Крестьян (фермер) хуҗалыгы җитәкчесе Ленар Гыйниятуллин быел Екатериновка басуларының берсендә кукуруз үстереп карарга булган. Нәтиҗәсе өметне тулысынча аклар, дип уена да китермәгәндер әле ул.
Тәлгат ҖАМАЛЕТДИНОВ
Кукуруз чәчү өчен авылдан берничә чакрымда урнашкан басуны сайлап, хуҗалык җитәкчесе бер дә ялгышмаган. Тик менә шунысы гына кызык тоела, барлык басулар өстеннән яңгырлар...
Крестьян (фермер) хуҗалыгы җитәкчесе Ленар Гыйниятуллин быел Екатериновка басуларының берсендә кукуруз үстереп карарга булган. Нәтиҗәсе өметне тулысынча аклар, дип уена да китермәгәндер әле ул.
Тәлгат ҖАМАЛЕТДИНОВ
Кукуруз чәчү өчен авылдан берничә чакрымда урнашкан басуны сайлап, хуҗалык җитәкчесе бер дә ялгышмаган. Тик менә шунысы гына кызык тоела, барлык басулар өстеннән яңгырлар бертигез дәрәҗә явып узса да, культуралар уңышы арасындагы аерма бик зур. Әйтик, бөртеклеләрнең гектарыннан 14-18 центнерлар тирәсе уңыш җыеп алынса, кукуруз белән хәл бөтенләй башкача.
- Гектарыннан якынча 250 центнерлап яшел масса җыеп алабыз, - ди Ленар Илгиз улы. - Дөресен әйткәндә, моның кадәр үк чыгар, дип һич кенә дә уйламаган идек... Шөкер, көннәр кояшлы, югалтуларсыз җыеп аласы иде.
Терлек азыгы әзерләүчеләр дә алда торган бурычны яхшы аңлыйлар, шуңа күрә вакытның кадерен беләләр. Иртәнге җиделәр тирәсендә инде алар эшкә керешә Кукурузны КСК-100 комбайны белән тәҗрибәле механизатор Рөстәм Габдрахманов урдыра, яшел массаны саклау урынына үзбушаткычлы КамАЗ машиналары белән Наил Төхвәтуллин, Евгений Буторов, МТЗ-82 тракторларында Рамил Габдрахманов һәм Рәмис Сираҗиев ташып торалар. Көн дәвамында җиде-сигезәр рейс ясарга өлгерәләр. Басудан кайтарылган сусыл азык санаулы минутлар эчендә силос базына салына. Александр Гадалов К-700 тракторына тагылган махсус җайланма белән массаны базның барлык мәйданына тигез итеп этеп кертә. Илшат Гыйниятуллин К-700 тракторы белән тыгызлап тора.
Механикалаштырылган отряд нәтиҗәле эшли. Хуҗалык җитәкчесе сүзләренә караганда, сигез көн дигәндә саклауга 1600 тоннадан артык силос салынган. Бу һәркайсы 800әр тонна сыйдырышлы ике баз, дигән сүз. Әлегә үстерелгән кукурузның 80 гектары, ягъни уңышның яртысы гына җыеп алынган. Алдан исәпләүләр күрсәткәнчә, чабылган масса ким дигәндә 3500 тонналап тәшкил итәргә тиеш. Көннәр алга таба да шулай торса, механизаторлар бер атна эчендә кукурузны тулысынча силоска салып бетерергә тиеш. Моның өчен мөмкинлекләр җитәрлек, техниканың артык ватылып йөдәткәне юк. Механизаторлар басуда караңгы төшкәнчегә кадәр эшлиләр.
Мал утлыгы азык белән тулып торганда, фермалардагы кышлату чоры да җиңелрәк үтә, диләр. Әнә, Ленар Гыйниятуллин хуҗалыгында да кышлыкка дип 250 тонна сыйфатлы печән һәм салам, кирәк кадәр күләмдә ашлык фуражы әзерләп куелган. 198 баш савым сыер һәм 123 баш мөгезле яшь терлек асралучы фермада авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү һәм терлекчеләргә эшләү өчен бөтен шартлар тудырылган. Фермер төп игътибарны сөт җитештерүгә бирә. Ни дисәң дә, аңа ел әйләсендә сорау зур. Хуҗалыкка төп табышны шул сөт китерә дә инде.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев