита тегәргә әнисеннән өйрәнгән. Ул әле тагын Ульяновскидагы тегү училищесын да тәмамлаган. Белгечлеге буенча Маргарита инглиз теле һәм тарих укытучысы булса да, тегүчелек эшенең дә файдасын күп күрә.
Өендә дә үз куллары белән теккән әйберләр аз түгел – урын-җир кирәк-яраклары, тәрәзә пәрдәләре, үзенә һәм кызына атап теккән күлмәк һәм итәкләрне күреп сокланмый мөмкин түгел. Ире Дмитрий белән улы Александрны да ул “киендерә”. Кием-салымга ремонтны көн саен диярлек ясарга туры килә.
Моннан тыш, Маргарита әле тагын оста итеп төрле әйберләр дә бәйли. Бер сүз белән әйткәндә, гаиләсен кием-салым белән тулысынча үзе тәэмин итеп тора. Кибеттән бик сирәк әйберләрне генә сатып алалар. Маргаританың кулыннан килмәгән эше юк. Гаиләсен көн саен тәмле ризыклар пешереп сыйлый. Воробьевлар күп итеп мал-туар асрый. Яңа савылган сөт, каймак, сыр, ысланган һәм тозланган сало, колбаса, яшелчә һәм җиләк-җимеш – болар барысы да Маргарита белән Дмитрийның, балаларының тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Гомумән, Воробьевлар барысын да үз куллары белән җитештерәләр. Маргарита, мәсәлән, әле тагын күп итеп виноград үстерү турында да хыяллана. Бу юнәлештә инде кайбер эшләрне башлап та җибәргән. Ире ерак Донбасс якларыннан алып кайткан унөч виноград үсентесе утырткан. Воробьевлар бакчасында унөч төрдәге виноград үсәчәк. Тагын берничә елдан күпләп җимешләрен җыеп алырга хыялланалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев