Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Басуларга чыгар чак җитте...

Башка еллардагы кебек, быел да Александр Планин крестьян (фермер) хуҗалыгы хезмәтчәннәре районда беренчеләрдән булып көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәре тукландыруга кереште.

Быелгы яз игенчеләр өчен мәшәкатьлерәк килде, кайбер басуларда әле һаман да калын кар катламы ята. Димәк, билгеләнгән бөтен агрочараларны, аеруча чәчүне озакка сузмыйча башкарып чыгу өчен механизаторларга зур оешканлык белән эшләргә туры киләчәк.
Планин хуҗалыгында 750 гектарда көзге бодайны һәм 50 гектарда күпьеллык үләннәрне тукландыру бурычы куелган. Инженер-механик Игорь Планин сүзләренә караганда, хуҗалыкта бу агрочараны башкарып чыгуга ел саен зур игътибар бирелә. Әйе, ул шулай булырга да тиеш, чөнки киләсе уңыш язмышы уҗымнарны ничек тукландыруга турыдан-туры бәйле икәнне беркайчан истән чыгарырга ярамый.
- Һәр гектарга 150 килограмм исәбеннән аммиак селитрасы кертелә, - дип аңлата ул. - Бу кадәр күләмдәге җир "сые" кышны әйбәт чыккан уҗымнарның үсешенә уңай йогынты ясарга тиеш...
Хуҗалыкта язгы тукландыру барышында 120 тонна аммиак селитрасы куллану күздә тотыла. Сабан культуралары чәчкәндә җиргә 130 тонна катлаулы ашлама кертеләчәк. Хуҗалыкта бу сезонда файдалану өчен барлыгы 420 тонна тирәсе төрле ашламалар туплап куелган. Бу язгы эшләрне тулысынча башкарып чыгарга, җәен иген культураларын төрле авыруларга каршы эшкәртергә тулысынча җитә, әле көзге эшләр барышында куллану өчен дә калачак.
Хуҗалыкта культураларны тукландыру белән "Туман-1М" агрегаты белән Сергей Ануфриев шөгыльләнә. Механизатор техникадан нәтиҗәле, җитештерүчән файдаланырга тырыша. Иртәдән кичкә кадәр 130 гектарда эш башкарырга өлгерә. Һава шартлары әйбәт торган очракта, атна азагына бу агрочараны инде тәмамларга да җыеналар. Игеннәрне башка төрле препаратлар белән эшкәрткәндә дә басуларга шушы агрегат чыгачак.
Складтан басуга ашламаларны МТЗ-82 тракторлары белән Юрий Шамаев һәм Александр Бурмистров ташый, агрегатка "Фотон" ярдәмендә Сергей Макаров төяп тора. Денис Якимчев һәм Андрей Черкасов та булышалар.
Басу хезмәтчәннәре тулы көчкә, тоткарлыксыз эшли. Хуҗалыкта тир түгеп эшләүче игенчеләрне ашату мәсьәләсенең уңай хәл ителүе турында да әйтми булмый. Татьяна Аблязова белән Любовь Талалаева механизаторларны көнгә ике тапкыр кырга китереп ашаталар. Хуҗалыктагы машина-трактор паркының заманча техника белән тулысынча тәэмин ителүен дә билгеләп үтәргә кирәк. Быелгы кыр эшләрен башкарып чыгу өчен ике яңа К-744 тракторы, Р-1 һәм Р-2 агрегатлары, тырма таккычлары һәм дискатор сатып алынган. Бу техника дым каплауда, туфракны чәчүгә хәзерләүдә эшләргә тиеш. Моннан тыш, хуҗалыкта ике яңа МТЗ-82 тракторы да сатып алганнар. Парктагы кайбер техника искергән булса да, сынатмый эшли. Моңа мисал итеп Т-4 тракторларын китерергә мөмкин. Совет чорында җитештерелсәләр дә, теләсә нинди агрочараларны башкарып чыкканда кулланырга була.
Язгы кыр эшләрен вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарып чыгу өчен ягулык-майлау материалларын да кирәк кадәр туплап куйганнар. Хуҗалык механизаторларына хезмәт хакын вакытында түләп баралар. Кырга чыгар алдыннан һәр кеше белән инструктаж уздырылган. Башка мәсьәләләр дә уңышлы хәл ителгән. Атап әйткәндә, чәчү кампаниясен яхшы сыйфат белән һәм тиз арада башкарып чыгу өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган.
Руслан Хәмидуллин фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев